Татарстанда гаиләләр белән шәхсән эшләргә һәм күпфункцияле гаилә үзәкләре ачарга җыеналар. Моны туучылар санын арттыру өчен эшлиләр. Бу хакта 15 гыйнварда республика хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова еллык киңәшмәдә белдергән иде.
Күпфункцияле гаилә үзәкләре Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Баулыда ачылачак. Анда гаиләләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат алырга һәм шәхси проблемнарны хәл итү өчен ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булачак.
— Районнар дәрәҗәсендә гаиләләр белән аерым шәхси эш алып барырга кирәк, — диде ул. — Өч елдан артык никахта торган парларда балалар тууын кичектерү сәбәпләрен анализларга һәм һәр гаилә белән шәхси юл картасы булдыру мөһим. Без соңгы бер елда өйләнешкән, ләкин бала табу карары кабул итмәгән ана һәм ата кешегә репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе узарга тәкъдим итәбез.
Аның сүзләренчә, Татарстанда туучылар саны 2017 елдан бирле кими. 2024 елның 10 аенда республикада туучылар саны 3,5%-ка кимегән. Баулы районында — 28%-ка, Сабада — 21%, Норлат — 20%, Мамадыш — 18%-ка балалар азрак туган. Шул ук вакытта туучылар саны Теләче районында — 23%-ка, Питрәчтә — 12%-ка, Кукмарада — 10%-ка арткан.
Татарстанстат мәгълүматларына күрә, 2024 елның 9 аенда республикада 26 274 бала дөньяга килгән. Бу узган елдан 951 сабыйга азрак. Шул ук вакытта үлемнәр саны 33 938 кешегән җиткән. Табигый кимү 7 664 кешене тәшкил иткән.
Күптән түгел Русия Дәүләт думасының Татарстаннан депутаты Илдар Гыйлметдинов Татарстанда һәр икенче гаилә таркала дип белдерде. Аныңча, хәзерге вакытта ата-аналар балаларын артык нык иркәли һәм гаилә корырга өйрәтми.
- Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
- 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.
- Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
- Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум