Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы ярты елда Татарстанда торак сату 63%-ка төшкән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр дә 7 мең тирәсенә кимегән.

2024 елның икенче ярты елында Татарстанда торак сату 63%-ка төшкән. Бу хакта бүген республиканың төзелеш министры Марат Айзатуллин еллык киңәшмәдә белдерде.

Моннан тыш, былтыр ипотекалар 33 процентка кимегән. 2024 елның 11 аенда 45 меңнән артык килешү төзелгән.

Аның сүзләренчә, моңа ташламалы ипотека програмы тәмамлануы, процент ставкалары югары булуы сәбәпче.

Шул ук вакытта Татарстанның төзелеш тармагына эшчеләр җитми. Айзатуллин сүзләренчә, хәзер 13 меңнән артык кадрга кытлык бар. Аларның төп өлешен эшче көчләр тәшкил итә.

Министр сүзләренә караганда, бүген төзелеш тармагында 86 мең кеше эшли, бу 2023 ел белән чагыштырганда 6,9 меңгә азрак. Айзатуллин аларның саны кимүенең сәбәпләрен атамады, шул исәптән мигрантларга бәйле сәясәтнең үзгәрүенә аерым тукталмады.

Былтыр Татарстан уку йортлары 5,7 мең кадр әзерләп чыгарган. Бу эшчеләр кытлыгын хәл итә алмый.

  • Русиядә 2024 елның 1 июленнән 8%-лы ташламалы ипотека програмы гамәлдән чыгарылды. Шул ук вакытта федераль хакимият бюджетта хәрби чыгымнарны арттырды.
  • "ЦИАН.Аналитика" белешмәләренчә, 2024 елның декабрендә Казандагы яңа салынган күпкатлы йортларда фатирларның бер дүрткел метры 234 мең сум булган. 500 меңнән артык кеше яши торган 35 шәһәр арасында бу — Мәскәү белән Петербурдан кала иң кыйбат бәя.
  • Узган ел Татарстандагы торакны чит төбәкләр арасында иң күбе Башкортстанда яшәүчеләр сатып алган.
  • Татарстанның төзелеш өлкәсендә күпләп мигрантлар эшли.
  • 2024 елның мартында "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Гаепләнелүчеләрнең күбесе — Таҗикстан ватандашлары.
  • Рәсми саннарга караганда, республикада барлыгы 49 мең мигрант эшли. 2024 ел дәвамында Татарстанда яшәгән мигрантларны Русиядән чыгару очраклары 40%-ка артып 3 829 очракка җиткән, 5 меңгә якын мигрантка Русиягә керүне тыйганнар.
  • Хәзер Татарстан хезмәт базарында 37 мең эшче кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG