Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бер кешегә 40-50 мең сум кирәк". Казан туристлар өчен кыйммәтләнгән


"Казан" кунакханәсендә бер төн кунып чыгу 8600 сумнан башлана.
"Казан" кунакханәсендә бер төн кунып чыгу 8600 сумнан башлана.

Бер гаиләгә чыгымнар 100 мең сумнан башлана диелә.

2024 елда Татарстанда туристлар якынча 103,4 млрд сум акча туздырган, бу 2023 елдан 15 млрд сумга күбрәк. Әлеге саннарны 21 гыйнварда Татарстан туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов еллык утырышта җиткерде.

Былтыр республикага килүче туристлар саны 200 мең кешегә артып 4,4 миллионга җиткән.

Шул ук вакытта кунакханәдә тукталучылар саны үсеше акырыная башлаган. Моның бер сәбәбе — бәяләрнең кыйммәтләнүе. Аныңча, Казан Русиядә иң кыйммәтле шәһәрләрнең берсе санала.

Hotel Advisors мәгълүматынча, былтыр Казанда 3-4 йолдызлы кунахканәдә куну өчен 9 меңгә якын сум кирәк (8746 сум) булган. Ул бер елда 27%-ка арткан. Мәскәү генә кыйммәтрәк. Җәйге вакытта Сочи һәм Калининградта бәяләр зуррак була. Бу кышкы каникулларда Мәскәү-Казан поездында купе билеты 10-12 мең сумга җитте.

Иванов сүзләренчә, бүген Казанга өч көнлек туристик юлламасың бәясе уртача 40-50 мең сум тәшкил итә. Гаилә өчен чыгымнар 100 меңнән 200 мең сумга кадәр җитә.

Шул ук вакытта туристларның бер өлеше фатирларда туктала башлаган.

Татарстан рәсмие 2035 елда республикага 10 миллион туристны җәлеп итү максаты куелуын әйтте. Әмма моңа отельләр җитмәве, кадрлар кытлыгы булуы һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү аксавы комачауларга мөмкин.

Татарстан Кытай һәм гарәп илләреннән туристлар җәлеп итәргә тели.

Былтыр Казанга килүче туристлар 30 процентка күбрәк акча тотты дип хәбәр ителде. Туристлар көненә уртача 3 мең сум тота.

2025 елдан Казан шәһәрендә туристлардан салым җыя башлыйлар. Татарстан башкаласына килгән һәркем тәүлегенә кимендә 100 сум калдырырга тиеш булачак. Инде биш елдан салым биш тапкырга артырга мөмкин. Казан мисалында Татарстанның башка шәһәрләре дә — Болгар, Зөя, Алабуга кебек туристларны җәлеп итүче тарихи җирлекләр дә салым җыячагын белдерде.

Чистайдагы кунакханәләр вәкилләре туристлардан җыелган салым чынлыкта бер процентны тәшкил итми, 6-10 процентка чыга ди. Алар ябылу куркынычы турында сөйли башлады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG