Җырчы Фирдүс Тямаев татар артистларын Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында катнашучы хәрбиләргә тиешенчә ярдәм итмәүдә гаепләде. Бу хакта ул ТНВда чыккан "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында сөйләде.
Аның сүзләренчә, сугыш башлангач җырчылар Z символы астында җырлаудан баш тарткан.
— Май аенда шалтратып мине бәйрәмгә чакырдылар. Бәягез ничә сум, дип сорадылар. Мин "фәлән-фәлән сум йөри" дип әйттем. Без риза, тик бер генә нюанс бар: сез җырлаганда артта Z хәрефе эленеп тора, диделәр. Сез каршы килмисезме, чөнки бик күп артистлар каршы килде, Z хәрефе астында җырламыйлар, дип сорадылар. Болар президентның сүзен хакламыйлар булып чыга инде, — диде ул.
Фирдүс Тямаев бүген дә татар артистлары сугыш темасын күтәрми дип саный.
— Бүгенге көндә махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украина сугышын шулай дип атый) темасын бер артист та күтәргәне юк, байрак та күтәргәннәре юк. Ниндидер хәйрия концертлары оештырып йөрүчеләр бар, имеш. Артык сүз булмасын өчен нәрсәдер эшләгән булалар. 10 мең акча биреп кенә солдат күңелен җылытып булмый, — диде ул.
Аныңча, ул һәр концертыннан җыелган керемнең 20-30%ын сугышта катнашучыларга юллый. Бүгенгә бу сумма 6 млн сумга тирәсе тәшкил иткән.
Фирдүс Тямаев сугыш башлангач та Русия байракларын күтәреп чыкты, Украинадагы Русия сугышчыларына ярдәм итүе, оккупациядәге Донбасска һуманитар ярдәм оештыруы турында сөйләп барды. Моңа җавап итепме, юкмы, әмма ара-тирә сугыш кырыннан Тямаев җырларына күңел ачучы сугышчыларның видеолары да чыккалады. Тямаевка ияреп Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фонды да Донбасска һуманитар ярдәм җыябыз дип концертлар оештырды, әмма тамашачыларның күп өлеше бушлай таратылган билет йә чакыру белән килде.
Хакимият татар сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында, Фирдүс Тямаевтан тыш, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин), Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров бар.
Фирдүс Тямаев 2024 елның көзендә Төркиянең Анталья шәһәрендә концерт оештырды. Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем тамашачыларны җырчының концертына бармаска чакырды. Тямаев "җинаятьчел сугышны хуплый торган төрле чараларда катнаша" дип аңлатылды.
Русиянең Украинадагы сугышына ачыктан-ачык каршы әйтүче татар-башкорт җырчылары булмады диярлек. Сугыш башланган көнне кайберәүләре Instagramда кара шакмак сурәте куйды, "сугышлар гына булмасын" дигән сүзләр язды. Җырчылар башлыча нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми.
- Русия Украинага каршы сугышы өч елдан артык дәвам итә. Татарстан әлеге сугышта 4 249, Башкортстан — 4 734 кешесен югалтты.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум