Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлиф" спектакле Кытайның Сычуан вилаяте Сичан шәһәрендә узган театр сәнгате фестивалендә күрсәтелгән


Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә
Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә

Татарстан иҗатчылары Кытайда татарларның гарәп имласын югалту фаҗигасен күрсәткән

Кытайның Сычуан вилаяте Сичан шәһәрендә узган театр сәнгате фестивалендә татарстанлылар "Әлиф" спектаклен күрсәткән. Ел саен оештырылучы форум быел 7-16 ноябрьдә җиденче тапкыр узган. Фестивальдә Кытай, Испания, АКШ, Грузия, Италия, Бразилия, Франция һәм Русия театрлары 100дән артык тамаша күрсәткән. "Әлиф" фестивальдә ике тапкыр чыгыш ясаган.

"Без монда коллективыбызга карата бик ихтирамлы мөнәсәбәт күрдек. Берничә тәрҗемәче булды, хәтта кытай теленнән урыс теленә тәрҗемә итүче театр юнәлешен дә белгән җирле белгеч тә бар иде. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки хезмәткәрләр белән дә турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды", дип сөйләгән "Әлиф"нең режиссеры Туфан Имаметдинов "Бизнес Онлайн"га.

"Әлиф" татарның гасырлар дәвамында кулланылган гарәп имласын югалтуы турында. Татарның язмасы латин имласына күчүе, аны да юкка чыгарып кириллга күчү зур мәдәни мирасның юкка чыгуы, буыннар чылбыры өзелүе, телнең юкка чыгуына китереп, терелүе турында сөйли.

  • "Әлиф"нең премьерасы 2017 елда булды. Ул беренче тапкыр Казанның уку театры сәхнәсендә күрсәтелде. Казанның бер генә театры да бу тамашаны үз сәхнәсендә күрсәтергә ризалашмады.
  • Шул ук елны татарстанда татар теленә каты басым башланды. Мәктәпләрдә прокуратура тикшеренүләре оештырылды, татар теле бары тик гариза белән генә укытылырга тиеш, прокуратура Татарстан канунны боза диде. Татарстан җәмәгатьчелеге көрәш алып барган вакытта "Әлиф" тамашасының тәэсире дә көчәйде.
  • "Әлиф" 2018 елда "Алтын битлек" премиясенә лаек булды. Нурбәк Батулла бүләкне алырга чыкканда татарча гына чыгыш ясады, "Бу бүләкне татар халкына багышлыйм", диде. Моңарчы "Алтын битлек" премиясенә Татарстаның бер генә театры да, иҗат берләшмәсе дә лаек булмаган иде.
  • Узган ел "Әлиф" Төркиянең Конья шәһәрендә уза торган фестивальдә катнашты.
  • Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкара. "Әлиф"не журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль дип бәяләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG