2025нче елда Татарстан мөфтияте Русиянең Украинага каршы барган баскын сугышына 55тән артык гуманитар йөк җибәргән.
Сугыш башланганнан бирле аларның саны 100дән арткан.
Бу хакта бүген Казанда Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән "Каһарманнар елы" кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган җыелышта әйтелде.
Мөфтият сәхифәсе язуынча, 2025нче елдагы һуманитар ярдәмнең гомуми бәясе 73 млн сумнан артып китә.
"2025нче елда алгы сызыктагы солдатларга җибәрелгән һуманитар йөк арасында иң әһәмиятлесе булып УАЗ (буханка) машинасы нигезендә җиһазландырылган 3 мобиль мәчет тора. Автомобильләр "Каһарман" хәйрия акциясе кысаларында битараф булмаган дин кардәшләребездән җыелган акчаларга сатып алынды", диелә мөфтият хәбәрендә.
Моннан тыш, быел сугышка алты автомобиль һәм биш мотоцикл җибәрелгән. Ә гомумән Татарстан Диния Нәзарәтеннән барлыгы 15 машина һәм 9 мотоцикл тапшырылган.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаган беренче көннәрдән үк Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды хәрбиләр өчен кирәк-ярак җыя. Моны ачык чыганаклардагы мәгълүматлар - хакимият яклы медиада, нәзарәтнең сайтында чыккан хәбәрләр раслый.
- Шул ук вакытта фонд сайтында хәрбиләргә ярдәм турында сүз юк. Монда "Зәкәт"нең халыкның иң яклаучысыз катламына ярдәм итүе генә әйтелгән: күп балалы гаиләләргә, аз керемлеләргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга, ятимнәргә, ялгыз өлкәннәргә. Шулай ук фонд каты авыручы балаларның һәм олыларның дәвалану чыгымнарын капларга булыша.
- Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин берничә тапкыр зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәр кылды. Ул Украинадагы сугышта катнашучы русиялеләр "шәһит була" диде. Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу дип җавап бирде.
- Сугыш башланганнан бирле Украина ягында мөселманнар да кулына корал алып үз ватанын саклый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум