Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Энгел Фәттаховның, аның гаиләсенең милеген тартып алырга тели. Элеккеге министр мәхкәмәдә көрәшен дәвам иттерә


Энгел Фәттахов, архив фотосы
Энгел Фәттахов, архив фотосы

Фәттахов аңардан тартып алынырга милек суммасы махсус күпертелгән, арттырылган дип әйтә, бу аны халык каршында коррупционер итеп күрсәтергә теләү белән бәйле дип саный ул.

Узган атнаны Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фаттаховка карата прокуратура дәгъвасы каралды. Мәхкәмәгә Энгел Фәттахов килмәде, ул видео аша гына тоташты. Ул үзе әлегәчә Минзәлә шәһәренең тикшерү изоляторында утыра.

Республика прокуратурасы мәхкәмәдән Энгел Фәттаховтан ачыкланмаган акчага сатып алынган милекне дәүләт файдасына тартып алуны таләп итә. Ә милек 651 млн сумга бәяләнә. Монда Фәттахов һәм аның гаиләсе яшәгән йорт та, барлыгы 66 күчемсез милек объекты, якынча 30 транспорт та һәм тулысы белән "Чишмә" агрофирмасы керә.

Энгель Фәттаховны 2024 елның маенда тоткарлаганнар иде. Аны 2018-2020 еллларда ришвәт алуда (Җинаять кодексының 290 маддәсе) шикләнәләр. Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән.

Соңрак Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килде. Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 14 млн сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр иде.

Шулай ук Энгель Фәттаховка 140 мең сумлык ришвәт алуы турында тагын бер җинаять эше ачылды.

Ноябрь ахырында исә тикшерү комитеты аңа вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү турында яңа җинаять эше ачты. Тикшерү фаразынча, ул 2016-2017 елларда, Татарстан мәгариф министры булып торган чагында "Чишмә" оешмасы мөдире Рәфыйк Сәхәбетдиновтан 128ләп млн сумлык корылмаларны, милекне һәм терлекне, махсус техниканы "Агрофирма Чишмә" оешмасына бушлай бирдергән.

Прокуратура ни ди?

Прокуратура фикеренчә, Энгел Фәттахов дәүләт хезмәткәре булып эшләгән чорда ук агрофирма белән идарә иткән, ягъни үзенең дәрәҗәсе, вазифасыннан файдаланган. Фәттахов "Чишмә" агрофирмасын финанслау алу өчен субсидияләр, ташламалар белән кулланган. Мәсәлән, прокуратура әйтүенчә, "Татнефть"тән алынган якынча 50 млн сум акча "Чишмә"гә Фәттаховның ярдәме белән бирелгән. "Чишмә" агрофирмадагы өлешне дә Фәттахов фиктив рәвештә рәсмиләштерелгән, дип саный прокуратура. Алар фикеренчә, агрофирма 300–400 млн сум акча эшләгәндә Фәттахов "Чишмә"не 10 мең сумга сатып алган. Шулай итеп Фәттахов коррупциягә каршы кануннарны бозып керем алган ди прокуратура.

"Тикшерү комитеты минем турыда әкият уйлап чыгарды"

Энгел Фәттахов дәгъваны танымый. Изолятордан видео аша чыгыш ясап, ул прокуратура күрсәткән сумма махсус арттырылган, прокуратура дәгъвалары җәмәгатьчелек күзендә аны "эре коррупционер" итеп күрсәтүгә юнәлтелгән дип белдергән.

— Мин Татарстан прокуратурасының гаризасын тулысынча танымыйм, мәхкәмәдән дәгъва канәгатьләндерелмәсен дип сорыйм, ул нигезсез дип саныйм. Дәгъва суммасы — 651 миллион сум — бу мине җәмәгатьчелек, мәхкәмә күзендә эре коррупционер итеп күрсәтү өчен максатчан рәвештә арттырылган.

Агрофирманың бөтен күчемсез милке, техникасы һәм 1970–1980 еллардагы теркәлмәгән объектлары мондый суммага тора ала дип ышанмыйм. Прокурор (сүз Альберт Суяргулов турында бара - ред.) тарафыннан бер-берсенә каршы килгән ике документ имзалаган: җинаять эше буенча гаепләү йомгагында бу милек „Чишмә"неке дип күрсәтелә, ә дәгъва гаризасында аны дәүләт файдасына тапшыру сорала.

Гаепләү ягу сөйләгән фактларның яртысы — ялган. Сез республика халкы алдында чыгыш ясап, мине ришвәт алуда гаепләдегез. Үзем бик яхшы беләм: мин беркайчан да беркемнән дә ришвәт алмадым. Тикшерү комитеты минем турында әкият уйлап чыгарды, бу — заказлы эш. Боларның нәтиҗәсендә кешеләрнең язмышлары җимерелә.

Минем йортым утырган җир кишәрлеге 1995 елда район администрациясе башлыгы карары нигезендә бушлай алынды. Әлеге урында 2004 елда йорт салдым. Шуңа күрә бу йортка һәм җир кишәрлегенә 2012 елда кабул ителгән керемнәр һәм чыгымнар турындагы федераль канунның кысылышы юк. Йортның бер өлеше хатынныкы һәм кызымныкы, — дип китерә Энгел Фәттахов сүзләрен Бизнес Онлайн.

Аның сүзләренчә, җир кишәрлеге һәм йорт канун нигезендә, дәүләт хезмәткәрләренең чыгымнарын контрольдә тоту турындагы канун кабул ителгәнче үк алынган. Ә "Чишмә" агрофирмасы милке кредитлар, субсидияләр, лизинг һәм хуҗалык керемнәре хисабына формалашкан.

Фаттахов шулай ук "Чишмә" агрофирмасы авылдашлар үтенече белән, колхозны таркатудан коткару һәм эш урыннарын саклау максатыннан оештырылуын аңлаткан. Ул ширкәтнең 100 процент өлешен пай җирләре хуҗаларына һәм хезмәткәрләргә тапшырырга әзер булуын әйткән.

— „Чишмә"гә килгәндә, аның милке кредитлар, субсидияләр, лизинг һәм хуҗалык керемнәре хисабына алынган. Районда 20 ел эшләгән дәвердә мин берни дә хосусыйлаштырмадым һәм бернәрсәне дә туганнарым исеменә рәсмиләштермәдем.

„Чишмә" агрофирмасын тулысы белән пай җирләре хуҗаларына һәм агрофирма хезмәткәрләренә тапшырырга әзер булуымны белдерәм — милек сатылып бетмәсен һәм хуҗалык эшчәнлеген туктатмасын. Бу агрофирма — Чишмә белән Меңнәр авыллары халкы өчен бердәнбер керем чыганагы.

Өемдә тентү вакытында 10 мең сумлык бриллиант табылды, имеш, йорт эчендә алтын, ясалма дулкынлы бассейн бар дип никадәр шау-шу куптардылар — боларның барысы да ялган.

Улым инде күптән үз эшен алып бара, мин аның эшләренә катнашмыйм. Янәсе мин аның исеменә фатирлар һәм милек теркәгән дип сүзләр тараттылар. Болар — ахмаклык һәм дөреслеккә туры килмәгән ялган.

Мин мәхкәмәдән барлык дәлилләрне җентекләп өйрәнүен һәм прокуратураның дәгъвасын канәгатьләндермәүне сорыйм. Мин беркайчан да байлык артыннан кумадым — бәхет акчада түгел. „Чишмә" агрофирмасы авылдашлар үтенече белән колхозны таркалудан коткару, эш урыннарын булдыру, яшьләрнең авылдан китмәсен һәм авылларның юкка чыкмасын өчен оештырылды. Мин бу өлешне пайчыларга һәм хезмәткәрләргә тапшырырга әзер, иң мөһиме — минем авылдашлар зыян күрмәсен. Байлык мине кызыксындырмый, — дип сөйләгән Энгел Фәттахов.

Энгел Фәттахов соңгы биш елда Актаныш районы белән җитәкчелек итте. 2012-2017 елларда ул Татарстан мәгариф министры булып торды. Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.

Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде.

Хөкемдар сораулары

Мәхкәмәне хөкемлар Екатерина Шадрина алып барган. Ул Фәттаховның озын һәм хисле итеп сөйләвен берничә тапкыр бүлгән.

— Сез милекнең фактик рәвештә авылдашларга каравын раслыйсыз. Ә ни өчен авылдашлар агрофирманы гамәлгә куючылар булып теркәлмәгән?

— Бу алар өчен дә, минем өчен дә аерым бер мәсьәлә булмады. Алар минем әтиемне белә, мине белә, миңа тулысынча ышана. Бу мәсьәләдә безнең бернинди дә каршылыклар булмады. Мин бит әйтәм — мин бу милекне әлеге пайчыларга тапшырырга әзер. Алсыннар…

Хөкемдар шулай ук ришвәтчелектә шикләнелгән Фәттаховтан ни өчен инде тотрыклы эшләп килгән эре бизнес "Чишмә" агрофирмасы 10 мең сумга алынган дип кызыксынган.

Фәттахов 2017 елда агрофирманың күрсәткечләре югары булмавын белдергән. Ул әлеге бәяне бәхәсле дип атаган. Аның сүзләренә караганда, ул чорда хуҗалык тәүлеккә якынча 3 тонна сөт саткан. Соңрак үсеш нәтиҗәсендә әлеге күрсәткечләр 20 тоннага кадәр арткан.

Фаттахов агрофирма милкен үзенең шәхси байлыгы дип санамавын әйткән, техника­ның бер өлеше тузган һәм теркәлмәгән дип аңлаткан. Авыл халкының ни өчен агрофмирманы гамәлгә куючылар рәтенә кермәвенә ул аларның үзенә тулысынча ышануы белән аңлаткан.

Моннан тыш прокуратура вәкилләре аның Татарстан мәгариф һәм фән министры буларак, ничек һәм ни өчен "Чишмә" агрофирмасы белән идарә иткәнен сорау алган.

Фаттахов агрофирма оештыру процессын контрольдә тотуын таныган һәм ул чорда мәгариф министры вазифасында булуын искәртте. Үз катнашуын ул авылдашларының үтенечләре белән аңлатты. Аның сүзләренчә, ул министр булып билгеләнсә дә, 20 ел район башлыгы булып эшләгән җирендәге кешеләргә ярдәм итүдән беркайчан да читләшмәгән. "Авыл таркала башласа, тагын кемгә мөрәҗәгать итсеннәр?" — дигән Фәттахов.

Прокуратура вәкиле Энгел Фәттахов төрле дәүләт вазифаларын биләп торган чорда, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә куелган тыюлар булуга карамастан, хуҗалык белән фактик рәвештә идарә иткән, агрофирмага ярдәм иткән, аңа ташламалар, өстенлекләр һәм льготалар алу мөмкинлеген тудырган.

— Фәттахов канунны урап узып, эшмәкәрлек эшчәнлеге нәтиҗәсендә милек алганын исәпкә алырга кирәк, мондый милек канунлы алынган дип саналмый, —дип нәтиҗә ясаган прокуратура.

Моннан тыш прокуратура агрофирма җитәкчелегендә гел Энгел Фәттаховның туганнары эшләвен дә әйткән. Башта "Чишмә"дә мөдир итеп Радик Хәйретдинов — Фәттаховның ерак туганы билгеләнгән. Соңрак аны Ирек Галимов, Фәттаховның кияве алыштырган.

Энгел Фәттаховның мәхкәмәсе дәвам итәчәк. Киләсе утырыш 26 гыйнварга билгеләнгән.

Яклау ягы фикере

Каршы фикер белән Энгел Фәттаховның улы Илнар Фәттахов вәкиле һәм шул ук вакытта "Чишмә" агрофирмасының вәкиле Тимур Уразаев чыгыш ясаган. Ул прокуратура китергән дәлилләрнең бүгенге көнгә кадәр мәхкәмә тикшерүе барган җинаять эшеннән алынуын әйтте. Адвокат әйтүенчә, әлеге җинаять эшендәге фактларга әлегә бернинди бәя бирелмәгән, чөнки мәхкәмә хөкеме юк.

Өлеш сатып алу мәсьәләсенә килгәндә, яклаучы 2022 елда Фәттахов низамнәмә капиталына өлеш алганын, әмма шул ук елның июленнән ул муниципаль вазифадан азат ителгәнен, шуңа күрә канунда каралган чикләүләр аңа кагылмавына басым ясаган.

"Аңа депутат статусы турындагы канун гамәлдә булды, чөнки 2022 елдан соң ул Актаныш авыл җирлеге депутаты булып сайланды. Ә авыл җирлеге депутатлары даими нигездә эшләми. Нәкъ менә бу аңа „Чишмә" агрофирмасының нигезләүчесе дә, мөдире дә булырга мөмкинлек бирә", — дип өстәгән Энгель Фәттаховның яклаучысы Ленар Шакиров.

Белешмә: Энгел Фәттахов

  • 1961 елның 12 июнендә Актаныш районының Чишмә авылында туган.
  • 1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
  • 1983-1984 елларда "Сельхозтехника" оешмасының Актаныш районы бүлегендә инженер-контроллер булып эшли.
  • 1984-1985 — Актаныш районы комсомолының икенче секретаре
  • 1985-1989 — Актаныш районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле вазифаларда эшли.
  • 1989-1993 — Казан авыл хуҗалыгы институты укытучысы.
  • 1993-1995 — Актаныш районы башлыгының беренче урынбасары.
  • 1995-1997 — Сарман районы башлыгы урынбасары.
  • 1997-1998 — Сарман районы башлыгының беренче урынбасары.
  • 1998-2012 — Актаныш районы башлыгы.
  • 2012-2017 — Татарстан мәгариф һәм фән министры.
  • 2013-2017 — Татарстан вице-премьеры.
  • 2017-2018 — Актаныш районы башкарма хакимияте җитәкчесе.
  • 2018-2022 — Актаныш районы башлыгы.



🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!


Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG