Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә машина шартлауда генерал-лейтенант Фәнил Сәрвәров һәлак булган


Фәнил Сәрвәров Путин белән очрашуда, архив фотосы
Фәнил Сәрвәров Путин белән очрашуда, архив фотосы

Русия куәт оешмалары вәкилләре Украина эзе дә карала диде. Украина ягы әле бу уңайдан берни белдермәде.

Мәскәүдә Ясеневая урамында машина шартлау нәтиҗәсендә Русия Кораллы көчләре Баш штабының оператив әзерлек идарәсе башлыгы, генерал-лейтенант Фәнил Сәрвәров һәлак булган. Машина астына шартлаткыч җайланма куелган булган. Бу хакта Русия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Русия саклану министрлыгы сайтындагы мәгълүматларга караганда, Сәрвәровка 56 яшь, ул Пермь краеның Гремячински шахтачылар шәһәрендә туган, Казан танк училищесын тәмамлаган.

2024 елның маенда аңа генерал-лейтенант исеме бирелгән. Төрле елларда Русиянең Чечня, Сүрия сугышларында катнашкан.

Шартлаудан соң "җәмәгать өчен аеруча куркыныч ысул белән кылынган үтерү; шартлаткыч матдәләрнең канунсыз әйләнеше" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган. Украина эзе дә карала диелә. Украина ягы бу уңайдан әле берни белдермәде.

Хәрбинең машинасы бүген иртәнге сәгать җиделәрдә шартлады. Медиа язуынча, Сәрвәров кинәт тормозга баскан һәм шуннан соң шартлау булган. Нәтиҗәдә хәрби машина эчендә кысылып калган.

Былтыр декабрьдә Мәскәхдә генерал-лейтенанта Игоря Кирилловның машинасын шартлатканнар иле. Ул һәлак булды. Быел апрельдә 59 яшьлек генерал Ярослав Москалик машинасы шартлатылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG