Accessibility links

Кайнар хәбәр

2025 ел: без кемнәрне югалттык?


Узып баручы елны милли хәрәкәт активистлары да, шагыйрь, язучылар, җырчылар да вафат булды. Бүген татар-башкорт дөньясында йолдыз булып балкып, татар һәм башкорт дип йөрәкләре типкән, әмма бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алабыз.

Милли хәрәкәтнең югалтулары

Узып баручы елда татар, башкорт, кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары арасында югалтулар күп булды, чын мәгънәсендә татар дип яшәгән, гомерләрен милләткә фида итүчеләр бакыйлыкка китеп барды. Кемнәр алар?..

Раиф Галиев
Раиф Галиев

Татар милли хәрәкәте вәкиле, элекке депутат Раиф Галиев вафат булды. Аңа 80 яшь иде. Җәмәгать эшлеклесе туган авылы Алабуга районы Морт авылында җирләнде. Хакимият әле тыймаган вакытта бер генә Хәтер көнен калдырмады, татар теле, мәктәпләрне яклап чыгышлар ясаган кеше иде. Раиф Галиев 1990-1995 елларда Татарстан Югары шурасы депутаты булды, Татарстанда Аксакаллар шурасын оештырды һәм җитәкләде, Татар иҗтимагый үзәгенең Түбән Кама бүлеге рәистәше булды.

Вакытында татар мәктәпләрен ачып йөргән, БДИны туган телдә тапшыру хокукы өчен көрәшкән активист Гөлфәния Җәләлова 88 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул озак еллар дәвамында Татар иҗтимагый үзәгендә мәгариф тармагын җитәкләде. Соңгы зур чыгышы 2019 елның 30 августында митинг-концертта булды, анда ул Русиядә репрессиләр артты дип сөйләгән иде.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

23 майда атаклы Бәләбәй татар гимназиясен коручы, озак еллар дәвамынңа аны җитәкләгән Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат булды. Ул уку йортын татар телендә белем бирүче алдынгы белем учагы итте. Ул тарих, төбәкне өйрәнү, тел өлкәсендә китаплар язды. 2002 елда Казанда Владимир Путин белән очрашу вакытында Башкортстан татарлары проблемнарын күтәрде, "Башкортстанда татар булу җиңел түгел" дип белдерде.

Быел Уфада 65 яшендә җәмәгать эшлеклесе, Башкорт яшьләре берлегенең беренче җитәкчесе, эшкуар Ринат Баимов өзелде.

Шулай ук кырымтатар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле Айше Сеитмуратова 89 яшендә вафат булды. Милләте өчен көрәше өчен төрмәләргә утыртылган, психиатрия клиникаларга мәҗбүри ябылган, әмма көрәшен туктатмаган шәхес ул.

Вафат булган сәхнә йолдызлары

Татар һәм башкорт сәхнәсендә озак еллар иҗат иткән, чын мәгънәсендә халыкның яраткан артисты булу дәрәҗәсенә җиткән шәхесләрне дә югалттык. Дөньяга татар исемен таныткан кешеләр дә китеп барды.

Искә төшерик…

Фидан Гафаров
Фидан Гафаров

Быел башкорт-татар дөньясы Башкортстанның, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Фидан Гафаров белән мәңгелеккә хушлашты. Фидан Гафаров операция вакытында хастаханәдә үлде. Аны Дүртөйле районы Яңа Уртай авылындагы зиратка, мәрхүм булган хатыны янында җирләделәр. Халык артисты Башкорт драма театрында 55 елдан артык эшләде.

19 июльдә тагын бер үзәк өзгеч хәбәр - Татарстанның халык артисткасы Резидә Шәрәфиева вафат булды. Аңа 59 яшь иде. Ул соңгы елларда каты авырды, яман шешкә каршы көрәште. Резидә Шәрәфиеваның кызы Зөләйхага 19 яшь кенә әле.

Быел 30 сентябрьдә Башкортстанның халык артисты Олег Ханов вафат булды. Аңа 72 яшь иде, ул Оренбурда өзелде. Ул үзен артист, режиссер, җитәкче итеп тә танытты, тамашачыларның яраткан артисты булды. Артист Башкортстанга кайтарылып җирләнде.

Быел Германиянең Аппен авылында күренекле композитор София Гобәйдуллина вафат булды. Ул 93 яшендә иде. Композиторның җәсәде кремацияләнде. Аны Мәскәүгә кайтардылар.

Быел шулай ук 81 яшендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат булды.


Мәрхүм булган фән ияләре

2025 елда талантлы, чын мәгънәсендә фидакарь галимнәр арасында да югалтулар шактый булды. Алар арасында өлкәннәр дә, кызганычка, яшьләр дә бар.

Марсель Әхмәтҗанов
Марсель Әхмәтҗанов

18 апрельдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат булды. Ул кабер ташларын өйрәнүче алдынгы фән иясе булды, моннан тыш ул актив фикерләре белән дә бүлешә иде, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйли иде. Соңгы елларда каты авырды.

Исламда музыка темасын өйрәнүче татар галимәсе Танылган галимә Гүзәл Сәйфуллина каты авырудан соң вафат булды. Ул - "Ислам һәм музыка" антологиясен төзүче-автор. Сәйфуллина 2013 елдан бирле Амстердамда яшәгән, шунда җирләнде дә.

Флера Ганиева
Флера Ганиева

15 сентябрь Татар дәүләт һуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор, татар теле фәнен үстерүче галимә Флера Ганиева вафат булды. Ул да авырып бакыйлыкка күчте.

Быел Татарстанда Русия Фәннәр академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов белән дә хушлаштылар. Ул Татарстан Конституциясен һәм Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне әзерләүдә катнашкан кеше.

Железнов: "Татарстанда татар һәм рус телләре тигез укытылырга тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00

Башкортстанда татар теле дәреслекләре авторы, журналист, галимә Бәйнә Сәлимгәрәева да быел бакыйлыкка күчте.

28 марта Тарихчы Айдар Ногманов вафаты турында хәбәр ителде. Тарих фәннәре кандидаты, Мәрҗани исемендәге тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире булып эшләүче Айдар Ногманов татар зиратларын, кабер ташларын җентекле өйрәнгән, алар хакында китаплар язган, Русия империясендә татарларның хокуклары һәм мөселманнарга карата дини сәясәт тарихын өйрәнүгә зур өлеште керткән фән иясе.

3 декабрьдә Русия ислам институтының филология кафедрасы мөдире, тел галиме Тимур Шәйхуллин вафат булды. Ул көнчыгышны өйрәнү, арабистика һәм лингвистика өлкәсендә белгеч, галим һәм педагог иде.

Бакыйлыкка күчкән шагыйрь-язучылар, рәссамнар

Кызганыч, әмма Әҗәл татар дөньсында мөһим булган иҗатчыларны тартып алды. Алар белән хушлашу үкенечле булды.

2025 елның башында - 6 гыйнварда Шагыйрә Салисә Гәрәева вафат булды. Аңа 86 яшь иде. Деменция чиреннән интекте, Минзәлә картлар йортында яшәде. Аны Минзәләдә җирләделәр.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

Бу хәлдән соң янә кайгылы хәбәр ирешелде. 11 гыйнварда Казанда 75 яшендә татар шагыйрәсе Нәҗибә Сафина вафат булды. Соңгы вакытта ул авырды. Шагыйрә туган ягында - Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк Каен авылында җирләнде. Ул чын-чынлап көрәшче, гысъянчы шагыйрә булды. Күп очракта уңайсыз кеше булды, рәсми очрашуларга чакырмасалар да, сүз бирмәсәләр дә ул мәйданга чыкты, авыллар буйлап йөрде, кешеләр белән аралашты, иҗатын туктатмады.

Ә апрель азагында инде татар шагыйрәсе Клара Булатованың җеназасы узды. Ул 29 апрельдә үлде.

Быел шулай ук әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы вафат булды. "Әдәбият көчле булса, тәнкыйть тә көчле була. Хәзерге вакытта татар әдәбиятының әллә ни көчле чагы дип әйтмәс идем, чөнки тормышның тотрыклыгы бетте бит. Гомумән әдәбиятка игътибар бетте, кешенең китап укырга вакыты да юк. Әдәби тәнкыйтькә дә шартлар үзгәрде, ләкин тәнкыйть кирәк", дигән фикерләре белән уртаклашкан иде ул.

Кырымтатарлар быел үз рәссамнары Мамут Чурлуны соңгы юлга озатты. Ул юл һәлакәтеннән соң вафат булды. Рәссамга 77 яшь иде.

Тагын кемнәр китте?

30 апрельдә Сембер өлкәсенең элекке мөфтие, казый Сәүбән Сөләйманов вафат булды. Ул 83 яшендә өзелде. Сәүбән Сөләймәнов Сембер өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтен 2022-2014 елларда җитәкләде. Ул эшләгән чорда биш дистәгә якын мәчет төзелгән, "Биләр" мәдрәсәсе ачылды.

Быел 14 июль Татарстанның Зәй районының элекке башлыгы, республиканың элекке депутаты Татьяна Воропаева үлде. Ул берара Зәй районын җитәкләде, аннары Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булды.

Татар телен яхшы белде. Татар телендә татар телен яклап чыгышлар ясады. 2018 елда парламентта татар телен яклады.

2025 елда "Ак Барс" хоккей такымының элекке уенчысы Фёдор Малыхин да 34 яшендә вафат булды. "Ак Барс"та уйнаганда Малыхин Гагарин Кубогын да яулауга ирешкән иде.

Урыннары җәннәттә булсын!

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG