Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе "Национальные игрушки" ширкәтенә Шүрәле исемен үзләштерүгә рөхсәт бирмәде


Шүрәле. Иллюстратив фото.
Шүрәле. Иллюстратив фото.

Ширкәт Шүрәлене тауар билгесе буларак теркәп, аны куллану өчен компенсация таләп иткән иде.

Мәскәүдәге интеллектуаль хокуклар мәхкәмәсе "Национальные игрушки" ширкәтенә Шүрәле исемен үзләштерүгә рөхсәт бирмәде.

Мәхкәмә моны намуссыз көндәшлек дип тапкан. Бу хакта Татарстанның монополиягә каршы көрәш хезмәте сәхифәсе хәбәр итә.

Шулай итеп мәхкәмә монополиягә каршы көрәш хезмәтенең карарын яклаган. Элегрәк хезмәт "Национальные игрушки" ширкәтен "Көндәшлекне яклау турында" федераль канунны бозган дип таныды.

"Элеккеге Үзәк универмаг бинасында Халык сәнгать кәсепләре һәм осталар үзәге төзелү сәбәпле, Шүрәле образын яклау аеруча мөһим. Шүрәле образы, милли каһарманнарның берсе буларак, рәссамнарны һәм һөнәрчеләрне ирекле рәвештә илһамландырырга тиеш. Аны үз мәнфәгатьләреннән чыгып эш итүче коммерция структурасы монополияләштерүгә юл куярга ярамый", ди Татарстанның монополиягә каршы хезмәте.

Ширкәт Шүрәлене тауар билгесе буларак теркәп, аны куллану өчен компенсация таләп иткән иде. Татарстанның монополиягә каршы көрәш хезмәте бу республика мәдәни мирасына яный һәм креатив индустриия үсешен чикли дип саный.

  • 2024 елда "Национальные игрушки" "Су анасы", "Камыр батыр", "Шүрәле" тамга билгеләрен патентлап, "Әкият"тән ике тапкыр 500 мең сум сорады. Спектакльләрдә бу персонажлар телгә алынган саен – 1 сум таләп ителде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG