Accessibility links

Кайнар хәбәр

КРҮ: Русия Кырымны аннексияләгәннән соң 31 кеше, күпчелеге кырымтатарлар, хәбәрсез югалган дип исәпләнә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хокук яклаучылар ассызыклавынча, Кремль билгеләгән Кырым хакимиятләре әлеге югалуларны тикшерүне бары тик күз буяу өчен генә алып бара.

Русиянең Кырымны басып алуыннан бирле язмышы турында бернинди дә мәгълүмат булмаган 31 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Аларның күпчелеге —кырымтатарлар. Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәге (КРҮ) хәбәр итә.

Безнең мәгълүматларга күрә, Кырымда югалган дип саналучылар арасында Ризван Абдураманов, Арсен Алиев, Сервер Алиев, Марсель Аляутдинов, Эскендер Апселямов, Шевкет Арипов, Мухтар Арисланов, Арсен Суюнов, Марат Батыров, Иван Бондарец, Валерий Ващук, Руслан Ганиев, Сергей Грищенков, Ислям Джеппаров, Андрей Дубущак, Сейран Зинедин, Эрвин Ибрагимов, Джевдет Ислямов, Сусанна Исмаилова, Максим Каплиенко, Екатерина Клапова, Анатолий Кобзарь, Федор Костенко, Саха Мангуби, Олег Платонов, Наталья Полюх, Фархад Солиев, Арлен Терехов, Василий Черныш, Тимур Шаймарданов, Марлен Шевкетов бар.

Хокук яклаучылар ассызыклавынча, Кремль билгеләгән Кырым хакимиятләре әлеге югалуларны тикшерүне бары тик күз буяу өчен генә алып бара. Шул ук вакытта, БМО Баш Җыены резолюциясе нигезендә, бу җирлектә кеше хокукларының үтәлеше өчен тулы җаваплылык басып алучы дәүләт буларак Русиягә йөкләнгән.

"Без Кырымда асаба кырымтатар халкына һәм Украина яклы активистларга басым ясау, куркыту чарасы буларак кулланылган кулга алуларны, тоткарлауларны һәм кешеләрне урлау очракларын кискен рәвештә хөкем итәбез", — дип белдерделәр Кырымтатар ресурс үзәгендә.

Үзәк белгечләре шулай ук кешенең югалуыннан соң беренче сәгатьләрдә мәгълүматны мөмкин кадәр киң тарату тормышны саклап калуда аеруча мөһим фактор булуын билгеләп үтте.

"Бу — теләктәшлек күрсәтү генә түгел, ә реаль йогынты ясау коралы да", дип йомгакладылар оешмада һәм халыкара җәмәгатьчелекне Русия хакимиятенә карата басымны көчәйтергә чакырдылар.

Украина президентының Кырым вәкиллеге хәбәр итүенчә, 2025 елның 8 декабренә булган мәгълүматлага күрә, Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда сәяси сәбәпләр белән кимендә 224 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән. Аларның 133е — кырымтатар халкы вәкилләре.

2025 елның июлендә Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр итүенчә, Русия хакимиятләре сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнгән 260 кырымлыны сак астында тота. Аларның 153е — кырымтатарлар.

Элегрәк "КрымSOS" хокук яклау оешмасы 2024 ел дәвамында Кырымда кимендә 56 кырымлының Русия хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнүен хәбәр иткән иде. Шулай ук Русия куәт структуралары Кырымда 45 канунсыз тентү уздырган.

Русия хакимиятләре Кырымда кеше хокуклары бозылуы, шул исәптән кырымтатарларны эзәрлекләү турындагы гаепләүләрне кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG