Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрь һәм рухани Кол Шәрифнең моңа кадәр билгеле булмаган әсәре табылган


Кол Шәриф рәсеме
Кол Шәриф рәсеме

Галимнәр шагыйрьнең башка әсәрләре дә табылыр дип өметләнә.

Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре Үзбәкстан башкаласы Ташкентта Казан ханлыгы чоры рухание, имам һәм шагырь Кол Шәрифнең Газәл – Урта гасыр шигъриятендә киң таралган әдәби жанр. Жанрның төп темасы – мәхәббәт, гыйшык, шуңа ул еш кына "мәхәббәт җыры" дип тә атала.тапкан. Бу хакта Татар-информга әңгәмәдә академиянең Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Исмәгыйль Гыйбадуллин сөйләде.

Аның сүзләренчә, декабрь аенда институт хезмәткәрләре Ташкент шәһәренә экспедициягә барган булганнар.

— Сәфәрнең максаты – күренекле шагыйребез Кол Галинең тормышы һәм иҗаты турында материаллар, мәгълүмат эзләү иде. Бу юлы, кызганыч, Кол Гали турында яңа мәгълүматлар таба алмадык. Ике Казан литографик басмасы гына очрады: аның "Кыйссаи Йосыф" әсәренең 1841 һәм 1842 елларда чыккан нөсхәләре. Әмма бу басмалар, мөгаен, Казанда безнең кулда да бардыр, мин моны махсус тикшермәдем, — диде ул.

Көтелмәгән табыш

Әмма, галим сүзләренчә, сәфәрдә алар көтелмәгән табышка – Кол Шәрифнең газәленә тап булганнар.

— Без бу газәлне XIX гасырда Хәрәземдә төзелгән бер поэтик антологиядә – баязда таптык. Анда фарсы һәм төрки авторларның күп шигырьләре бар, һәм шулар арасында Кол Шәрифнең бик кыска, нибары биш бәеттән торган газәле дә очрады.

Без тапкан газәл, күренгәнчә, Кол Шәриф әсәрләренең татар кулъязма нөсхәләрендә сакланмаган. Әмма Хәрәземдә һәм Мәвәрәннәһердә аның башка газәлләрен дә табарга мөмкин. Гадәттә, шагыйрьләр йөзләгән, хәтта меңләгән газәл калдыра торган булган. Кол Шәриф бары дүрт-биш газәл генә язган була алмый. Минемчә, аның дистәләрчә газәле Үзәк Азия илләре һәм башка мөселман дәүләтләре китапханәләрендә әле дә Татарстан галимнәрен көтеп ята, — дип сөйләде Гыйбадуллин.

Табылган газәл нәрсә турында?

Әсәрдә Кол Шәриф Аллаһка булган мәхәббәте турында яза. Бу мәхәббәт аны иртән-иртүк күз яшьләре түгәргә мәҗбүр итә, йөрәген тулысынча яндыра, — дип аңлата тарихчы-галим.

— Ул бу фани дөньядан ваз кичәргә, аны вакытлы тукталыш кебек үтеп чыгарга кирәклеген әйтә. Кеше бөтен нәрсәдән мәхрүм булып, рухи ялангачлыкта Аллаһ каршына басарга тиеш, ди ул. Без шуны беләбез: Кол Шәрифнең гомер юлы шәһитлек белән тәмамланган. Ул туган шәһәрен яклап һәлак булган. Ул үзенең шәкертләре һәм мөридләре белән бергә Казан кирмәнендә, үз мәдрәсәсе янында, батырларча җан биргән, — дип искә төшерә ул.

Газәл тексты, "Фикердәшлек" телеграм-каналы сурәте
Газәл тексты, "Фикердәшлек" телеграм-каналы сурәте

Галимнәр әлегә Кол Шәрифнең бер генә яңа газәлен тапканнар. Әмма алар бу яңа табышның башы гына, киләчәктә Үзбәкстандагы кулъязма антологияләрдән Кол Шәрифнең башка газәлләре дә табылыр, дип уйлый.

— Кол Шәриф исеме Казанның һәм татар халкының иң зур символларының берсенә әйләнгән шәхес. Ул безнең өчен очраклы шәхес түгел. Аның язмышында татар халкының катлаулы һәм фаҗигале тарихы чагыла. Шуңа күрә без аның мирасын сакларга, өйрәнергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы, аны бөртекләп җыярга тиешбез, — дип аңлата табыш әһәмиятен Гыйбадуллин.

Шагыйрьнең башка әсәренең тагын бер варианты табылган

Моңарчы Кол Шәриф иҗатын татар филологы Әнвәр Шәрипов өйрәнгән булган. 1997 елда ул Кол Шәрифнең дүрт газәлен чыгарган, китап нәшер иткән. Анда шулай ук шагыйрьнең "Кыйссаи Ир Хубби Хаҗа" поэмасының һәм "Зафарнамәи вилаяте Казан" әсәренең тәрҗемәләре дә булган.

Мәрҗани институты хезмәткәрләре Ташкентта шулай ук "Кыйссаи Ир Хубби Хаҗа" әсәренең тагын ике кулъязма нөсхәсен тапканнар. Гыйбадуллин сүзләренчә, бу нөсхәләр Әнвәр Шәрипов чыгарган варианттан шактый нык аерыла.

— Бу да зур ачыш дәрәҗәсендә тора, чөнки нәкъ менә шушы нөсхәләр нигезендә киләчәктә поэманың тулы фәнни-критик басмасын әзерләргә мөмкин, — дип саный Исмәгыйль Гыйбадуллин.

"Кыйссаи Ир Хубби Хаҗа" әсәре Үзәк Азиядә танылган суфый изгеләрнең берсенә багышланган. Аның тарихи прототибы турында төгәл мәгълүматлар сакланмаган, әмма суфый авторлар аны төрки ясавия шәехе Хәким-Ата белән бәйләгән, кайчакта хәтта аның улы дип тә атаган. Хәким-Ата – шәех Әхмәт Ясәвинең иң якын шәкерте, Идел-Урал төбәгендә ХХ гасыр башына кадәр киң таралган "Бакырган китабы" авторы, дип аңлата галим.

Аның фикеренчә, шуңа күрә Хубби Хаҗа турындагы поэма да ата-бабаларыбызның рухи мирасының бер өлеше булып тора.

Газәл – Урта гасыр әдәбиятында киң таралган шигъри жанр. Жанрның төп темасы – мәхәббәт, гыйшык, шуңа ул еш кына "мәхәббәт җыры" дип тә атала. Гарәп шигъриятендә барлыкка килә, Шәрыкъ әдәбиятында зур урын ала. Европа шигъриятендә дә чагылыш таба.

Төрки халыкларда жанр иң әүвәл Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатында чагыла. Бу әсәрләрнең төп темасын Аллаһка карата мәхәббәт тәшкил итә. Дөньяви эчтәлекле газәлләрнең төрки традициясе Сәйф Сараи, Хәрәзми, Рабгузыйдан башлана.

Газәлнең нәфис үрнәкләре Габделмәҗид, Мәүләнә Исхак, Өмми Камал, Кол Шәриф, Мәүла Колый, Шәмседдин Зәки, Габделҗаббар Кандалый, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан иҗатында урын ала. Рәдиф Гаташ һәм Мөхәммәт Мирза да газәлләр иҗат итә.

Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында газәлләр хан-вәзирләр сарайларында башкарылган һәм элитар музыкаль жанрлар төркеменә кергән. Казан ханлыгы җимерелү белән халык фольклорында таралыш тапкан.

Кол Шәриф – татар каһарманы, Казан ханлыгы чоры дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, рухани, сәид. Тарихи чыганакларда аның укымышлы, затлы нәселдән булуы искәртелә. 1546 елда Казан руханиларының җитәкчесе итеп сайлана.

Явыз Иван гаскәре Казанга һөҗүм иткәч, башка ватандашлар белән берлектә, үз халкының бәйсезлеген саклап көрәшә. Шәкертләре белән бергә Казанны яклаганда шәһит була.

Аның аз санлы әсәрләре сакланып калган. Инкыйлабка кадәр татарлар арасында киң таралган "Бакырган китабы"нда аның дүрт шигыре бар (барлыгы 35 бәет). Кол Шәриф әсәрләре дини-суфичыл характерда. Аларда лирик каһарманның Аллаһны мактавы, аңа тартылуы сурәтләнә. Автор үз укучыларын "гафләт" (ваемсызлык) йокысыннан уянырга, күңелләрен пакьләргә, нәфескә бирелмәскә чакыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG