Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә милли активистларны эзәрлекләү БМОда чыгыш ясау белән бәйле булырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Эзәрлекләнүче асаба халыкның 17 активисты БМОның экологик форумында катнашкан булган диелә.

Соңгы айларда Русиядә асаба халыклар хокукларын яклаучыларны эзәрлекләү – бу активистларның Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) белән хезмәттәшлек һәм аның чараларында чыгыш ясаулар белән бәйле булырга мөмкин. Мондый нәтиҗәгә белгечләр һәм чыганаклар белән аралашу нәтиҗәсендә "Вот так" басмасы килгән.

Басма искәртүенчә, 2025 елның декабрендә Мәскәү, Петербур, Мурмански, Томски һәм Кемерово өлкәләрендә, Алтай һәм Краснодар крайларында, Алтай һәм Саха республикаларында асаба халыклар хокуклары мәсьәләләре белән шөгыльләнгән активистларда күпсанлы тентүләр узды. 17 декабрь көнне полиция хезмәткәрләре кимендә 17 асаба халык вәкилен тоткарлады, күпчелеге шул ук көнне азат ителде, кимендә 2 активист сак астына алынды.

Себер активистларының вәкиле "Себер. Реалии" басмасына сөйләгәнчә, барлык 17 активист БМОның экологик форумында катнашкан булган. Вазгыять белән таныш булган "Вот так" чыганагы бу мәгълүматны раслый. Аның сүзләренчә, тоткарланучыларның күпчелеге БМО мәйданчыкларында һәм чараларында күпсанлы чыгыш ясаган, асаба халыклар мәсьәләләрен күтәргән. Эзәрлекләнүчеләрнең күпчелегенең исеме ачык аталмый.

"Вот так" медиасының чыганагы сүзләренчә, барлык эзәрлекләнүче активист озак еллар дәвамында Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш асаба халыкларының хокукларын яклау белән шөгыльләнгән.

— Алар асаба халыклар телләренең юкка чыгуын, авыл мәктәпләренең ябылуын, балаларга халык мирасын тапшыру турында сөйләгәннәр. Бу ачык һәм тыныч эшчәнлек булган, — ди ул.

Эзәрлекләнүче активистлар арасында шор халкы вәкиле Алексей Чиспияков да бар. 2025 елның язында ул БМОда тайганы бетерү һәм Кузбасста шорларны эзәрлекләү турында сөйләгән булган. Тентү барышында аның компьютер һәм телефоннарын алып киткәннәр. Аңа карата эш кузгату-кузгатмау яки хокукый статусы турында берни әйтелмәгән.

Тоткарланучылар арасында Томски активисты, селькуплар вәкиле Дарья Егерева да бар. Декабрьдә Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе аны Тикшерү изоляторына җибәрде. Активист шулай ук БМО чаралары белән бәйле, ул БМОның асаба халыклар мәсьәләләре Координация оешмасында тора. Тоткарлануга кадәр бер ай элек Егерева СОР30 конференциясендә чыгыш ясаган, анда ул Русия хакимияте һәм дәүләт оешмаларының асаба халыкларына зыян салган, климат үзгәрешенә китерә алган гамәлләре турында сөйләгән булган.

  • Соңгы вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә җирле халыклар вәкилләре булган активистларның дистәләрчә йортында тентүләр уздырылды. Аерым алганда, Кемеров өлкәсе Мыски шәһәрендә яшәүче активист Алексей Чиспияковка да куәт структуралары тентү белән килгән иде. Соңыннан аны иреккә җибәргәннәр.
  • Дарья Егереваны исә "Абориген форум" эшчәнлегендә катнашуда гаеплиләр. Сүз Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы аз санлы асаба халыклар хокуклары белән шөгыльләнүче белгечләр берләшмәсе турында бара. Егерева элек әлеге берләшмәгә кергән Төньякның җирле аз санлы халыкларына ярдәм итү үзәге вәкиле булган диелә.
  • Русия хакимияте "Абориген форум"ын башта экстремистик, ә соңыннан террорчы оешма дип таныды. Моңа сәбәп итеп әлеге берләшмәнең киңрәк "сепаратист структуралар"га, шул исәптән "Антирусия сепаратист хәрәкәте"нә һәм "постРусия ирекле дәүләтләр форумы"на керүе күрсәтелә. Чынлыкта мондый хәрәкәтләр булуы турында билгеле түгел.
  • Русиядә системлы рәвештә милли халыклар хокуклары һәм аларны яклау белән шөгыльләнгән оешмалар "экстремистик" һәм "террорчы" дип таныла. 2025 ел башында Русия Федерациясе иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын да кертте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG