Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төзелеше 18 елга сузылган "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетендәге эш барышын күрсәтте.
Ул үз Телеграм-каналында фотолар урнаштырды.
"Озын ялларга карамастан, "Әр-Рәхим" мәчетендә эшләр дәвам итә. Гомум тырышлык һәм Ходай ярдәме белән бу изге эшне тәмамларбыз", дип язган ул.
"Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Төзелеп беткән вакытында ул Русиянең иң зур мәчете булырга тиеш иде. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Шулай да Башкортстан Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
Мәчет төзелеше белән низаг Радий Хәбиров чорында да дәвам итте. Аеруча, Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң төзелеш белән проблемнар кискенләште.
2022 ел ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәртте. Мәсәлән, берсендә ул "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде.
"Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", дигән иде ул.
2023 елның 13 мартында Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төште.
2024 ел ахырында Радий Хәбиров "Әр-Рәхим" мәчетен 4 елда төзеп бетерергә сүз бирде. Ул берничә миллиард сум табарга кирәклеген әйтте. Манараларны ул 2024 ел ахырында ясалып бетәчәк, 2025 елда — коммуникацияләр эшләнеп, җылылык биреләчәк дип әйткән иде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум