Татарстанда ике параллель чынбарлык формалашты: зур шәһәрләр чагыштырмача тотрыклылыкны саклаганда, республиканың авыл- районнары ир-атларны югалта. Сугыштан әйләнеп кайтмау куркынычы авыл-районнарда яшәүчеләр өчен казанларга караганда дүрт-биш тапкырга югарырак. Республика өчен төп югалтулар 35–44 яшьтәге ир-атларга, ягъни эшче кулларга туры килде. Алар өчен контракт хезмәте үлем куркынычы белән яный, шул ук вакытта ул социаль күтәрелү өчен бердәнбер мөмкинлек.
"Idel.Реалии" Украинадагы сугышта республикадагы югалтулар нинди булуын ачыклау максатыннан, "Погибшие из Татарстана" Telegram- каналы мәгълүматларын, үз статистикасын һәм Азатлык Радиосы мәгълүматларын анализлады. Бер-берсеннән бәйсез рәвештә алып барылган өч исемлектә дә сугыш башланганнан бирле һәлак булган 7 200дән артык кеше теркәлгән (бу мәгълүматлар 2025 елның 31 декабренә).
Һәлак булучыларның яше
Өч исемлектә дә үлгәннәр саны аз гына аерылып торса да, статистика охшаш. Шулай итеп, Татарстаннан һәлак булучыларның уртача һәм медиан яше сугыш башланганнан бирле — 39 яшь.
"Би-би-си"ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" тикшеренүендә сугышта 2025 елда һәлак булган русияләрнең уртача яше - 40 яшь. "Бу сугшышның беренче елында һәлак булганнарның яшеннән 15 яшькә күбрәк һәм узган ел күрсәткечләреннән ике елга зуррак", — дип яза тикшеренүчеләр.
Татарстаннан һәлак булганнарның якынча 40 проценты — 35–44 яшьтәге ир-атлар. Тагын 29 проценты — 45 яшьтән өлкәнрәкләр. Димәк, төп басым хезмәткә яраклы яшьтә булган ир-атларга (35–44 яшь) туры килгән. Бу яшь төркемендә югалтулар 18–24 яшьтәге ир-атлар арасындагы югалтулардан биш тапкыр күбрәк.
Урта яшьтәге ир-атлар инде формалашкан белгечләр һәм гаилә башлыклары. Татарстанстатның 2023 ел башына булган мәгълүматларына караганда, 35–39 яшь төркемендәге ир-атлар (177 919 кеше) һәм 40–44 яшь төркемендәге ир-атлар (139 933 кеше) бергә кушканда республиканың хезмәт ресурсларының "үзәген" тәшкил иткән.
2025 елның ноябрь ахырында "Idel.Реалии" Урыс һәм Татар Бизнәсе авыллары һәм аннан Украинадагы сугышта һәлак булган кешеләр турында язган иде. Татар Бизнәсе авылыннан сугышта һәлак булган беренче билгеле кеше — 29 яшьлек Айрат Шиһапов. Икенче һәлак булучы 46 яшьлек Рөстәм Шиһапов, өченчесе — Әнвәр Шагаевка 53 яшь булган. Якынча 300 кеше яшәгән авыл өчен бу хезмәткә яраклы ир-атлар арасында шактый зур югалтулар.
Украинада сугыш башланганнан бирле Татарстаннан һәлак булганнарның иң яшенә —18, иң өлкәненә — 67 яшь.
Ике республика
2025 елда "Би-би-си"ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" үткәргән тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, контрактны ешрак кечкенә шәһәр һәм авыл халкы имзалый, чөнки анда тотрыклы һәм яхшы түләнә торган эш җитәрлек түгел, ә җирле хакимиятләрнең сугышка үгетләве зур шәһәрләргә караганда кырысрак булырга мөмкин.
"Idel.Реалии" мәгълүматларынча, бу статистика Татарстанга да туры килә. Чын масштабны аңлау өчен, без һәлак булучылар турындагы мәгълүматларны республика районнары халкы саны белән чагыштырдык (Росстат һәм Татарстанстат мәгълүматларына нигезләнеп).
Әлеге мәгълүматлар республикада ике төрле юнәлешнең формалашуын күрсәтә: бер яктан — зур шәһәр агломерацияләре (Казан, Чаллы), аларда бер кешегә исәпләгәндә югалтулар чагыштырмача аз; икенче яктан — авыл җирлекләре һәм кечкенә шәһәрләр, бу инде сугышның төп авырлыгын күтәрүчеләр. Әлеге чагыштыру һәлак булган 10 000 кешенең югалтулар коэффициентын анализлаганда ачык күренә.
Татарстанның Аксубай (халыкның күпчелеген чуашлар һәм татарлар тәшкил итә) яки Мөслим (күпчелектә татарлар) районнарында яшәүче кеше өчен һәлак булу куркынычы Казанда яшәүчегә караганда дүрт тапкырга югарырак. Ә Тәтеш районында (күпчелекне урыслар һәм татарлар тәшкил итә) яшәүче өчен биш тапкырга югарырак. Бу районнарда "яшерен мобилизация" баруын күрсәтә. Анда контракт хезмәте еш кына инде яше булган ир-атлар өчен бердәнбер социаль лифт булып кала.
Шулай итеп, Казаннан һәлак булганнарның абсолют саны 1 199 кеше булганда, 10 мең кешегә исәпләгәндә үлем коэффициенты 9,1 тәшкил итә, шул ук вакытта сугыш барган дүрт елга якын дәвердә 106 кеше һәлак булган Аксубай районында бу күрсәткеч — 39, Мөслим районында 72 һәлак булучыга — 37,8, Тәтеш районында исә — 51.
Нигездә авыл халкы өстенлек иткән шундый ук югары күрсәткечләр башка районнарда да күзәтелә: Кайбыч районында — (49,2), Яңа Чишмә районында — (48,2), Чүпрәле районында — (47,5).
Кайбыч районында яшәүче халыкның күпчелеген татарлар тәшкил итә. Яңа Чишмә районында күпчелектә — урыслар һәм татарлар. Ә Чүпрәле районында нигездә татарлар һәм чуашлар яши.
Әгәр мәгълүматларны эре шәһәрләрдә берләштереп карасак (Казан һәм Чаллы) сугыштагы үлем күрсәткече 10 мең кешегә якынча 9–13 кешене тәшкил итә; кече шәһәрләрдә (Түбән Кама, Яшел Үзән) — 10 мең кешегә 18дән 22 кешегә кадәр; ә авыл-районнарда 10 мең кешегә 40–50 кеше.
Татарстанның зур шәһәрләрендә акча эшләү мөмкинлекләре күбрәк (һәм хезмәт хаклары да югарырак), шул ук вакытта авыл- районнар һәм кече шәһәрләрдә яшәүчеләрнең күпчелеге өчен контракт имзалау бердәнбер мөмкин булган "социаль лифт" һәм финанс проблемнарын хәл итү ысулы. Бу исә аларны хәрби үгетләүгә бирешергә мәҗбүр итә.
"Би-би-си"ның урыс хезмәте анализы сугышның Русия авыллары ресурслары хисабына бару фикерен раслый. Ачыкланган барлык һәлак булучыларның өчтән икесе (67%) — авыл җирлегеннән һәм халкы 100 мең кешедән артмаган кече шәһәрләрдән чыккан кешеләр.
— Торак пункт никадәр кечерәк булса, аннан ихтимал сугышка китүчеләр шулкадәр зуррак. Бу — 100%. Хәзер без моны саннар белән дәлилли алдык, — дип билгеләп үтәләр "Би-би-си"ның урыс хезмәтендә.
Тикшеренү авторлары сугыштагы үлем белән яшәү дәрәҗәсе арасында турыдан-туры бәйләнеш барлыгын күрә.
— Җан башына исәпләгәндә, әлбәттә, бик зур аерма белән депрессив төбәкләр алда бара", — дип ачыклыйлар "Би-би-си"да. — "Көнбатыш Себернең депрессив төбәкләре, Бурятия, Тыва, Алтай, Байкал арты төбәге. Магадан өлкәсендә дә, әйтергә кирәк, югалтулар күп. Чукотка автоном бүлгесендә дә— күп. Сугышка күбрәк кешеләр болай да гомер озынлыгы түбән булган төбәкләрдән китә. Шул ук Тыва, Бурятия һәм башкалар.
Иң күп үлемнәр
"Idel.Реалии" анализлаган мәгълүматларга караганда, 2024 елның октябре пикка әверелгән — ул айда тумышы белән Татарстаннан булган 360 кешенең сугышта үлүе расланган. Бу санны бер айдагы 31 көнгә бүлгәндә, тәүлеккә уртача 11,45 кеше туры килә. Чыгышы белән Татарстаннан булучыларның сугыштагы барлык үлемнәренең диярлек яртысы нәкъ 2024 елга туры килә. Аларның зур өлеше нәкъ менә шул елның көзендә һәлак булган.
Шул ук вакытта бу исемнәрнең күпчелеге һәлак булучылар исемлегенә 2025 елда гына кертелгән, чөнки алар озак вакыт хәбәрсез югалганнар дип саналган. Бу аерма (ягъни үлем вакыты белән исемлеккә кертү арасындагы вакыт) уртача 6 айдан 12 айга кадәр җитә.
Украинагы сугышта һәлак булучылар саны белән Татарстан һаман да лидерларның берсе булып кала. "Idel.Реалии" исәпләвенчә, 2022 елның 24 февраленнән башлап республикадан ким дигәндә 7 237 кеше һәлак булган. "Медиазона" һәм "Би-би-си"ның урыс хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстанны бары тик күрше Башкортстан гына узып китә.
2024 елда Татарстаннан Русия Саклану министрлыгы белән 12 меңнән артык кеше контракт төзегән. Бу хакта элегрәк Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу пункты башлыгы Андрей Козлов хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, план 7 процентка арттырып үтәлгән.
Үткән елның июль уртасында Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов якынча 45 000 татарстанлы Украинадагы сугышта катнаша яки катнашты дип белдергән иде.
Элегрәк — 2025 елның март аенда — Миңнеханов Владимир Путин белән очрашуда республикадан Украинага җибәрелгән контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр саны 38 169 кеше дип сөйләгән иде.
— МХО (Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай дип атый - ред.) башланганнан бирле контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр саны — 38 169 кеше. Гомумән, узган ел өчен контрактчылар, ярдәм күрсәтүчеләр, эшләүчеләр — 12 951 [кеше] планлы күрсәткечләр арттырылып үтәлде. Быел да планны арттырып үтәп барабыз, пландагы биремнәрне башкарабыз, диде Миңнеханов.
Мәкаләнең оригиналы - Idel.Реалии.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум