Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстан идарәсе тумышы белән Уфадан булган 22 яшьлек егетне тоткарлаган
Башинформ ФСБ матбугат үзәгенә сылтанып язуынча, уфалы Telegram-да бер зат белән язышкан. Әлеге зат егеткә трансформатор подстанциясенә ут төртү һәм шуны дәлилләп видеога төшергәне өчен матди файда буларак 23 мең сум вәгъдә иткән. Диверсиягә әзерләнгәндә егет тоткарланган һәм аңа каршы җинаять эше ачылган, диелә.
Элегрәк Башкортстан югары мәхкәмәсе Уфадан 31 яшьлек ир-атны диверсия әзерләүдә гаепләп 22 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аны тимер юлны шартлатырга планлаштыруда гаепле дип таптылар.
Тикшерү белдерүенчә, ул 2023 елда Украина саклану министрлыгының күзләү хезмәткәре билгесез шәхесе тарафыннан оештырылган төркемгә кергән. Андагы җитәкче кушуы белән Уфадагы тимер юл күпере янындагы урынны күзәткән һәм яшерен урыннарыннан шартлаткыч матдәләре алган. Шулай ук аңа шартлаткыч ясау һәм диверсия үткәрү, шул исәптән тимер юл полотносын шартлату буенча күрсәтмәләр дә җибәрелгән һәм аны ФСБның Башкортстан бүлеге егетне тоткарлаган, диелде Башкортстан мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат үзәге хәбәрендә.
- 2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум