Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казансу ярындагы элекке татар училищиесы бинасын һәйкәлләр реестрыннан чыгарачаклар


Актта әйтелгәнчә, элекке татар мәктәбе бинасын яңадан торгызу мөмкин түгел, чөнки аның аерым тарихи-мәдәни әһәмияте юк, шулай ук бина турында кирәкле фәнни мәгълүматлар да сакланмаган

Казанда "Бишбалта бистәсендәге 2нче урыс-татар училищиесы" дип аталган мәдәни мирас объекты Русия һәйкәлләренең бердәм дәүләт реестрына кертелмәячәк. Моңа кагылышлы акт Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында чыкты. 1880нче еллар ахырында төзелгән ике катлы бина Казансу елгасының уң ярында, Олы урам белән Карел урамы чатында урнашкан. Ул соңгы эклектика чорындагы "кирпеч" стильдә салынган.

Әлеге бина өлешчә сүтелеп, төзелеш материллары булак таралып бетү һәм озак еллар караусыз калу нәтиҗәсендә, бөтенлеген югалткан, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр. "2025 елның декабрендә бинаны карау вакытында объектның харабә хәлендә булуы ачыкланды: кат аралары, түбәсе, күтәреп торучы диварларның бер өлеше юкка чыккан", — диелә документларда.

Бишбалта бистәсендәге татар училищисесына 1878 елда нигез салынган, шәһәр җәмәгать идарәсе акчасына тотылган. Уку курсын бер укытучы — Татар укытучылар училищесын тәмамлаган белгеч алып барган, дини нигезләрне мәхәллә мулласы укыткан. Урыс-татар училищесының бурычы мөселман мохитеннән чыккан балаларны урысча сөйләшергә өйрәтү, шулай ук арифметика һәм тарих буенча башлангыч белем бирү булган.

Еллар узу белән укучылар саны 23тән 47гә кадәр арткан. 1915 елда мәктәпнең багучысы булып танылган сәүдәгәр Габдулла Апанаев билгеләнгән. 1922 елда, тугызъеллыкка әйләнгәннән соң, мәктәп күчеп киткән, ә бина торак йорт итеп файдаланыла башлаган. Соңрак анда икмәк пешерү урыны — икмәкханә урнашкан.

Актта әйтелгәнчә, элекке татар мәктәбе бинасын яңадан торгызу мөмкин түгел, чөнки аның аерым тарихи-мәдәни әһәмияте юк, шулай ук бина турында кирәкле фәнни мәгълүматлар да сакланмаган.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG