Иранда хакимияттәге клерикаль режимга каршы барган хәзерге протестлар моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә иреште. Хакимият исә аларга тагын да кырысрак репрессияләр белән җавап бирә. Илнең 86 яшьлек югары рухание аятулла Али Хаменеи һәм аның тирәдәгеләр барган вакыйгаларда Ислам республикасы һәм үзләренең шәхси тормышларының яшәешенә турыдан-туры янау күрә, шуңа күрә тупас көч куллануга мөрәҗәгать итә.
Аятуллаларның 47 еллык хакимиятеннән соң, күренеп тора ки ил халкының күпчелеге хакимият аларны алдады дигән нәтиҗәгә килгән. Иранда протеста катнашучыларның күпчелеге 1979 елда Иран шаһы Мөхәммәд Реза Пәһләви бәреп төшерелгән кебек үк, бу юлы да хөкүмәтнең егылуын теләсә дә, өметләр акланмаска да мөмкин. Күп аналитиклар фикеренчә, әгәр дә вазгыятькә турыдан-туры куәтле тышкы көчләр, иң беренче чиратта АКШ катнашмаса, Тәһрандагы режим, мөгаен, күтәрелешне бастырачак.
Кичә кич AFP Фарсы култыгының өч иле "төбәктә җитди тетрәнүләр" килеп чыгу куркынычы сәбәпле, АКШ президенты Доналд Трампны Иранга һөҗүм итмәскә күндергән дип хәбәр итте. Басма бу хакта Согуд Гарәбстаны югары түрәсенә сылтанып язды.
Журналистлар белән сөйләшкән түрә сүзләренчә, әлеге илләр Трампны күндерү өчен дипломатик тырышлык күрсәткән һәм "Иранга үзенең яхшы ниятләрен күрсәтү өчен мөмкинлек бирү"не сораган. Рәсми вәкил әйтүенчә, хәзер "ышанычны ныгыту һәм уңай карашны саклау эше дәвам итә".
Протестлар ни өчен башланды?
Иранда хөкүмәткә каршы протест чаралары узган ел ахырыннан бирле дәвам итә. Алар 28 декабрьдә — иран риалының кискен очсызлануы һәм инфляциянең тиз үсеше сәбәпле башланды. Халык бәя артуга канәгатьсезлек белдереп урамнарга чыкты. Көннән-көн протестларда катнашучылар арта барды.
Протестлар барышында хакимият илдә интернетка керүне тулысынча өзде, шуңа күрә Ираннан килеп ирешкән протестлар һәм баш күтәрүчеләр арасындагы корбаннар саны турындагы мәгълүмат бик чикле һәм каршылыклы. Шул ук вакытта протестта катнашучылар Starlink системасы аша бушлай интернетка керү мөмкинлеге тудырган өчен Доналд Трампка һәм Илон Маскка рәхмәт белдерә.
14 гыйнварда Иранда протестлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 2571 кешегә җитүе турында хәбәрләр чыкты. Бу хакта АКШта урнашкан бәйсез кеше хокукларын яклау оешмасы HRANA хәбәр итә. Һәлак булучыларның 2403е — протестта катнашучылар, алар арасында 18 яшькә кадәрге 12 кеше бар. HRANA язганча, шулай ук иминлек көчләре хезмәткәре һәм хөкүмәт тарафдарларыннан 147 кеше, шулай ук протестларда катнашмаган тагын тугыз кеше дә һәлак булган.
Кеше хокукларын яклау оешмалары, шул исәптән Норвегиядә урнашкан Iran Human Rights, үз чыганакларына сылтама ясап, 14 гыйнварда Иранда баш күтәрүдә катнашкан беренче кешенең җәзалап үтерелүгә хөкем иителүен хәбәр итте. Бу "Аллаһка каршы сугыш алып бару"да гаепләнгән 26 яшьлек Эрфан Солтани. Кайбер төркемнәр фикеренчә, һәлак булучыларның чын саны, ихтимал, берничә тапкыр күбрәк.
АКШ президенты Доналд Трамп бу 13 гыйнварда ираннарны бөтен ил буйлап протестларны дәвам итәргә чакырды. Ул "ярдәм инде юлда" дип белдерде, әмма нечкәлекләрен ачыкламады. Шулай ук Трамп "протестчыларны мәгънәсез рәвештә үтерүләр туктатылганчы" Иран хакимияте вәкилләре белән барлык очрашуларны да кире кагуын әйтте.
"Иран патриотлары, ПРОТЕСТЛАРНЫ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ — ҮЗ ОЕШМАЛАРЫГЫЗНЫ ЯУЛАГЫЗ!!! …", дип язды ул Truth Social социаль челтәрендә.
Элегрәк АКШ хакимияте Америка Кушма Штатлары ватандашларын Ираннан китәргә чакырды. Медиалар хәбәр итүенчә, Трамп хакимияте хәзер Иранга каршы хәрби дә, хәрби булмаган да чараларны карый. АКШ президенты шулай ук Иран белән сәүдә алып баручы илләргә карата 25 процент күләмендә Америка җыемнары кертү турында игълан иткән иде.
Бүгенге көндә Иранның иң эре сәүдә хезмәттәше булып Кытай кала, ә үзара тауар әйләнеше күләме белән аннан соң Гыйрак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Һиндстан килә.
Шул ук вакытта, Bloomberg агентлыгы язуынча, мәсәлән Дәһлинең Русия нефте сатып алуын дәвам итүе сәбәпле, барлык Һиндстан тауарларына 50 процент күләмендәге Америка импорт пошлиналары белән салым салына. 14 гыйнварда нәкъ менә шул сәбәпле, моңа кадәр Иранда кулланыла торган дөгенең 50 проценттан артыгын җибәреп килгән Һиндстан, әлеге тәэминатны бер мизгелдә туктатуы билгеле булды. Мондый адым Иран халкының күпчелеге өчен көндәлек ризык булып торган дөгегә бәяләрнең кискен артуына китерәчәк яисә аны бөтенләй дә сатып алудан мәхрүм булачаклар.
Bloomberg язуынча, яңа өстәмә җыемнар шулай ук Доналд Трамп узган ел ахырында Кытай рәисе Си Цзиньпин белән төзегән сәүдә өлкәсендәге сөйләшүләрне да юк итәргә һәм аның Пекинга планлаштырылган сәфәрен өзәргә мөмкин. Кытай инде Трампның янауларын "мәҗбүр итү" дип атады һәм үзенең сәүдә мәнфәгатьләрен яклау өчен җавап чаралары күрергә әзер булуын белдерде.
Ирандагы күтәрелеш халыкның хакимияткә карата никадәр зур дәрәҗәдә канәгатьсез булуын күрсәтә. Хәтта әгәр дә рәсми Тәһран хәзерге этапта вакытлыча җиңүгә ирешсә дә, озак вакытлы перспективада ул бу канәгатьсезлекне бастырып тота алмаячак. Мондый фикерне АКШта урнашкан "Халыкара кризислар төркеме" тикшеренү үзәгендә эшләүче иран белгече Али Ваэз да белдерә. Ул The New York Times басмасына биргән әңгәмәсендә болай диде.
Иран халкының ачуы беркая да юкка чыкмаячак
"Режим үзенең яшәешенә куркыныч янавын тоеп, кешеләргә каршы тимер таяк кулланды, шуңа күрә мин хәзерге раунд мөгаен, тәмамланды дип саныйм. Әмма бу режим канәгатьсезлекнең төп сәбәпләрен бетерә алмый, ә бары тик бастыра гына, шуңа күрә ул дәүләт белән җәмгыять арасындагы чираттагы каршылыкка кадәр вакыт отарга гына тырыша. Иран халкының ачуы беркая да юкка чыкмаячак".
Ирандагы вазгыятьне үзгәртергә мөмкин булган фаразлап булмаслык факторларның берсе, соңгы вакытта гадәттәгечә, Доналд Трамп булып кала. Америкадагы "Демократияләрне яклау фонды" институтының өлкән киңәшчесе, аналитик Ричард Голдберг Азатлык радиосының урыс хезмәтенә биргән әңгәмәсендә АКШ президентының үзе билгеләгән "кызыл сызыклар"ның үтәлешенә һәрвакыт бик җитди каравын билгеләп үтә:
"Трамп Иран шәһәрләре урамнарында без күргән мондый массакүләм үтерүләрнең кабул ителмәвен ачык итеп әйтте һәм режимга каршы кырыс җавап чаралары күрәчәген белдерде. Ул шулай ук без барыбыз да күргәнне күрә: Тәһрандагы режим чыннан да упкын чигендә тора. Бу — потенциаль рәвештә тарихи мизгел. Бу Президент сайлауларында тавыш санау белән канәгать булмау нәтиҗәсендә чыккан протестлар, ул шулай ук "яшел инкыйлаб" буларак та билгеле. да, 2019 елның азагында Иранның берничә шәһәрендә сәяси таләпләр белән протестлар башланды. Канәгатьсезлек беренче чиратта ягулыкка бәя артуга бәйле иде. да, 2022 елның сентябрендә Иранда Махса Әмини үлеменнән соң протестлар башланды. Кызны хиҗабын тиешенчә кимәве өчен Тәһранда әхлак полициясе тоткарлады. Полиция бүлекчәсеннән аны хастаханәгә озаттылар, берничә көннән соң Әмини үлде.да түгел. Бу — режим аеруча нык курыккан хәл. Кешеләр урамнарга чыгуын дәвам итә, алар хәзерге хакимияттән гарык".
Аларның максаты — Тәһрандагы режимны какшату яки ким дигәндә бик нык көчсезләндерү булачак
Минемчә, Трамп инде гамәл кылуга күчә башлады, иң элек икътисади һәм дипломатик өлкәләрдән, ягъни Иран белән бизнес алып баручы барлык дәүләтләр өчен 25 процентлык яңа пошлиналар кертү турында игълан итте. Трампны белгәнгә күрә, АКШ президенты кулында инде эшләнгән кыю план булмаса, мондый белдерүләр ясар иде дип ышанмыйм. Минем фаразымча, без АКШның Иранга каршы киберһөҗүмнәр һәм хәрби гамәлләрне берләштергән чараларын күрәчәкбез. Әлегә безгә билгеле булмаган төрле яшерен чаралар да башланырга мөмкин. Аларның максаты — Тәһрандагы режимны какшату яки ким дигәндә бик нык көчсезләндерү булачак.
Американың хәрби һава көчләре Иран саклану куәтен күп тапкырлар узып китә. Иранда бүгенгә кадәр АКШ хәрби һава көчләренә яисә хәрби диңгез авиациясенә каршы тора алырлык һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) юк. АКШның җир өсте һәдәфләрен юк итү чаралары, ерак радиуслы хәрби очкычлар бар — моңа бөек аятулла Али Хаменеи узган елның июнендә үк инанды. Шартлаганчыга кадәр кемдер якынлашканын да, нидер юк ителгәнен дә ул белми калачак", диде Голдберг.
Иран ислам республикасы хәзер көчле эчке һәм тышкы басым астында, әмма аның ахыры җимерелү белән тәмамланачак дип саный Бәһрәйнда урнашкан Фарсы култыгының Гарәп дәүләтләре институтындагы иран белгече Али Альфонех. Аның сүзләренчә, Тәһрандагы режим көрчеккә терәлүгә якынлаша.
"Али Хаменеи алдында Доналд Трампка бирешүнең ике генә юлы бар: "Венесуэла үрнәге" һәм тиз арада аска тәгәрәү, элитаның дезертирлыгы, кораллы көчләрнең көчсезләенүе һәм ахыр чиктә җимерелү. Протестлар, күренгәнчә, инде барлык социаль катламнарны уратып алды, шул ук авыл һәм шәһәрләрдәге мохтаҗларны, кыен хәлдә калган шәһәрдәге урта катламны һәм хәтта традицион рәвештә режимга сабыр булган "базар" катламын да. Алар да хәзер иран риалының арзанаюына каршы баш күтәрә.
—АКШ президенты баш күтәрүнең бер символына әйләнмиме?
Мин әле АКШның Иранга каршы хәрби операциягә 100% әзерләнү билгеләрен күрмим
— Минемчә, Трампның позициясе хәзерге вакытта күпчелек ираннарның позициясеннән артык аерылмый: ул кем җиңәчәген көтеп торырга һәм аннан соң җиңүчегә яклау белдерү яклы. Моннан тыш, Венесуэла мисалы безгә күрсәтә ки, АКШ президенты режимны фундаменталь үзгәртүне беренче чиратта мөһим дип санамый һәм системлы реформаларсыз гына рәсми җитәкче алышынуга канәгать кала ала.
Мин әле АКШның Иранга каршы хәрби операциягә 100% әзерләнү билгеләрен күрмим. Әмма әгәр АКШ аның сәяси җитәкчелегенә һөҗүм ясаса яисә режимның репрессив институтларын шактый көчсезләндерсә, Тәһран, мөгаен, төбәктәге энергетика инфраструктурасына һөҗүм белән җавап бирер, бу исә Тәһрандагы хакимият җимерелсә, ул бөтен күрше илләрне дә җимерергә ниятли дигән белдерү булачак. Бу очракта нефть бәяләре һәм гомумән бөтен дөнья икътисады белән ни булачагын фаразларга гына кала", — дип кисәтә Али Альфонех.
13 гыйнварда АКШ Якын Көнчыгыштагы хәрби ныгытмаларыннан үз гаскәрләренең бер өлешен чыгара башлады. Шуларның берсе Катарда урнашкан Якын Көнчыгыштагы иң эре "Аль-Удейд" ныгытмасы.
Шул ук вакытта, Пентагон чыганаклары ассызыклавынча, сүз "эвакуация турында түгел, ә эш режимын үзгәртү" турында бара. Politico басмасы элек хәбәр иткәнчә, әгәр АКШ Иранга каршы хәрби чаралар башласа, илнең үз ПВО чаралары хәрбиләрне яклау өчен җитмәскә мөмкин.
Мәкаләнең оригиналы: "Радио Свобода"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум