Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня башлыгы улы кортежы белән бәйле юл казасында бер кеше һәлак булган


Адам (с) һәм Рамзан Кадыровлар
Адам (с) һәм Рамзан Кадыровлар

Адам Кадыров кортежы белән булган юл казасында бер кеше һәлак булган, дүрт кеше (шул исәптән Адам үзе дә) җәрәхәтләнгән. Шулай ук Грозныйдагы хастаханәгә "20гә якын кеше" китерелгән дип сөйләгән Кавказ.Реалии редакциясенә төбәктәге чыганак.

Юл казасында һәлак булган кеше турында Кавказ.Реалии-га мәгълүматның ышанычлы чыганактан булуын әйтеп, NIYSO оппозиция хәрәкәте вәкиле сөйләгән.

"Ләкин сүз икенче машинаның йөртүчесе турындамы, яисә кортеждагы кеше турындамы — әлегә төгәл әйтә алмыйбыз", дигән.

"Новая газета Европа" язуынча, каза нәтиҗәсендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улы Адамның кортежындагы машина бәргән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган. Басма мәгълүматларынча, юл-транспорт фаҗигасе "кортежның беренче машинасы йөртүчесе юл кисешендә светофорның кызыл утына да игътибар итмәү сәбәпле" килеп чыккан.

Журналистлар үз чыганакларына сылтанып язуынча, руль артында Апти Ирасханов (республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Аслан Ирасхановның туганнан туганы) булган. Ул Адам Кадыровның сак хезмәте җитәкчесе. Машинада тагын ике сакчы да булган, аларны да хастаханәгә озатканнар. Ирасхановның җәрәхәтләре җитди — муен тирәсе сынган, калган сакчыларда ми селкенүе һәм төрле җәрәхәтләр.

Кавказ.Реалии редакциясе чыганаклары әйтүенчә, хастаханәгә тагын якынча 20 кеше китерелгән.

"Гомумән алганда 18–20 кешене алып килгәннәр, күбесенчә алар Адамның кортежыннан булган. Берсендә дә җитди җәрәхәтләр булмаган, иртәнгә хастаханәдә аларның берсе дә калмаган", диелә.

"ВЧК ОГПУ" проекты хәбәр итүенчә, Мәскәүгә җибәрелгән Адам Кадыров Боткински хастаханәсендә ята һәм аның хәле авыр.

  • Кавказ.Реалии сайты хәбәр итүенчә, 16 гыйнварда Чечня башлыгының улы Адам Кадыров юл-транспорт казасыннан соң Грозныйдагы республика хастаханәсенә китерелгән. Соңрак, төн уртасында, аны очкыч белән Мәскәүгә күчергәннәр.
  • Рамзан Кадыровның Телеграм-каналында, аварияне яшерү турындагы хәбәрләр фонында, Адамның республика куәт оешмалары командирлары белән киңәшмәсе һәм аңа чираттагы медаль тапшырылуы турында пост чыкты. Әмма видео элек яздырылган материал булып чыккан.
  • 2023 елны Адам Кадыров СИЗОда Никита Журавель исемле токынны кыйнап танылган иде. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыкты. Журавель Коръәнне яндыруда гаепләнде.
  • Чечнядагы шушы хәлләргә Татарстан депутаты Азат Хамаев тәнкыйть сүзе әйтеп караган иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны "депутатның шәхси фикере" дип тамгалагач, Хамаев "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде һәм аны социаль челтәрләреннән алып ташлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG