Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камадагы лицейда укучы бала җыештыручыга пычак белән һөҗүм иткән. Ниләр билгеле


Түбән Камадагы 37нче лицей янында
Түбән Камадагы 37нче лицей янында

Түбән Камада лицейга һөҗүм иткән үсмер — җиденче сыйныф укучысы, дип хәбәр итте шәһәр мэры. Аның сүзләренчә, укучылар зыян күрмәгән.

22 гыйнвар иртәнге 9лар тирәсендә Түбән Камадагы 37нче күп профильле лицейның җиденче сыйныф укучысы җыештыручы хатын-кызга пычак белән һөҗүм итеп, аның кулын яралаган. Укучыларга зыян килмәгән. Бу хакта рәсмиләр хәбәр итте.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев язуынча, ул "пычак белән һөҗүм итеп, җыештыручы хатын-кызның кулын яралаган".

— Аның гомеренә куркыныч янамый, барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Эчке эшләр оешмалары һәм Росгвардия хезмәткәрләре көче белән һөҗүм итүче тоткарланды, аның белән эш алып барыла, ата-аналары мәктәпкә чакырылды. Барлык укучылар да эвакуацияләнде, аларның берсе дә зыян күрмәде, — дип китерә Беляев сүзләрен җирле медиа.

Шулай ук мэр белдерүенчә, "беренчел мәгълүматларга караганда, үсмер өч петарда шартлаткан, аннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм яшеренгән, соңыннан ул тоткарланган".

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгында белдерүенчә, полициягә һөҗүм турында хәбәр иртәнге 9 тулганда килгән. Һөҗүм итүчене Росгвардия хезмәткәрләре тоткарланган, балага 13 яшь.

Бизнес Онлайн басмасы үз чыганагына сылтанып язуынча, һөҗүм итүче укучының куллары яраланган, ул хастаханәгә китерелгән.

Baza Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, тоткарлау вакытында үсмердән пычак, битлек һәм тактик перчаткалар алынган. Басма мәгълүматларына караганда, үсмер "тематик чатларда мәктәпкә һөҗүм планы турында фикер алышкан".

"Аның язышуларыннан күренгәнчә, ул алдан ук әзерләнгән: кирәкле атрибутика тапкан, шуларны тагып фотога төшкән. Шулай ук ул сыйныфташларына мәктәпләргә һөҗүмнәр турында видеолар җибәргән һәм динне мыскыл иткән", — дип язган Baza.

Mash исә һөҗүм алдыннан үсмернең "битлек һәм пычак белән берничә фото ясап, аларны сыйныфташлары чатына җибәрүен" өсти. Басма мәгълүматларына караганда, укучы "лицейга килгән, аны туктатырга тырышкан җыештыручыга юлыккан һәм сигнал пистолетыннан аткан, аннан соң 53 яшьлек Алсу А.ның кулын яралаган". Ату нәтиҗәсендә һөҗүм итүченең үзенең дә яралары бар, дип яза Mash.

Mash версиясенә караганда, мәктәпкә һөҗүмнең алдан фаразланган сәбәбе — буллинг, әмма мәгълүмат чыганагы күрсәтелми. Басма язуынча, үсмерне "артык гәүдә авырлыгы өчен башка лицей укучылары мыскыл иткән". "Егет үзен яклый алган һәм үзе дә җавап итеп кушаматлар тагып, кимсеткән", — дип ачыклый Mash.

Куәт оешмаларына якын SHOT Telegram-каналы исә башка мәгълүмат китерә. Янәсе, үсмер "якын дустының үлемен авыр кичергән" булырга мөмкин.

"Ике көн элек һөҗүм итүче белән бер параллельдә укыган кыз түбәдә TikTok видеолары төшергәндә егылып төшкән. Бу хакта SHOTка лицей укучылары сөйләгән. Кичә укучы кызны җирләгәннәр. Башка үсмерләр сүзләренчә, һөҗүм итүченең дуслары аз булган, ә тиктокчы кыз — ул аралашкан санаулы кешеләренең берсе. 20 гыйнварда кыз Төзүчеләр урамындагы йорт түбәсеннән егылып төшкән", — дип хәбәр итә басма.

Тикшерү комитетында үсмернең хастаханәгә китерелүен әйткәннәр. Русия Җинаять кодексының 30нчы маддәсе 3нче өлеше, 105нче маддәсе 1нче өлеше ("үтерергә омтылу") һәм 293нче маддәсе 1нче өлеше ("ваеымсызлык") нигезендә җинаять эше кузгатылган.

"Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйга урынын карый. Булган хәлнең барлык шартларын тикшерә", — дип белдергәннәр Тикшерү комитетында.

Үз чиратында, Татарстан прокуратурасы "мәгариф турындагы канун таләпләренең лицейда үтәлешен тикшерә" дип хәбәр итте.

"Шулай ук күзәтчелек оешмасы балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау системасы органнары эшчәнлегенә бәя бирәчәк. Нигезләр булса, прокурорлык чаралары күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк", — диләр ТР прокуратурасында.

  • 2021 елның 11 маенда Казандагы гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG