Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинга карата утырыш 29 гыйнвар көнне Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә узган һәм аны тагын ике айга сак астында калдырганнар.
Шулай ук Муллинга яңа эпизод өстәлгән. Әлеге эш "СОлНЦе" мәктәбе белән бәйле.
Билгеле булганча, әлеге мәктәпнең мөдире Павел Шмаков Мәскәү тарафыннан милли мәгарифкә басым башлангач татар телен мәктәпләрдә саклап калу өчен актив көрәшүчеләрнең берсе булды. 2019 елның җәендә ул мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны калдыруны сорап, Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.
Тикшерү белдерүенчә, Муллин Түбән Камада әлеге "СОлНЦе" мәктәбенә канунсыз муниципаль бина биргән һәм мәктәп укытучыларын муниципаль вазифаларга эшкә урнаштырган. "Бизнес Онлайн" язуынча, мәхкәмәдә нечкәлекләр китерелмәгән, әмма зыян күләме 10 миллион сум дип бәяләнә.
Хәзер Муллинга карата ике җинаять эше ачылган - "Ялган юл белән акча үзләштерү" һәм "Вазифаи вәкаләтләрен арттыру".
Билгеле булганча, Муллинны яңа контрактчыларны Украинадагы сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерүдә шикләнәләр. Җинаять эшендә күрсәтелгән зыян күләме 30 млн сум дип исәпләнә. Хәзер сорау алуга 275 хәрбине чакырмакчылар. Муллинга 10 елга кадәр төрмә яный.
Муллин үзе гаебен танымый. Басма язуынча, ул мәхкәмәдә җинаять буларак бәяләнерлек бернинди гамәл кылмавын әйткән.
- Рамил Муллин Түбән Каманы 2022 елдан җитәкләде. Быел апрель аенда эштән китте. Аңа кадәр Мөслим районы башлыгы иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум