Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубыл мәхкәмәсе "Мирас" татар оешмасына 300 мең сум штраф саган

Тубылда "Мирас" иҗтимагый оешмасы төзегән "Искер" мемориаль комплексы
Тубылда "Мирас" иҗтимагый оешмасы төзегән "Искер" мемориаль комплексы

Мәхкәмә белдерүенчә, оешма җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова социаль челтәрләрдә "милләтара нәфрәт" уятырлык постлар калдырган.

Төмән өлкәсе Тубыл шәһәр мәхкәмәсе "Мирас" Төмән өлкәсе төбәк татар иҗтимагый оешмасын милләтара нәфрәт уяту маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тарткан. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасына караганда, оешмага 300 мең сум күләмендә штраф салу карары чыккан. Мәхкәмә утырышы 28 гыйнварда булган, сайтка карар 3 февральдә урнаштырылган. Аны 10 көн эчендә шикаять итәргә мөмкин.

Мәхкәмә карарына күрә, "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова социаль челтәрләрдә урнаштырган язмаларда һәм материалларда җәмгыятьнең аерым төркемнәренә карата кимсетүче, нәфрәт һәм дошманлык уятучы фикерләр булган. Әлеге гамәлләр Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе – нәфрәт яки дошманлык уяту – нигезендә бәяләнгән.

Мәхкәмә материалларында күрсәтелгәнчә, бәхәсле язмалар интернетта ачык рәвештә урнаштырылган, ә аларның эчтәлеге тарихи темаларга кагылышлы булса да, эксперт бәяләмәсенә ярашлы, аерым милләт вәкилләренә карата тискәре мәгънәдә кабул ителерлек формулировкалар кулланылган.

Документта әйтелгәнчә, Шәмсетдинова "Мирас" исеменнән мәхкәмә эшендә катнашырга теләмәгән, чөнки 2025 елның 4 декабреннән аның җитәкчесе булып тормавын белдергән.

Мәхкәмә шулай ук Луиза Шәмсетдинова язмаларны шәхси сәхифәсендә урнаштыруына карамастан, ул әлеге чорда "Мирас" оешмасының җитәкчесе буларак чыгыш ясаган, ә биттә оешма исеме күрсәтелгән булган, дип әйтелә. Шуңа күрә мәхкәмә әлеге гамәлләрне оешма эшчәнлеге белән бәйле дип тапкан.

Моннан тыш, эш материалларында "Мирас" исеменә бәйле рәвештә тарихи-мемориаль комплекс җирлегендә урнаштырылган монументаль объект та телгә алына. Мәхкәмә әлеге объектны административ хокук бозу коралы дип танып, аны дәүләт файдасына конфискацияләү турында карар чыгарган.

Сүз Сүзге ханбикәгә ясалган һәйкәл турында барырга мөмкин.
Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәсенә әзер, ләкин урнаштырылмаган һәйкәлне Тубылдагы "Искер" мемориаль комплексыннан былтыр 30 июль төнлә машинага салып алып киттеләр. Шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез.

"Мирас" оешмасы вәкилләре һәм яклау ягы мәхкәмәдә гаепләү белән килешмәвен белдергән. Алар сүзләренчә, язмалар шәхси фикер буларак урнаштырылган, ә эксперт тикшерүләре шикле тоела. Шулай да мәхкәмә бу дәлилләрне кабул итмәгән.

Карар әлегә законлы көченә кермәгән. Ул 10 көн эчендә Төмән өлкә мәхкәмәсенә шикаять ителергә мөмкин.

"Мирас" оешмасыга кагылышлы тагын бер эш Төбән Арбитраж мәхкәмәсендә карала. Төмән өлкәсе хакимияте Себер татарларының "Искер" тарихи комплексы корылмаларын, шул исәптән Күчем хан исемендәге мәчетне сүттерүне таләп итә. Рәсмиләр моны төзелеш һәм файдалану кагыйдәләрен бозу белән аңлата. Мәхкәмәнең чираттагы утырышы 6 мартка билгеләнгән.

2025 елның октябрендә Тубыл шәһәр мәхкәмәсе Шәмсетдинованың үзен милләтара нәфрәт кузгату административ маддәсе буенча гаепле дип тапты. Тубыл районара прокуратура тикшерүе Шәмсетдинованың "ВКонтакте"дагы битендә даими рәвештә провокацион язмалар урнаштыруын, "Себернең Русия дәүләтенә кушылу процессы, аны үзләштерүчеләр, шул исәптән Ермак һәм аның көрәштәшләренә карата нәфрәт уятуын" ачыклаган. Мәхкәмә, шулай ук, Сүзге һәйкәле куелу "2025 елның җәендә матбугатта киң җәмәгать яңгырашы һәм милләтара киеренкелек тудырды" дип бәяләгән. Нәтиҗәдә Шәмсетдиновага 17,5 мең сум административ штраф салынган, ә сын дәүләт кеременә алынды. Әмма апелляция мәхкәмәсе һәйкәлне хуҗасына — "Мирас"ка кире кайтару турында карар чыгарды.

Луиза Шәмсетдинова 20 ел эчендә 40тан артык мәхкәмә узуын белдерде: "Гел көрәш булды: йә җир бирмиләр, йә юлны казыйлар, йә сүттерәләр". Аның фикеренчә, татар җәмәгатьчеләрен ясалма рәвештә "экстремистлар һәм сепаратистлар" итеп күрсәтергә тырышалар.

"Искер" тарихи-мемориаль үзәге игътибар үзәгенә былтыр җәй эләкте — XV халыкара "Искер-җыен" фестивале алдыннан комплекс җирлегеннән Сүзге ханбикәгә коелган өч метрле бронз һәйкәлен алып киттеләр. Ул — Себер ханлыгы идарәчесе Күчем ханның хатыны, Себерне яулап алучы атаман Ермакка каршы торган тарихи шәхес.

Һәйкәлне тантаналы рәвештә августта куярга җыенганнар иде. Июльдә бу идеягә Z-активистлар, урыс милләтчеләре каршы чыга башлады. Коррпуциягә каршы дәүләт комитеты рәисе, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов моны тарихи "экстремизм" дип бәяләде.

Ул һәйкәл куюның артында "куркыныч милләтчелек" күрә, чөнки Күчем хан "Русь дошманы булган" ди. Активист һәйкәл куюны "дошманнарның Русияне таркатуга юнәлтелгән эше" дип саный.

Русия думасы депутаты Сергей Миронов Төмән өлкәсе прокурорыннан Сүзгегә һәйкәл куючыларны тикшерүне сораган. Икенче бер депутат Михаил Матвеев һәйкәл куюны провокация дип атады.

Бу темага "Бесогон" тапшыруында режиссер, Путин кешесе Никита Михалков та фикерен белдерде.

Вконтакте, Телеграмда башка урыс милләтчеләре дә боларны күтәреп алды һәм июль дәвамында бик күп каршы фикерләр әйтелде.

Хәтта кайбер татар җәмәгать эшлеклеләре дә Луиза Шәмсетдинованы һәйкәлне үз белдеге белән куйган дип гаепләделәр.

Әлеге вакытта Шәмсетдинованың Вконтактедагы сәхифәсендә аның "Мирас"ны җитәкләве күренми, постларына фикер калдыру мөмкинленге шулай ук бетерелгән.

Белешмә: Искер җире

Искер шәһәре Тубылдан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә.

Гасырлар уза, вакыт үзенекен итә, шәһәр булган урынның күп өлеше су астында кала. Шулай итеп, шәһәр дә, аның урыны да юкка чыга.

Гасырлар узса да, "Искер" халык күңелендә югалмый. Узган гасыр ахырында һәм бу гасыр башында Төмән өлкәсенең кайбер татар оешмалары Русия хөкүмәте алдында Искер шәһәре булган җирне тарихи һәйкәл буларак саклап калу тәкъдиме белән чыга. Әмма тәкъдим дәүләт ягыннан яклау тапмый, ул бернинди дәүләт програмына да кертелми.

Искерне тергезү эшенә Төмән өлкәсенең "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы алына. Әлеге оешма тырышлыгы белән 2008 елдан башлап Тубыл шәһәренән 18 чакрым ераклыкта, элек Искер шәһәре булган җирлектә "Искер-җыен" фестивале үткәрелә башлый. Фестиваль кыска вакыт эчендә халыкара дәрәҗәгә күтәрелә, катнашучылар Төмән өлкәсеннән генә түгел, Татарстан, Себер төбәкләре һәм Казакъстаннан да килә. Искердә кунакханә, чәйханә, төрбә, истәлекле билге кергән хан комплексы, мәчет һәм тагын берничә бина салу күздә тотылды һәм аларның кайберләрендә төзелеш алып барылды.

Искер җире федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас статусында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG