Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә эшли

Күргәзмәдә
Күргәзмәдә

"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә бер атна элек "Әпипә" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Госманлы империясенең тарихи банк бинасында Salt Galata-да урнашкан. Күргәзмә 1950 еллар башында Төркиягә Кытайдан килеп урнашучы татар мөһаҗирләре турында сөйли. Кем алар, ни өчен Кытайдан килгәннәр, нинди юллар кичкән алар, нинди югалтулар кичергәннәр, монда, Төркиягә килеп, бәхет тапканнармы?

Күргәзмәгә килеп керү белән карлы тауларны хәтерләткән кәгазь өемнәренә тап буласың. Бу себер урманарын, тауларын, сикәлтәле юлны хәтерләтә, юл буеннан атлаганда татар чүәкләре, сандык, чемодан, тимер кашыклар, Тукай рәсеме, самовар, гармун, китаплар, йөк машинасын очратасың… Ачык чемоданында — татар сүзлеге. Анда татар мөһаҗирләренең тормышын тасвирлаган сүзләр чыга: хәят, йөрәк, туфрак, эмигрант, җирсү, сагыш, юл.

Күргәзмәдәге әйберләр
Күргәзмәдәге әйберләр

Залның бер өлешендә Кытайның бамбук урманын хәтерләткән җир, агачлар арасыннан экраннан Идел-Урал ягындагы татар авыллары күренеше, анда милли киемле хатыннар җырлар җырлый, әмма агачлар арасыннан анда үтеп керү авыр. Ул еракта, хәтердә генә калган бер тормыш, сагына торган күренеш. Залның түбәсендә — латин, гарәп, кирилл хәрефләре. Бу да татар мөһаҗирләре узган тарих. Русия империясендә алар гарәп имлясын куллана, аннары Төркиягә килеп латин имлясына күчә һәм тарихи Ватан белән элемтәләрне тотар өчен алар инде кирилл хәрефләрен дә өйрәнергә мәҗбүр була.

Күргәзмәдә татарга якын булган символлар күп. Кытай аҗдаһасы сынында һәр татар баласына сөйләнә торган бәеттән Сак-Сок кошы сыны, Сөембикә рәсеме, Тукай китабы, калфак һәм түбәтәй. Аерым диварда — татар аш бүлмәсен хәтерләткән урын. Монда иске куна тактасы, уклау. Татар хатын-кызының кул җылысы кергән куна тактасы. Күпме токмач җәеп кискән ул, күпме икмәк камырын баскан, ничәмә ничә тапкыр якыннары өчен бәлешкә дип он иләгән ул бу куна тактасына? Нинди уйлар кичергән, нинди җырлар җырлаган, нәрсә турында хыялланган?

Күргәзмәдә барлык экспонатлар төп нөхсәләр
Күргәзмәдә барлык экспонатлар төп нөхсәләр

Шушында ук көзге һәм кашлы көмеш алкалар. Энҗеле калфак. Чигүле кулъяулыклар. Тегү һәм чигү өчен энәләр, каптырмалар, җепләр… Хатын-кызның кул эшләре. Кая гына китмәсен, кайда гына яшәмәсен, кайчандыр әнисе яки әбисе өйрәтеп калдарган һөнәр белән яшәү, бисмилла белән пешерелгән татар ризыгы, һәр кайда да белем алырга омтылу һәм зәвыкле булып калу.

Күргәзмәдә туктап колакчыннар киеп татар мөһаҗирләренең тарихларын тыңларга мөмкин. Инде картлыктан битен җыерчыклар баскан татар хатыны балачагының иң куркыныч хәтирәсе белән урталаша. Кытайга большевикларның килеп керүе һәм кешеләрне төрмәгә утыртуы турында ул тарих. Башка татар Икенче Дөнья сугышы вакытындагы хәлләрне, ничек Кытайдан качып китүләрен сөйли. Өченчесе Харбин, Хайларда татар мәктәбендә укуларын искә ала. Барысы да документаль, барысы да татарлар башларыннан кичкән тарих. Күргәзмәнең һәр җирендә татар хатын-кызы образлары күп. Залның иң түрендә җете төсле, зур келәм эленеп тора. Анда татар табыны артында ун хатын-кыз утыра. Һәрберсенең күңелендә ниләр кичергәне баш өстендәге ашъяулыкта хыяллары, йөрәк түрендәге җыр сүзләре, сагышлары, әти-әнисе белән бәйле балачак хәтирәләре, туган як турындагы төшләре. Ә барысын да арттагы Сөембикә манаралы Казан берләштерә.

Мөһаҗир хатын-кызларның язмышы җыелган панно
Мөһаҗир хатын-кызларның язмышы җыелган панно

Күргәзмәнең авторы — Әнкарада туып-үскән татар рәссамы Гүнәш Төркол. Ул Истанбулда яши. Аның гаиләсе атаклы Терегуловлар нәселәннән, Пенза якларыннан. Гүнәшкә — 44 яшь. Ул Истанбулның Мимар Синан исемендәге гүзәл сәнгать универститында белем алган, аннары Йолдыз техник университетында магистратураны тәмамлаган. Гүнәш рәсем, тукыма, буяулар, видео, аудио белән эшләүче рәссам. Ул 2016 елда Сан Паулу шәһәрендә биенналдә, ә 2024 елда Венециядәге биенналдә катнашкан сәнгатькәр. Италиядә дә ул мөһаҗирләр белән эшләгән, мөһаҗир хатын-кызларын тасвирлаган зур баннерлар ясаган. Гомумән Гүнәшнең эшләрендә хатын-кыз темасы аерым урын алып тора. Бу күргәзмәне дә ул әнисе Эльмира белән бергә ясаган һәм "Әпипә"дәге хатын-кызлар образлары уйланып ясалды, дип әйтә ул. Хатын-кыз ул өй, нигез, Ватан белән бәйле төшенчәләр, ди ул.

Гүнәш Төркол
Гүнәш Төркол

Рәссам "Әпипә" күргәзмәсе ничек туганын, ничек әзерләгәнен Азатлыкка сөйләде.

— Бу проектны әнием белән бергә тормышка ашырдык. Ул татарларның Русия империясеннән Кытайга, аннары 1953 елда аларның Төркиягә килү тарихын, озын озак елларга сузылган эмиграця юлын тасвирлый. Мин аны 2002 елдан ук әзерли башладым. Ул вакытта туганнарыбыз белән мөһаҗирлек тарихы турында әңгәмәләр яздыра башладым. Узган ел грант оттым, аның ярдәмендә эш күпкә активрак дәвам итте. Studio10forward такымы белән бергә эшләдек, Salt Galata күргәзмә такымы белән кешеләргә булган материалны ничек тәкъдим итү уңайлы булуы турында фикерләштек, нәтиҗәдә "Әпипә" күргәзмәсе барлыкка килде.

Минем өчен өй төшенчәсе бик кадерле. Гаиләм һәрдаим юлда булган, яңадан-яңа шартларда (ә ул шартлар төрле, хәтта куркыныч булган) үзен торгызган. Бу авыр юлны мин тегү машинасының текер-текер килгән тавышына бәйләдем. Бу тавышның бер ритмик, хәтта тынычландыру дәвасы бар. Үзем тегәргә, тукымалар белән эшләргә яраткангамы бу, әллә нәселемдә һәр хатын-кыз диярлек үзе шушы эш һөнәр остасы булганмы, тегү, чигү, келәм, тукымалар белән бергә "Әпипә" туды, — дип аңлатты рәссам.

Гүнәш аңлатуынча, күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатларның зур өлеше аның гаиләсенең кадерләп саклаган әйберләре. Калганнары — туганнарының сандыкларыннан табылган, йөз елга якын тарихы булган материаллар. Алар күргәзмә вакытына гына бирелгән.

— Безнең гаиләдә татар мәдәниятенә караган бик күп әйбер сакланып калган. Үзем дә шаккаттым, бу — зур байлык. Үзем дә татар әкиятләрен, җырларын ишетеп үстем. Һәрвакыт безгә кунаклар килсә дә яки без кунакка барсак, туганнар истәлекләрен сөйләде, мин шуларны тыңлап, сеңдереп үстем. Тел дә югалмады, әби-бабайларым Кытайда, аннары Төркиядә яшәсә дә үз татар ризыкларын пешерде. "Әпипә" күргәзмәсе — шул истәлекләрнең кино кадрлары кебек, тулы бер милләт һәм аерым кешеләрнең хәтер коридорлары буйлап сәяхәт, — дип дәвам итә сәнгатькәр. — Күргәзмәдә безнең туганыбыз Сания апаның истәлеген тыңлап була. Ул мине тетрәтте. Дөрес, аларның һәрберсе авыр, куркыныч юл узган. Сания апа Маньчжуриядәге сугыш елларында булган хәтирәсен сөйли, ул вакыттагы яшәү шартлары авыр булганын искә ала. Аларның могҗиза белән исән кала. Ул әнисенең сөйләгәннәренен үзе кичергән хәлләр итеп сөйли. "Без гаилә белән кырдан кайта идек, янәшәбездә атларыбыз бар һәм гитара. Ул вакытта Кытайда инде урыс гаскәрләре. Юлда кинәт безне урыс гаскәриләре туктатты. Безне аталар дип уйладым. "Арбадан төшегез!"дип боерык бирде. Шул мизгелдә кечкенә улым гитараны күтәреп, урыс солдатына урысча эндәшеп: "Моны нишләтим?" — дип сорады. Күрәсең, солдат үзенең яшьлек елларын искә төшергәндер — Аллаһ безне саклады, аның күңелен йомшартты. "Ярар, үз юлыгыз белән китегез", — диде ул. Мин балаларны соңгы тапкыр күрәм дип уйладым, әмма без котылдык. Кем белә, бәлки, бөтен бер дөнья сугышы вакытында шушы гитара безне генә саклап калган бердәнбер очрак булгандыр. Гомер бетмәгән булып чыкты, без Төркиягә китеп сакланып калганбыз". Менә шушындый тарихларны тыңлап үскән кеше мин.

Күргәзмә залы
Күргәзмә залы

Гүнәш Төркол күргәзмәне әзерләүдә мөһаҗир татар хатын-кызлары да катнашуын әйтте. Гомумән татар мөһаҗирләренең тарихы күбрәк хатын-кызлар аша тапшырыла, дип аңлата ул Азатлыкка.

— Күргәзмәнең үзәк эше — "AnaBala" — татар хатын-кызларының тавышларын берләштергән проект. Анда Филиз Аги, Нәркиз Акчура, Нәркиз Акыш, Талия Чураки, Сузан Дәүләтшах, Айнур Фомин, Садия Кириш, Элмира Төркол, Дениз Тиниш һәм Һалинур Агиш катнашты. Аларның һәрберсенең кыйммәтле өлеше, аерым тарихларын җыеп бердәм текстиль паннога — татар келәменә әверелде. Ноябрь аенда Истанбулның татар үзәгендә татар хатын-кызлары шәхси истәлекләре, хыяллары белән уртаклашты. Әңгәмәләр аша шәһәр, гаилә, хезмәт шартлары һәм өметләре турында сөйләделәр, ә соңыннан бу кичерешләрен кечкенә кул эшләренә күчерделәр. Нәтиҗәдә шәхси тарихларын тасвирлаган панно иҗат ителде. Эчтәлеге ягыннан монда татар җырлары, аш-су мәдәнияте, мөһаҗирләрнең юл газаплары, туган якны сагыну чагылыш таба. Арткы планда — заманча Казан панорамасы. Ун хатын-кыз табында утырып үзләренең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән уртаклаша. Минем өчен бик кадерле келәм ул.

Рәссам проектның тормышка ашырыр өчен күп вакыт узган, әмма аңа әзерлек барган вакытта татарлар турында күп нәрсәләр белдем дип хисләре белән уртаклашты, бу үткән белән очрашу булды, элек яшьлек белән белмәгән яки кызыксынмаган гаиләмнең яңа тарихлары ачылды, ә бу бәяләп бетергесез тәҗрибә, диде ул.

Гүнәш эмигрант тарихларында чорга бәйле уртак яклар да, аермалар да бар, ди.

— Безнең гаилә 1950 нче елларда Төркиягә килгәндә җитди икътисади кыенлыклар кичергән, әмма зур тырышлык һәм хезмәт ярдәмендә тиз арада аякка баскан, гаиләләренә киләчәк кора алганнар. Туганнарның бер өлеше соңрак Америкага яки Европа илләренә күченгән. Калганнары исә бүгенге көнгә кадәр үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек рухында яши. Үҗәтлек, тырышлык, гыйлемгә омтылу. Төркиядәге татар мөһаҗирләрен, бәлки, шушы сыйфатлар билгелидер, башкалардан аерып тотадыр, — диде ул.

"Әпипә" күргәзмәсе 8 мартка кадәр дәвам итәчәк. Гүнәш Төркол Азатлыкка хәбәр итүенчә, күргәзмәнең дәвамы да булачак. Биредә кулланган аудио, видео материаллар күп, алга таба шушы тавыш киңлеген тулыландырачак берничә чара планлаштырыла. Алар арасында Филиз Сызанлы, Берке Җан Өзҗан тарафыннан әзерләнгән яңа перформанс эше һәм музыкаль чыгыш әзерләнә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG