Согуд Гарәбстаны кичә Рамазан ае башлануын игълан итте. Кайбер илләрдә мөселманнар беренче тәравих намазын инде кичә укыды һәм бүген уразага керде. Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары исә беренче тәравихка бүген җыелачак, ә уразаны иртәгә башлаячак.
Рамазан — күпләр көтеп алган, күңелләрне дулкынландырган ай. Бу чорда ифтар мәҗлесләре үткәрү, бер-береңә авыз ачарга йөрү, мәчетләрдә бергәләп тәравих намазлары уку, сәдакалар бирү күркәм бер гадәткә әйләнә. Русия төбәкләрендә дә мәчетләрдә бу айга алдан ук әзерләнәләр, ифтарлар оештыру мәсьәләләре хәл ителә, ярдәм җыю башлана.
Элек-электән мәчет татарлар өчен намаз уку урыны гына түгел, ә җәмәгать җыела торган үзәк тә булган. Анда балаларга исем кушканнар, ашлар уздырганнар, никахлар укытканнар. Бу эшләрнең барысын да гадәттә татарча алып барган имамнар башкарган. Мәчет милли тормышның аерылгысыз өлеше саналган. Русиядән күчеп киткән татарлар да яңа җирдә беренче булып мәчет, мәктәп салган.
Соңгы елларда исә Русия төбәкләрендә мәчетләрдәге тел һәм мәдәни мохит күзгә күренеп үзгәрә. Кайбер урыннарда татар имамнарын башка милләт вәкилләре алыштыра башлады, җитәкчелеккә дә алар килә. Үзен ислам белгече дип атаучы, әмма мөселман җәмәгатьчелегендә исламофоб буларак билгеле Роман Силантьев фикеренчә, дистә еллар буе мәчетләрдә яңгыраган татар теле бүген бу киңлекләрдән диярлек юкка чыккан. Ул моны демографик һәм миграция процесслары, шулай ук мәчетнең җәмгыятьтәге роле үзгәрү белән бәйли. Бу хакта ул "Взгляд" басмасына әйткән.
Тарихи яктан татарлар өчен мәчет гыйбадәт урыны гына түгел, милли аралашу мәйданы да булган. Биредә ана телдә сөйләшкәннәр, иҗтимагый мәсьәләләрне тикшергәннәр, гореф-гадәтләрне саклап, киләсе буыннарга тапшырганнар. Дини мохиттә татар теле берләштерүче көч вазифасын үтәгән.
Силантьев сүзләренчә, бу модель әкренләп үткәндә кала. Мәчетләргә йөрүчеләрнең милләте үзгәрә. Башта Төньяк Кавказдан килгән мөселманнар саны артты, соңрак Үзәк Азия илләреннән мигрантлар агымы көчәйде. Нәтиҗәдә, дини мохиттә төп аралашу чарасы булып урыс теле яки мигрантларның үз телләре кала башлады. Татар теле көндәлек мәчет тормышыннан кысрыклана, ә кайбер татарлар үзләрен анда инде хуҗа түгел, ә кунак итеп хис итә.
Берничә ел элек Азатлык Радиосы Курганда шундый очрак турында язды. Курган мөселман оешмасы рәисе, татар милләтеннән булган Рафаил Галиуллин вазифасыннан читләштерелде, аның урынына таҗик милләтеннән Зиедали Мизробов сайланды. Галиуллин ул вакытта сөйләвенчә, оешманы яңадан теркәгәннәр һәм җирле татарлар мәчеттән читләшә башлаган. Узган ел инде Кургандагы мөселман җәмгыятенә җитәкче итеп казакъ милләтеннән эшмәкәр Кузур Дәүләтов сайланган. Бу тарихи яктан татарлар күпләп яшәгән һәм беренче мәчетне дә татарлар салдырган Курган төбәгендә.
Мондый күренешләр башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Ярославль Җәмигъ мәчетендә чеченнар имам итеп үз милләт кешесен куйган, гәрчә гыйбадәт йорты татарларныкы булса да. Себер якларында таҗик имамнары яки имам ярдәмчеләре таҗик булган мәчетләр арта. Элек вәгазьләр татарча укылса, бүген күп урыннарда урысчага күчкәннәр.
Сәясәт белгече, "Нерусский" телеграм-каналы авторы Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына сөйләвенчә, Русиядә татарча сөйләшүчеләр саны кими, шуңа күрә алар мәчетләрдә дә азая. Аның сүзләренчә, элек Мәскәү мәчетләрендә татар бабайлары өчен булса да вәгазьләр татарча укылган. Хәзер исә татарлар мәчеттәге мөселманнарның 5–10 процентын гына тәшкил итә, ә татарча сөйләшүчеләр тагын да азрак.
Мөхәммәтов татарларның мәчетләргә сирәгрәк йөрүен дә исәпкә алырга чакыра. 1990нчы еллардан башлап мәчетләргә Төньяк Кавказ һәм Үзәк Азия мөселманнары активрак йөри башлый, шул сәбәпле тел мохите чуарлана.
Алда телгә алган Силантьев та моны билгеләп уза. Ләкин Мөхәммәтов моның өчен Силантьев үзе дә тырышты дип әйтә.
"Шуңа хәзер ул мигрантларга тертеп күрсәтеп, татарларга каршы алып барган эшләрен яшерергә тырыша", ди ул.
2024 елда Силантьев мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәтен тыярга чакырды. Мәскәү өлкәсендә ябылган кайбер гыйбадәт йортлары нәкъ шул мөфтияткә карый. Шул ук вакытта бүген дә күп төбәкләрдә мәчетләргә башка милләт вәкилләре йөрсә дә, мөфтиятләр, идарәләр һәм химаячеләр шуралары татарлар кулында кала. Бу хакта элегрәк Татарстанның Петербурдагы элекке вәкиле, Татарстан халыклар ассамблеясы җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да әйткән иде.
Мөхәммәтов сүзләренчә, татар булмаган мөфтиләр арасында Свердлау өлкәсендә урыс милләтеннән булган мөфти Абдел Куддус (Николай Иванович) Ашарин бар. Ул 2013 елдан бирле вазифада. Хәзерге вакытта Русиянең Украинадагы баскын сугышын ачыктан-ачык яклаучы имамнарның берсе. Якутиядә исә мөфти ингуш милләтеннән, чөнки анда килгән беренче мөселманнар ингушлар, ди Мөхәммәтов.
Аның әйтүенчә, исламда туган телнең әһәмияте танылса да, җомга вәгазенә килгән кешеләр имам сөйләгәнне аңларга тиеш. Шуңа күрә күп төбәкләрдә мәчетләрдә урыс теле өстенлек ала. Татарстанда мәчетләрдә татарча әле һаман да кулланыла.
Шул ук вакытта тарихчы Альфред Бустанов бу хәлне табигый процесс дип бәяләгән иде.
"Кайдадыр татарлар, кайдадыр башка милләт вәкилләре. Элек тә татарлар Бохарага килгәч укытканнар да, мәчеттә дә имам булып торганнар. Бу Совет чорыннан соң безгә яңалык булып тоела гына. Әгәр тарихи яктан карасак, бу процесслар күптәннән бар. Кешеләр киләләр һәм китәләр. Мин монда бернинди проблема күрмим. Аннары бездә булган проблемнарны алар белән бәйләү бик дөрес әйбер түгел һәм татар телен саклау ул мәчеткә генә кагылмый. Телне өйрәнүнең төп үзәге –мәктәп. Әгәр без югары татар мәдәнияте турында сөйлибез икән, татар теле һичшиксез мәктәптә һәм университетта булырга тиеш. Мәдрәсә, мәчеттә ул инде өстәмә генә", дигән иде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум