Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә эшли
"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр.
1
Күргәзмәнең үзәк эше — "AnaBala" — татар хатын-кызларының тавышларын берләштергән проект. Анда Филиз Аги, Нәркиз Акчура, Нәркиз Акыш, Талия Чураки, Сузан Дәүләтшах, Айнур Фомин, Садия Кириш, Элмира Төркол, Дениз Тиниш һәм Һалинур Агиш катнашкан. Эчтәлеге ягыннан монда татар җырлары, аш-су мәдәнияте, мөһаҗирләрнең юл газаплары, туган якны сагыну чагылыш таба. Арткы планда — заманча Казан панорамасы. Ун хатын-кыз табында утырып үзләренең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән уртаклаша
2
Күргәзмәнең авторы — Әнкарада туып-үскән татар рәссамы Гүнәш Төркол. Ул Истанбулда яши. Аның гаиләсе атаклы Терегуловлар нәселәннән, Пенза якларыннан. Гүнәшкә — 44 яшь. Ул Истанбулның Мимар Синан исемендәге гүзәл сәнгать универститында белем алган, аннары Йолдыз техник университетында магистратураны тәмамлаган. Гүнәш рәсем, тукыма, буяулар, видео, аудио белән эшләүче рәссам.
3
Күргәзмә 1950 еллар башында Төркиягә Кытайдан килеп урнашучы татар мөһаҗирләре турында сөйли. Кем алар, ни өчен Кытайдан килгәннәр, нинди юллар кичкән алар, нинди югалтулар кичергәннәр, монда, Төркиягә килеп, бәхет тапканнармы?
4
Гүнәш Төркол татар мөһаҗирләренең тарихы күбрәк хатын-кызлар аша тапшырыла, дип сөйләде. Күргәзмәнең һәр җирендә татар хатын-кызы образлары күп.
5
Күргәзмәдә туктап колакчыннар киеп татар мөһаҗирләренең тарихларын тыңларга мөмкин. Инде картлыктан битен җыерчыклар баскан татар хатыны балачагының иң куркыныч хәтирәсе белән урталаша. Кытайга большевикларның килеп керүе һәм кешеләрне төрмәгә утыртуы турында ул тарих. Башка татар Икенче Дөнья сугышы вакытындагы хәлләрне, ничек Кытайдан качып китүләрен сөйли. Өченчесе Харбин, Хайларда татар мәктәбендә укуларын искә ала. Барысы да документаль, барысы да татарлар башларыннан кичкән тарих.
6
Аерым диварда — татар аш бүлмәсен хәтерләткән урын. Татар хатын-кызының кул җылысы кергән куна тактасы, уклау. Күпме токмач җәеп кискән ул, күпме икмәк камырын баскан, ничәмә ничә тапкыр якыннары өчен бәлешкә дип он иләгән ул бу куна тактасына? Нинди уйлар кичергән, нинди җырлар җырлаган, нәрсә турында хыялланган?
7
Гүнәш аңлатуынча, күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатларның зур өлеше аның гаиләсенең кадерләп саклаган әйберләре. Калганнары — туганнарының сандыкларыннан табылган, йөз елга якын тарихы булган материаллар. Алар күргәзмә вакытына гына бирелгән.
8
— Безнең гаиләдә татар мәдәниятенә караган бик күп әйбер сакланып калган. Үзем дә шаккаттым, бу — зур байлык, — дип сөйләде Гүнәш Төркол. Үзем дә татар әкиятләрен, җырларын ишетеп үстем. Һәрвакыт безгә кунаклар килсә дә яки без кунакка барсак, туганнар истәлекләрен сөйләде, мин шуларны тыңлап, сеңдереп үстем. Тел дә югалмады, әби-бабайларым Кытайда, аннары Төркиядә яшәсә дә үз татар ризыкларын пешерде.
9
Күргәзмәдә татарга якын булган символлар күп.
10
Биредә кулланган аудио, видео материаллар күп, алга таба шушы тавыш киңлеген тулыландырачак берничә чара планлаштырыла.
11
Күргәзмәдә кул эшләре күп. Кая гына китмәсен татар хатын-кызы, кайда гына яшәмәсен, кайчандыр әнисе яки әбисе өйрәтеп калдарган һөнәр белән яшәү, бисмилла белән пешерелгән татар ризыгы, һәр кайда да белем алырга омтылу һәм зәвыклы булып калу.
12
Күргәзмәгә килеп керү белән карлы тауларны хәтерләткән кәгазь өемнәренә тап буласың. Бу себер урманарын, тауларын, сикәлтәле юлны хәтерләтә, юл буеннан атлаганда татар чүәкләре, сандык, чемодан, тимер кашыклар, Тукай рәсеме, самовар, гармун, китаплар, йөк машинасын очратасың…
13
Карлы тауда татар чүәкләре.
14
Ачык чемоданында — татар сүзлеге. Анда татар мөһаҗирләренең тормышын тасвирлаган сүзләр чыга: хәят, йөрәк, туфрак, эмигрант, җирсү, сагыш, юл.
15
Күргәзмәдә барлык экспонатлар төп нөхсәләр.
16
Татар өчен кадерле булган ат
17
— Минем өчен өй төшенчәсе бик кадерле. Гаиләм һәрдаим юлда булган, яңадан-яңа шартларда (ә ул шартлар төрле, хәтта куркыныч булган) үзен торгызган. Бу авыр юлны мин тегү машинасының текер-текер килгән тавышына бәйләдем. Бу тавышның бер ритмик, хәтта тынычландыру дәвасы бар. Үзем тегәргә, тукымалар белән эшләргә яраткангамы бу, әллә нәселемдә һәр хатын-кыз диярлек үзе шушы эш һөнәр остасы булганмы, тегү, чигү, келәм, тукымалар белән бергә "Әпипә" туды, — дип аңлатты рәссам.
18
Челтәр энәсе белән бәйләнгән шәл, тегү-чигү әйберләре аерым урым алып тора.
19
Кытай аҗдаһасы сыны - татарларның Кытайда яшәгән чорына ишарә.
20
"Әпипә" күргәзмәсе 8 мартка кадәр дәвам итәчәк.