Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан район газетларына сугышта һәлак булучыларның үлем датасын күрсәтү тыелган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Редакция хезмәткәрләре әйтүенчә, район басмаларында материаллар инде конкрет даталарсыз чыга башлаган.

Башкортстандагы район газеталары редакцияләренә Русиянең Украинадагы баскын сугышына китеп, анда һәлак булган сугышчыларның үлем даталарын күрсәтмәскә кушылган. "Республика Йорто" телеграм-каналы мәгълүматларына күрә, мондый күрсәтмәне республика Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы тараткан.

Шундый ук таләп үлгәннәрнең туганнары язган некрологларга да кагыла диелә. Бу аеруча контрактт имзаланганнан соң бер ел да узмыйча һәлак булганнарга кагыла.

— Кайбер ихтиярилар сугыш барган урыннарга килү белән бик тиз һәлак була. Моны күрсәтүне тыючы күрсәтмәләр барлыкка килүе гаҗәп түгел, — дип шәрехләде бу хәбәрне "НеМоскве" Телеграм-каналына "Аспекты" мөхәррире Руслан Вәлиев.

Сүз һәлак булганнар турындагы җәмәгатьчелеккә җиткерелә торган мәгълүматның ачыклыгын киметү турында бара: редакция хезмәткәрләре әйтүенчә, район басмаларында материаллар инде конкрет даталарсыз чыга башлаган. Алар моны контракт төзелгән көн белән үлем арасындагы кыска вакыт аралыгын күрсәтмәскә теләү белән аңлата.

Башка чыганаклар да мондый күрсәтмәләр булуын раслый, әмма аларның язмача түгел, ә телдән генә җиткерелүен әйтә. Басма әңгәмәдәшләре шулай ук тагын бер тәкъдим турында сөйли – район газетларында сугышта катнашкан хәрбиләрнең җеназаларын гомумән тасвирламаска.

Вәлиев фикеренчә, рәсми хәбәрләрнең форматы һәм тулылыгы вакыт узу белән сизелерлек үзгәргән. "Башта алар барын да ничек бар – шулай яздылар. Хәзер исә материаллар бирелеше төрлечә: кайдадыр тулырак, кайдадыр кыскарак".

  • Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булган сугышчылар исемлеген алып бара. Бу көннәрдә генә без Башкортстаннан сугышта кимендә 9 мең кешенең һәлак булуын язган идек.
  • Соңгы елда Башкортстаннан сугышта үлемнәрнең табылган саны ике тапкырга диярлек артты. Республикада унбер үлем очрагының берсе Уфага туры килә. Һәлак булучыларның урта яше – 39,44.
  • Исемлекне Азатлык ачык чыганаклардан җыя. Еш кына кеше некрологлары район гәзитләрендә чыга. Хакимият сугышта югалтулар санын яшерә, чын саннар шактый югарырак булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG