Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткарланган Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы Мәскәүгә җибәрәчәкләр

Әминә Шәфыйкова, архив фотосы
Әминә Шәфыйкова, архив фотосы

Шәфыйкова хөкүмәттә иң озак эшләгән министр.

Башкортстанда иртән тоткарланган республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйковага чикләү чарасы Мәскәүдә билгеләнәчәк.

"Интерфакс" хокук саклау оешмаларына сылтанып язуынча, Шәфыйкованы Мәскәүгә җибәрәчәкләр.

Әминә Шәфыйкованы 18 февраль көнне иртән өендә тоткарладылар. Аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнәләр.

52 яшьлек Шафикова министрлыкны 2012 елдан бирле җитәкли.

  • 30 гыйнварда Уфада куәт оешмалары вәкилләре республика дәүләт академия симфоник оркестрының баш мөдире Артур Назиуллин һәм Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе мөдире Алмаз Сәетовны тоткарлаган иде.
  • Былтыр "Мәдәни програмнар дирекциясе" оешмасы җитәкчесе Гөлнара Юрина һәм "Башкортстан" дәүләт концерт залы мөдире, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллин кулга алынды. Алар йорт сагында утыра.
  • Юрина оешмасы Башкортстан мәдәният министрлыгы белән бәйле бөтен зур чараларны уздырды. "Китап бәйрәме" ярминкәсе, Фольклориада, WorldSkills Russia кебек чараларны Дирекция оештырды. "Пруфы" басмасы әлеге дирекциянең министрлык аша акча алуы турында зур тикшерү чыгарды. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да, Гөлнара Юрина да журналистларның гаепләүләрен кире какты.
  • Узган ел Башкортстан мәдәният министрлыгы Уфа татарлары оешмаларына субсидия бүлеп бирмәгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG