Стәрлетамак хакимияте Русиянең Украинага каршы баскын сугышына контрактчыларны җәлеп итәргә булышучыларга бер тапкыр түләнә торган акча күләмен билгеләгән.
Элегрәк Стәрлетамак шәһәр шурасы 2 февральдән кала казнасыннан 400 мең сум түләү турында карар кабул иткән иде. Аны шәһәр хакимияте урынбасары җитәкчелегендәге комиссия билгелиячәк дип яза "Коммерсант".
Шул ук вакытта сугышта иң күп үлүчеләр - Башкортстан республикасыннан. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта кимендә 9103 кеше һәлак булган. Стәрлетамактан - 317 кеше үлгән.
- 2023 елның октябрендә Башкортстанның Стәрлетамак хәрби комиссары Максим Немченко машинасына тәре ясаганнар һәм "груз 200" (йөк 200") дигән язу язганнар иде.
- Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Татарстаннан соң бу түләүләрне башка төбәкләрдә дә кертә башладылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум