Татарстанда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә нефть эшкәртү станциясендә янгын чыккан. Әлмәт шәһәре хакимияте хәбәр итүенчә, сәнәгать зонасы җирлегендә дрон кыйпылчыклары төшү нәтиҗәсендә ут чыккан. Зыян күрүчеләр юк, диелә.
Astra басмасы җирле халык сүзләренә һәм үз анализына таянып, һөҗүмнең "Транснефть" карамагындагы Кәләй авылы янындагы нефть куу станциясенә туры килүен хәбәр итә. Әлеге станция магистраль нефтьүткәргечләр системында төп үзәк булып хезмәт итә.
Казан Кирмәне янгынның кайда чыкканын хәбәр итми, бары Әлмәт районы сәнәгать зоналарының берсендә дип кенә белдерә.
"Урында янгын сүндерү бүлекчәләре эшли. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Район халкының тормышына да куркыныч янамый", диелә хәбәрдә.
Mash Ittash Telegram-каналы язуынча, Әлмәт халкы шартлауга охшаш 5–7 тавыш ишеткән. "Шулай ук шаһитлар күктә яктылык чаткылары күрүләрен әйтә — шуннан соң шәһәрнең бер районында янгын башланган".
Русия саклану министрлыгы төнлә Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте. Алабуга, Әлмәт һәм Түбән Камада дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә. Татарстанда һава аланнары вакытлыча эшләми. Алар төн буена икенче тапкыр ябылды.
- 21 февраль, шимбә көнне Русия саклану министрлыгы Татарстанда 11 дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр иткән иде. Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле бу иң күп һөҗүм ясалган очрак булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум