Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диплом урынына дрон гаскәре, дрон гаскәре урынына - алгы сызык

Коллаж
Коллаж

Русиянең кимендә 70ләп уку йортында студентларны "пилотсыз очкыч гаскәләренә" җыю бара. Хакимият акча эшләү, элиталы гаскәрдә хезмәт итү, бер генә еллык контракт белән җәлеп итәргә тырышса, хокук яклаучылар матур сүзләргә ышанмаска чакыра.

Русиядә студент яшьләргә карата яңа агитация дулкыны башланды. Рәсми рәвештә ул "пилотсыз системнар гаскәрләре"нә җыю дип тәкъдим ителә – имеш, сүз югары технологияләр, дроннар, "заманча хәрби белгечлек" турында бара. Майлы калҗа да бар: бер генә еллык контракт, 5 миллион сумга кадәр түләүләр, укуны өзмичә академик ял алу, аннары "тыныч кына дәвам итү" мөмкинлеге.

Ләкин документларны өйрәнгән юристлар, вазгыятьне күзәткән сәясәт белгечләре һәм мәгариф өлкәсен якыннан белгән кешеләр моның тышкы ялтыравык кына булуын әйтә. Чынлыкта студентлар белән гадәти хәрби контракт төзелә, ул сугыш барган чорда өзелми, ә "дрон гаскәрләренә" эләгү гомумән гарантияләнми.

"Эхо" басмасы исәпләвенчә, 24 төбәктә кимендә 57 югары уку йортында һәм 13 көллияттә студентларны яңа гаскәргә, ягъни саклану министрлыгы белән килешү төзүгә агитация очраклары теркәлгән.

Бу кампания Татарстан һәм Башкортстан уку йортларына да килеп җитте.

Сәясәт белгече Екатерина Шульман моны очраклы башлангыч дип түгел, ә федераль дәрәҗәдәге бурыч дип бәяли. Аның фикеренчә, география киңлеге, агитация текстларының охшашлыгы һәм "вузлар җаваплы" дигән ишарәләр бу кампаниянең өстән төшкәнен күрсәтә.

"Бу – турбопатриот ректор фантазиясе түгел, – ди ул. – Уку йортларына куелган бурыч бар, һәм алар аны үтәргә тиеш".

Башкортстандагы Нефтекама филиалы "федераль инициатива" дигән сүзләрне рәсми игъланнарда куллана.

Казан, Нефтекама, Ишембай...

Студентларны җәлеп итү ике юл белән бара: вәгъдәләр бирү һәм басым ясау. Бигрәк тә Казан инновацион университеты (КИУ) каршындагы көллияттә булган вакыйгалар бу кампаниянең ничек баруын ачык күрсәтә.

25 февральдә КИУ мөдире Юлия Һадиуллина студентларны җыеп, "ышаныч лимиты бетте" дип игълан иткән. Ул студентларга сез "укудан куылдыгыз" дип белдерә һәм шунда ук "котылу юлын" да тәкъдим итә.

"Ил махсус хәрби операция чорында яши. Бүгенге көндә илгә сугышчылар кирәк... Яңа армия бүтән студент булып санала алмаган студентлардан торачак — бу сез", ди Һадиуллина "Гроза" телеграм каналы чыгарган аудиода.

Мөдирнең мантыйгы гади: укуда бераз артта калган яки бер-ике бурычы булган студентларны "армиягә яраклы материал" итеп күрәләр. Шул ук җыелышта саклану министрлыгы вәкиле "Андрей" гаскәр урнашкан Ейски шәһәрендәге "шифханә дәрәҗәсендәге" шартларны тасвирлый: Азов диңгезе, җылы климат, җиләк-җимеш...

Ул "контракт" сүзен кулланиый, аны "альтернатива" дип атый. Студентларга "дрон гаскәрләрендә" (дроннар белән идарә итүчеләр яки "дроноводлар") хезмәт итү вәгъдә ителә. Янәсе, бу компьютер уены кебек кенә, сез имин урында булачаксыз, ә бер елдан соң укуыгызга кайта аласыз.

Татарстанда агитация берничә югары уку йортында һәм көллияттә теркәлгән. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты, КНИТУ (элекке Казан химия технологияләре университеты), Түбән Кама политехника көллияте бар.

Башкортстанда да вазгыять охшаш. Уфа фән һәм технологияләр университетының Нефтекама филиалында агитация ачыктан-ачык "федераль боерык" буларак танытыла. Югары уку йортларына конкрет "квоталар" төшерелгән.

Армиянең яшьләр өчен никадәр яхшы булының үрнәк итеп Башкортстанда Уфа студенты Денис Буякны китерәләр. Имеш, ул Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек көллиятен тәмамлаганнан соң, "Русия армиясендә хезмәт иткән һәм кораллы һөҗүмгә каршы бурычларын үтәүдә катнашкан".

"Денис үзен аерым бер батыр дип санамый, әмма "йөрәк кушуы белән сугышчы булдым", дип әйтә. Ул яраланган, әмма якыннары һәм дуслары ярдәмендә аякка баскан. Бүген ул студент тормышының үзәгендә кайнап, бик яхшы укый. Бер еллык хезмәт вакытында туплаган тәҗрибәсен һәм күнекмәләрен ул тыныч тормышта да куллана: курсташлары өчен остазга әйләнә".

Уфа университетының "федераль инициативага" кушылуы турында уку йортының Ишембай филиалында да белдерделәр.

Әлеге "башлангыч студентларга сыйфатлы белем алуны заманча технологияләрнең алгы сызыгында хезмәт итү белән бергә алып бару мөмкинлеге бирз", диелгән Уфа фән һәм технологияләр университетының Ишембай филиалы төркемендә.

Ерак Көнчыгыш федераль университетында яки Плеханов исемендәге икътисад университетында вуз җитәкчелеге алдында конкрет саннар куелган: күпме студентны контрактка кул куйдырырга.

Федераль програмы турында күбрәк сөйләүне сорап "7х7" журналистлары университетка мөрәҗәгать иткән, ләкин аларга "тынгысыз чор" һәм уку йортларына пилотсыз очкычлар куркынычы булу сәбәпле җавап бирүдән баш тартканнар.

Юридик алдау: контрактта ниләр язылган?

Реклам роликларында студентларга 5 миллион сумга кадәр түләү, бер еллык мөддәт һәм "элиталы дрон бүлеге" вәгъдә ителә. Ләкин юристлар документларны өйрәнгәч, бөтенләй башка чынбарлык ачыла. "Дөрес юл белән хәрби хезмәттән баш тартучылар хәрәкәте"нең юридик бүлеге җитәкчесе Артем Клыга Сембер мәдәният һәм сәнгать көллиятендә кулланылган контракт кушымтасына игътибар иткән.

Анда түбәндәгеләр ачыкланган:

  1. Хезмәт төрен сайлау мөмкинлеге юк: Студент контракт төзегәч, аны башта өч айлык сынау мөддәтенә алалар. Шуннан соң гына командалык яшь кешенең "дрон гаскәрләренә" яраклымы-түгелме икәнен хәл итә. Әгәр "яраксыз" дип тапсалар (ә моны исбатлау кыен түгел), аларны турыдан-туры пехотага, штурм отрядларына җибәрәчәкләр. Контрактта бу хокук рәсми рәвештә ныгытылган.
  2. Мөддәт чикләнмәгән: Вербовкалаучылар вәгъдә иткән "бер еллык контракт" — юридик нигезсез сүзләр генә. Русиядә мобилизация турындагы указ үз көчендә кала, димәк, сугыш вакытында төзелгән барлык контрактлар билгесез вакытка (сугыш беткәнче) автоматик рәвештә озайтыла. Аны үз теләгең белән өзеп булмый.
  3. Түләүләр гарантияләнмәгән: Дошман техникасын юк иткән өчен вәгъдә ителгән 500 мең сумга кадәрге түләүләрнең күбесе кануннар белән ныгытылмаган һәм аларны алу фактик рәвештә мөмкин түгел диярлек.

Артем Клыга кисәтүенчә, әлеге контрактка кул кую СИЗОларда басым белән кул куюдан берни белән дә аерылмый. "Исән калу гарантиясе дә, үз теләгең белән китү мөмкинлеге дә кануннарда каралмаган", ди ул.

Студентларны җыю хакимиятнең көрчеккә терәлгәнен күрсәтә

"Гроза" мөхәррире Леонид Спирин фикеренчә, реаль очраклар саны рәсми күрсәтелгәннән күбрәк булырга мөмкин. Ул моны бер үк вакытта бөтен ил буенча башланган кампания дип бәяли.

Сәясәт белгече Екатерина Шульман бу кампанияне "федераль бирем" дип атый. Аның фикеренчә, уку йортлары хәзер белем бирү йорты түгел, ә саклану министрлыгының филиалларына әйләнеп бара.

"Сез саклану министрлыгы карамагына күчәсез. Ул сезнең белән үзе теләгәнчә эш итәчәк. Сезнең апелляция бирергә, баш тартырга хокукыгыз булмаячак. Бу — бер якка гына билет алу белән бер", ди Шульман.

Аның фикеренчә, вузларны мондый эшкә җәлеп итү үзе үк системның кризисын күрсәтә. Студентлар – иң мәгълүматлы, иң мобиль социаль төркем. Аларны сугышка тарту – хакимият өчен дә хәвефле адым, ди ул.

Сәясәтче һәм Мәскәү дәүләт университетының элеккеге укытучысы Михаил Лобанов ни өчен нәкъ менә "дроннар" темасы сайланганын аңлата. Яшь буын, кагыйдә буларак, сугышка каршы яки сәясәткә битараф. Аларны окопларга борынгы патриотик шигарләр белән чакырып булмый. Шул сәбәпле "геймификация" ысулы кулланыла: сугышны компьютер уены кебек, куркынычсыз һәм технологик итеп күрсәтергә тырышалар.

Шул ук вакытта Лобанов икътисади басымга да игътибар итә: Русиядә халыкны махсус рәвештә херчелектә тоталар, яшьләрнең киләчәге юк, һәм шул вакытта фронтка бару бердәнбер "социаль лифт" һәм акча табу юлы булып күрсәтелә.

Юрист һәм галимә Елена Лукьянова вузларны вербовка мәйданына әйләндерүне "хакимиятнең тупикка терәлүе" дип бәяли. Аның фикеренчә, студентлар — җәмгыятьнең иң актив һәм протест потенциалы булган катламы. Аларны сугышка тарту — ут белән уйнау дигән сүз. "Студентлар — тоткыннар түгел, алар мәгълүмат белән эш итә белә, алар котылу юлларын эзләячәк", — ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG