Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Али Хаменеины искә алу митингы узды

Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

Татарстан вице-премьеры республика Иранга ярдәм итәргә һәм теләктәшлек күрсәтергә әзер диде.

4 мартта Казандагы Иран консуллыгы бинасы каршында Иранның үтерелгән югары рухание аятулла Али Хаменеины искә алу чарасы узды. Татарстан рәсми медиа чаралары аны "Хаменеи истәлегенә чәчәк салу" чарасы дип атады.

Чарада Татарстан вице-премьеры Олег Коробченко, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, республика инвестицияләр үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина, Татарстан халыклар ассамблеясе башлыгы Ренат Валиуллин һәм башка түрәләр катнашты.

— Татарстан исеменнән кайгыгызны уртаклашам. Без сезнең белән тыгыз дуслар, бергә эшлибез. Хәзер Иран белән бергә кайгырабыз. Татарстанның ярдәме һәм теләктәшлеге кирәк булса, ишекләребез гел ачык. Сезнең белән тынычлык өчен көрәшергә без әзер, — диде вице-премьер Коробченко.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә үз чыгышында "сезнең халык бу золым кылучыларның чын йөзен күрсәтте" диде. Ул Русиянең Украинага каршы сугышын да искә алды:

— Бу көннәрдә бездә Русия хакимияте һәм түрәләре Украинага каршы сугышны шулай атый.уза. Татарстан мөселманнары көн саен анда, алгы сызыкта ифтарлар үткәрә. Һәм без Аллаһтан тынычлык сорап дога кылабыз, аннан золым кылучыларны җәзалауны сорыйбыз, — диде ул.

2023 елның февраленнән Татарстанда Иранның "Shahed-136" дроннарын җитештерү башланды. Русия хәрбиләре аны "Герань-2" атамасы белән йөртә. Моннан соң республикага украин дроннары һөҗүмнәре ешайды. Хәрби белгечләр дроннар төзү корылмасын "кануни һәдәф" дип атый.

Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.

  • 28 февральдә Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Һөҗүм вакытында Иран югары рухание Али Хаменеи һәлак булды. Шуннан соң Иран Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйндәге Америка хәрби базаларына һөҗүм ясады, күп илләрдә шартлаулар теркәлде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Иран белән хезмәттәшлекне, аеруча хәрби өлкәдәгене арттырды. Хәрби сәнәгате авырлыклар кичергән Русиягә Иран башта дроннарны үзе җибәргән, шуннан соң Алабугада аларны җыюны җайларга ярдәм иткән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG