Быелдан башлап Кырымның Русия хакимиятенә карамагындагы Курортлар һәм туризм министрлыгы җирле экскурсоводлар эшчәнлегендә мәҗбүри рәвештә "урыслык" ("русскость") юнәлешен кертеп җибәрә. Бу хакта Крым.Реалии басмасына исемен әйтмәү шарты белән Кырымда төбәкне өйрәнүче-экскурсовод сөйләгән.
Аның сүзләренчә, Кырымда рәсми рәвештә экскурсияләр үткәрү хокукына ия булган барлык аттестацияләнгән экскурсоводларга тиешле тәкъдимнәр җиткерелгән.
"Монда сүз хәтта "россиянлык" турында да түгел, ә нәкъ менә Кырымның һәм аның мәдәни-тарихи мирасының "урыслыгы" турында бара. Шул рәвешле хакимиятләр Кырым тарихында һәм үсешендә башка халыкларның өлешен, иң элек, әлбәттә, асаба кырымтатар халкының өлешен күләгәдә калдырырга тырыша.
Сәяхәтләрне оештыручыларга экскурсияләр вакытында урысларның Кырымга элек-электән ук прогресс алып килүен аерым ассызыкларга кушыла. Әмма тарихны белүчеләр хәтерли: безнең эраның IX гасырында борынгы урыслар Кырымга хәрби-талау яулары белән килгән, юлларында очраган бар нәрсәне юк итеп, талап барган", дип сөйләгән төбәкне өйрәнүче белгеч.
Аның күзәтүләренчә, әлеге хәл Русиянең Кырымда кырымтатар халкы ассимиляциясе концепциясенә туры килә.
"Кырымтатарларның туган телләренә булган хокукларын системлы рәвештә кысалар, аны мәгариф системыннан алып ташлыйлар, ә хәзер менә экскурсияләр өлкәсе аша да Кырымның мәдәни-тарихи мирасында кырымтатарларның өлешен күләгәдә калдырырга тырышалар. Димәк, сәяхәтләр вакытында мәктәп укучыларына да, башка төбәкләрдән килгән туристларга да Кырымның "электән үк урыс җире", ә кырымтатарларның гади генә милли азчылык булуы турында сеңдереләчәк", дип билгеләп үткән төбәкне өйрәнүче.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум