Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европадагы кырым оешмалары ассамблеясе ПАСЕны кырымтатарлар депортациясен "геноцид акты" дип танырга чакырды

Кырымның Бакчасарай районында депортация корбаннарына мемориаль комплекс
Кырымның Бакчасарай районында депортация корбаннарына мемориаль комплекс

Европа Шурасы Парламент ассамблеясе президенты Петра Байр Кырымда кеше хокуклары бозылуы дәвам итүенә җитди борчылу белдергән.

Европадагы кырым оешмалары ассамблеясе (АКО) вәкилләре Венада Европа Шурасы Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) президенты Петра Байр белән очрашты. Очрашуда кырымтатарларның тарихи хәтере, аннексияләнгән Кырымда дәвам иткән репрессияләр һәм сәяси тоткыннар хәле турында сөйләштеләр. Бу хакта АКОга сылтанып "Idel.Реалии" яза.

АКО президенты Элвис Чолпух ПАСЕны 1944 елдагы кырымтатарлар депортациясен "геноцид акты" дип тану турында резолюция башларга чакырды. Аның сүзләренчә, бу фаҗиганең нәтиҗәләре бүгенгә кадәр кырымтатарлар тормышына йогынты ясый, ә Кырымда Русия хакимиятенең хәзерге сәясәте ярымутрауның җирле халкына карата алып барылган репрессив сәясәтнең дәвамы булып тора.

"1944 елдагы геноцид нәтиҗәләре әле дә тулысынча җиңеп чыгылмады. Кырымтатарларның милли автономиясе торгызылмады, депортацияләнгәннәрнең күп кенә нәселләре һаман да сөрген урыннарында яши, конфискацияләнгән милек кире кайтарылмады. Бүген Русия басып алынган Кырымда репрессияләр сәясәтен дәвам итә: йөзләгән кырымтатары сәяси тоткын буларак төрмәләрдә утыра", — диде Чолпух.

Байр ханым исә Кырымда кеше хокуклары бозылуы дәвам итүенә, шул исәптән сәяси активистларны, журналистларны һәм җирле халык вәкилләрен эзәрлекләүгә җитди борчылу белдерде. Ул сәяси тоткыннар язмышына халыкара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм аларның хокукларын яклау мөһимлеген ассызыклады.

Очрашу вакытында яклар шулай ук АКОның 1944 елгы депортацияне "геноцид акты" дип тану турындагы башлангычын, шулай ук Кырымдагы кеше хокуклары хәлләре турында Европа институтларын хәбәрдар итү юлларын да тикшерде. АКОда билгеләп үтүләренчә, сүз аерым алганда системалы репрессияләр — кулга алулар, сәяси тоткыннарның гаиләләренә басым, кырымтатарларның мәдәни һәм белем бирү эшчәнлегенә чикләүләр турында барган.

2014 елда Кырым аннексияләнгәннән соң, Русия куәт оешмалары кырымтатар активистларына басым ясый башлады. Кырымтатар халкының Мәҗлесе экстремистик оешма дип игълан ителде һәм тыелды. Кырымтатарларга карата еш кына җинаять эшләре ачыла, нигездә — "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашу турында. Хокук яклаучылар фикеренчә, бу оешма нигезсез рәвештә террорчы оешма дип танылган. Кырымтатарлар йортларында даими рәвештә тентүләр һәм сорау алулар үтә, аннары кешеләрне кулга алалар. Кайчак хәтта тентү барган күршесен яклап килгән кешеләрне дә тоткарлыйлар.

Кырымда әлеге репрессияләргә җавап итеп "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте барлыкка килде. Ул сәяси тоткыннарның туганнары, адвокатлар, юристлар һәм активистлар берләшмәсе. Оешма хокукый һәм финанс ярдәм күрсәтә, акча җыю кампанияләре оештыра.

"Кырым теләктәшлеге" активистлары да эзәрлекләнә, шул исәптән "Хизб ут-Тәхрир" эше буенча гаепләнүчеләр рәтенә кертелә.

Элвис Чолпух 2024 елда Германиядә Берлинны Советлар Берлеге тарафыннан башкарылган кырымтатарлар депортациясен "геноцид акты" дип танырга чакырган кампания башлап җибәрүе белән билгеле. Ул бу хакта "Idel.Реалии"га "Наизнанку" проекты кысаларында биргән интервьюсында сөйләгән иде.

Моңа кадәр 1944 елгы кырымтатарлар депортациясен геноцид акты дип Украина, Латвия, Литва, Канада, Польша, Эстония, Чехия һәм Нидерланд рәсми хакимиятләре таныды.

1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырым территориясеннән күчерү турында" карар имзалады. Документта кырымтатарлар "фашистларга ярдәм итүчеләр" дип аталды. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында якынча 200 мең кырымтатары туган җиреннән Үзәк Азиягә, шулай ук Свердловски, Тула, Кострома өлкәләренә, Пермь краена һәм Мари Эл республикасына сөрелде.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына караганда, сөрген вакытында һәм барган урыннарында ачлыктан һәм төрле авырулардан кырымтатарларның 46,2 проценты һәлак булган. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күбесе балалар, хатын-кызлар һәм картлар булган.

1989 елның 15 ноябрендә СССР Югары Советы кырымтатарлар һәм башка халыклар депортациясен гаепләде һәм аны канунсыз, җинаятьчел гамәл дип таныды.

2014 елның 21 апрелендә — Кырым Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң — Русия президенты Владимир Путин Кырымда сталин репрессияләреннән зыян күргән кырымтатар һәм башка халыкларны реабилитацияләү турында фәрман имзалады. Әмма кайбер халыкара оешмалар фикеренчә, аннексиядән соң Кырымда татар халкына каршы репрессияләр көчәйде.

Петра Байр 2002 елдан бирле Австрия Милли советы депутаты (парламентның түбән палатасы) булып тора, ә 2025 елдан Милли шураның тышкы эшләр комитетын җитәкли. Ул шулай ук Австрия Социал-демократик фиркасе парламент фракциясенең тышкы сәясәт һәм глобаль тотрыклылык мәсьәләләре буенча спикеры булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG