Авыз ачу мәҗлесен Төркия татарлары җәмгыяте оештырган. Бу хакта социаль челтәрләрдә активист Наил Нәбиуллин хәбәр итте. Ифтар 15 март, Төркиянең Анталья шәһәрендә узган. Анталья — Төркиядә татарлар иң күп тупланган һәм актив эшчәнлек алып барылган шәһәр.
Авыз ачу мәҗлесендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуын искә алынган, шулай ук быел тарихчы, мәгърифәтче Һади Атласиның, Төркиянең Милли мәҗлесендә депутат булган, Төркия республикасын барлыкка китерүдә катнашучы фикер иясе Йосыф Акчураның тууына да 150 ел тула, алар исеменәре дә авыз ачуда яңгыраган. Авыз ачу тантанасында узган бинада бу шәхесләрнең һәм татар язучысы, милли идеолог Гаяз Исхакыйның рәсемнәре урын алган, шулай ук Татарстан байраклары урнаштырылган.
Активист Наил Нәбиуллин хәбәр итүенчә, ифтарда азан әйтелгән, вәгазь укылган, тарихи шәхесләр турында сөйләнгән, Тукай шигырьләре укылган, җырлар башкарылган. Мәҗлес тулысынча татар телендә узган. Килүчеләр милли ризыклар белән сыйланган. Аларга токмачлы аш, өчпочмаклар, чәкчәк әзерләнгән.
Авыз ачуда катнашкан татарларга Йосыф Акчураның 150 еллыгына багышлап әзерләнгән сувенирлар таратылган. Алар арасында автомобиль өчен хушбуйлар, телефон тоткычлары, футболкалар булган.
Активист Наил Нәбиуллин язуынча, мондый авыз ачу мәҗлесләре Төркиянең өч шәһәрендә – Истанбулда, Әнкарада, Анталиядә узган. Аларга барлыгы 150ләп кеше килгән. Татарларның ифтарларга җыелуы дүртенче ел рәттән оештырылган. Ул бу ифтарлар Тукай, Акчура, Атласилар рухына багышланган, дигән.
Антальядагы татар ифтары күмәкләшеп аягурә басып "Туган тел" җырын башкарып тәмамланган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум