Русиядә балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр тарихи мәгариф-агарту концепциясе расланды. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәгариф министрлыгы биш елга исәпләнгән концепцияне төбәкләргә инде җибәргән. Програм кысаларында 2027 елда махсус мәгълүмати платформа булдыру планлаштырыла.
Концепциянең гамәли өлеше Икенче дөнья сугышына, шулай ук Русиянең Украинадагы баскын сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган зур чаралар үткәрүне үз эченә ала.
Белем бирү процессына тематик олимпиадалар, квестлар, тикшеренү проектлары һәм профильле тарихи клублар да кертеләчәк.
Русия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, бу систем "мәктәпләрдәге дәресләрне, дәрестән тыш эшчәнлекне, өстәмә белем бирүне, музейлар, китапханәләр, тарихи парклар, җәмәгать оешмалары, волонтер хәрәкәтләре һәм дигитал белем бирү ресурслары эшчәнлеген" берләштерергә тиеш.
Министр әйтүенчә, концепциядә мәктәп укучыларын мәгълүматны тәнкыйди бәяләү, чыганаклар белән эшләү һәм тарихны фальсификацияләүгә каршы тору күнекмәләренә өйрәтүгә аерым игътибар бирелә.
Министрлык фикеренчә, програмны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Русия җәмгыятенең бердәмлеге ныгыячак, "традицион кыйммәтләр" сакланачак һәм "патриотик рухта тәрбияләнгән" буын формалашачак.
Концепция быелның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк.
Шул ук вакытта, ягъни яңа уку елыннан Русия мәктәпләре президент ярдәмчесе Владимир Мединский авторлыгындагы бердәм тарих дәреслекләренә күчәргә әзерләнә. Яңа уку елыннан алар нигезендә 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр барлык укучылар белем алачак. Белгечләр "Мединский дәреслекләрен" пропаганда дип тәнкыйтьли, аны кертү Путинның шәхси күрсәтмәсе нигезендә башкарыла, гәрчә укытучылар һәм ата-аналар арасында да аларга карата дәгъвалар булса да.
"Бердәм" тарих дәреслеген язуны Путин әле 2013 елда ук Кырымны аннексияләргә һәм Украинаның көнчыгышын оккупацияләргә омтылышы алдыннан йөкләгән иде. 2023 елдан Мединский авторлыгындагы бердәм тарих дәреслеге белән Русиядә 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары укый. Ә 2026 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләр дә 5нче сыйныфтан башлап бердәм дәреслекләр системасына күчәчәк.
8 майда Украина баш прокуратурасы офисы хәбәр иткәнчә, Киевның Шевченковский мәхкәмәсе 2023 елда басылган 11нче сыйныф өчен "Тарих. Русия тарихы. 1945 ел — XXI гасыр башы" дәреслеге авторлары Владимир Мединский белән Анатолий Торкуновны читтән торып ун елга иректән мәхрүм итү һәм мөлкәтләрен конфискацияләү җәзасына хөкем итте. Икесен дә Украинаның Җинаять кодексының 110нчы маддәсе 2нче өлеше (илнең бөтенлегенә һәм кагылгысызлыгына кул сузу) һәм 436-2нче маддәсе 3нче өлеше (Украинага каршы агрессияне аклау) буенча гаепле дип тапканнар.
Мединский 2011 елда "XV–XVII гасырның икенче яртысында Русия тарихын яктыртуда объективлык проблемнары" темасына диссертация яклап, тарих фәннәре докторы дәрәҗәсен алган. Ул мәдәният министры итеп билгеләнгәннән соң, 2016 елда фәнни җәмәгатьчелек аның гыйльми дәрәҗәсен кире кагуны сорап гариза тапшырды. Алар сүзләренчә, диссертация тексты "тарих факультеты студентының курс эшендә генә дә күз алдына китерүе кыен булган тупас хаталар белән тулы". Соңрак Мединскийны дәрәҗәсеннән мәхрүм итү таләбенә Ирекле тарих җәмгыяте әгъзалары да кушылды.
Ләкин нәтиҗәдә Мединскийны гыйльми дәрәҗәсеннән мәхрүм итмәделәр: ул һаман да Путинның "сарай тарихчысы" булып кала. Ул Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) ректоры Анатолий Торкунов белән бергә җитәкләгән тарих дәреслекләре бүген Кремль алга сөргән идеологиягә тулысынча туры килә, шул исәптән Украинага карата да. Әйтик, аларда Киев Русе Киевсыз искә алына һәм Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучыларның "батырлыгы" турында күп сөйләнә, һәм барысы да Кремль позициясеннән чыгып.
"Бу очракта алар (укучылар) "тарихны" Мединский аңлатмасында өйрәнәчәк. Һәм без инде сүз бары тик югары сыйныфлар турында түгел, ә бөтен дәреслекләр системы турында баруын исәпкә алсак, бу — бик нык уйланылган, бик җентекләп төзелгән, минем өчен бик кызганыч һәм куркыныч процесс," дип аңлата педагог Дима Зицер Мединский дәреслекләре турында "Радио Свобода"га.
"Бу уку әсбаплары түгел, бу фәнни текстлар түгел, бу — пропагандистик текстлар, ди тарихчы һәм сәясәт белгече Константин Пахалюк. — Алар бары тик бер фикерне сеңдерергә тиеш: авторитар дәүләт — ул яхшы. Һәм һәр хаким дә теге яки бу дәрәҗәдә хаклы".
Бу фикерне раслап, өлкән сыйныфлар өчен дәреслек аннотациясендә турыдан-туры болай диелә:
"Төп нәтиҗә буларак укучыларда Русия гражданлык үзбилгеләнешен (идентичность) һәм патриотизмны формалаштыру мөһим".
Мединский мөхәррирлегендәге тарих дәреслекләренә инде Русия укытучыларыннан фактик хаталарны ассызыклап шактый дәрәҗәдә күп шикаятьләр килгән. Алар шулай ук материал бирү методикасын һәм тарихи вакыйгаларны аңлату мантыйгын яңадан карарга тәкъдим иткән.
Ләкин тәнкыйтькә карамастан, Мединский 2026 елда дәреслекләрнең яңартылган версияләрен чыгару планнары турында белдерде.
Экспертлар әйтүенчә, дәреслек авторлары балаларга Украина турында гына түгел, башка мәсьәләләрдә дә ялгыш нарративлар җиткерә.
"Алар Сталин репрессияләре — әйе, бу начар, аның каравы ГУЛАГ индустриализациягә ярдәм иткән дип бәйләп куя, — ди Константин Пахалюк СССРның 1930 нчы еллары турында бүлекләре турында. — Яки алар Брежнев, диссидентлык турында сөйли һәм янәсе, диссидентлар канәгать булмаган, чөнки интеллигенция дәүләт хисабына артык мул яшәгәнен әйтә. Имештер, аннан зур зыян да юк, ләкин аны Көнбатыш "күзәткән", йә булмаса алар Көнбатыш белән элемтәгә керергә тырышкан, шуңа күрә КГБга алар белән эшләргә туры килгән".
Тәнкыйди фикерләү белгече Денис Греков фикеренчә, Русиядә Мединский дәреслекләре белән укыячак балаларның күпчелеге алардагы мәгълүматка каршы тора алмаячак һәм пропаганда каршында яклаусыз калачак. Греков әйтүенчә, бу очракта аларга бары тик өлкәннәр генә ярдәм итә ала.
"Дәреслек тудырган эчтәлектәге эчке каршылыкларга игътибар итәргә кирәк, дип билгели Денис Греков. — Чөнки балалар өчен, гадәттә, алар яшәгән мохит — норма булып тора. Һәм сирәк кеше генә бу пропаганданы кире кагып, аны җимерә торган сораулар бирә ала".
Үзе Владимир Мединский белдергәнчә, яңа тарих дәреслегенең максаты — бу фәнне укучылар өчен кызыклырак итү. Әмма Константин Пахалюк фикеренчә, бу дәреслекләр, киресенчә, күп кенә укучыларның тарихка карата кызыксынуын киметергә мөмкин.
"Чөнки яшүсмерләрнең нигилизмын да исәпкә алырга кирәк: әгәр 13–14 яшьлек балага нидер көчләп тагылса, бу күбрәк тискәре реакция уятачак", дип билгели ул "Радио Свобода"га.
Русия мәктәпләрендә патриотизмны һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту бурычы тарих дәреслекләре белән генә чикләнмәячәк, башка фәннәр, мәсәлән, урыс теле дәреслекләре аша да гамәлгә ашырылачак. Мәгариф министрлыгы 2029 елга кадәр барлык фәннәрдән дә бердәм дәүләт дәреслекләре әзерләргә ниятли.
Галим, Казакъстанның Назарбаев университеты профессоры Юлай Шамилоглы Русия президенты Владимир Путин инаугурациядән соң икенче көнне үк тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалаганын искә алган иде.
— Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгаларны тегеләй йә болай аңлатулар булмаячак, Кремль ничек куша, шулай гына була ала. Бу шартларда тарихи хәтер, милли азчылыкларның үткәнен өйрәнү, хәтта шәхси фикер әйтү дә зур кыенлыклар тудыра, — диде ул элек Азатлык Радиосына.
Узган айда - апрельдә Мединский Казанда булып китте. Ул Татарстанга Русия хәрби-тарихи җәмгыяте (РВИО) эшчәнлеге белән танышу өчен килде. КФУда узган РВИО вәкиләре белән очрашуда Мединский Татарстан тарихы дәреслегенең өченче редакциясе әзерләнүе белән мактанды һәм хәрби-тарихи җәмгыять сафларын очраклы кешеләрдән "чистартырга" вәгъдә итте.
"Хәзер төбәк тарихы дәреслегенең гомуми тарих курсы кысаларындагы яңа редакциясе чыгарга әзерләнә. Без җәмәгать активын бу эштә актив катнашырга чакырабыз, чөнки Татарстанда туып-үскән каһарманнарга кагылышлы мөһим мизгелләрнең дәреслектә телгә алынмый калуын теләмибез", — диде ул.
Элек Оренбурда тарих укытучысы булып эшләгән, Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Германиядән сәяси сыену сораган башкорт активисты Илшат Киньябаев фикеренчә, хакимиятләр тарихны өйрәнүдә мөстәкыйль төбәк компонентыннан котылырга омтыла.
— Төбәк тарихы гомумдәүләт нарративына бер ярдәмче кушымтага әверелә һәм вакыйгаларга үз мантыйгы һәм үз аңлатмасы булу хокукыннан мәхрүм ителә. Шулай итеп, Мәскәү башта республикалар мәктәпләрендә ана телләрне юкка чыгарды, ә хәзер инде безне үз тарихыбыздан да мәхрүм итә, — диде ул Азатлык Радиосына.
Шулай итеп, Русиядә тарихи белем бирү системасы елдан-ел ныграк дәүләт идеологиясенең бер өлешенә әверелә. Мәктәп дәреслекләреннән башлап музейларга кадәр — тарих хәзер рәсми сәясәтнең коралы буларак кулланыла.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәгариф програмына зур үзгәрешләр кертте. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.
- Русия мәктәпләрендә 2022 елның 5 сентябреннән "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дип аталган дәрестән тыш шөгыльләр циклы да үткәрелә, 2023 елның сентябреннән — "Русия — минем офыкларым" һөнәри юнәлеш бирү курсы кертелде, ә "Тормыш иминлеге нигезләре" фәне "Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре" форматына үзгәртелде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум