17 апрельдә Казанда "Туган тел" җыенының пленар утырышы узды. Анда Русия төбкәләре һәм чит илләрдән (БДБ) илләреннән татар теле укытучылары катнашты.
Утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бүгенге көндә Русия төбәкләрендә 1100дән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшләп килә. Татарстанда 578 татар мәктәбе бар.
"Киләсе уку елында да күрсәткечләрне саклап калу кирәк", дигән министр. Аның сүзләрен "Ватаным Татарстан" газетасы китерә.
Әйтергә кирәк, Азатлык Радиосы 2024 елны Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты барлыгы турында язган иде. Күрүебезчә, Татарстанда татар мәктәпләре саны кимегән.
Министр сүзләренчә, федераль белем бирү програмы туган телләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә.
"Әти-әниләрнең активлыгы, татар автономияләренең теләктәшлеге нәтиҗәсендә соңгы елларда Магнитогорски шәһәренең урыс телендә белем бирүче 31нче мәктәбе, Иркутски өлкәсе Оса районы җирлекләре мәктәпләрендә татар теле укытыла башлау – моның ачык мисалы", дигән ул.
Һадиуллин сүзләренчә, төбәкләредәге татар мәктәпләрендә, бигрәк тә шәһәр җирлегендә урнашканнарында, татар балалары белән беррәттән, башка милләт балалары да белем ала. Әлбәттә бу беренче чиратта мәктәпнең яхшы җиһазландырылган булуы, тәртипле балалар укуына бәйле.
"Мисал өчен, Самар шәһәренең "Яктылык" мәктәбе, Сарытау шәһәренең милли татар гимназиясе, Әстерхан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 74 нче, Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы, Оренбурның татар телен тирәнтен өйрәнүче 38нче, Төмән шәһәренең 52нче, Тубылның 18нче мәктәпләре һәм башкалар. Аларның әти-әниләре татар мәктәпләрен абруйлы, перспективалы һәм тәрбия мәсьәләсе көчле куелган дип саный.
Ул гына түгел, әлеге балалар, татар балалары белән беррәттән, Казанда уздырылган татар теле олимпиадаларында, бәйгеләрдә, конференцияләрдә актив катнашалар, җәйге тел сменаларында татар телен камилләштерәләр. Бу күренеш, безнең үзебезгә, татарларга, үрнәк түгелме?" ди министр.
Шул ук вакытта министр атап узган Мәскәүнең татар мәктәбе өстендә болытлар куера. Аны урыс мәктәбенә кушмакчылар. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.
"Туган тел" җыены утырышында Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәзерге вакытта татар теле укытучысы өстенә төшә торган җаваплылык, таләп һәм өметләр бик зурдан булуын әйткән. "Ватаным Татарстан" газетасы язуынча, ул татар теле укытучыларын милләтне үстерүчеләр, татар халкының әйдәп баручы көче дип атаган.
Шул ук вакытта 2017-2018 елларда Мәскәү тарафыннан милли телләрне укыту кысрыклангач күп кенә татар теле укытучылары эшсез калды яки башка фән укытучысы булыр өчен белем алырга мәҗбүр булды һәм аларга яклау белдерүче булмады. Хәзер дә татар теле укытучыларының хәле мактанырлык түгел. Хәтта Татарстанда татар телендә белем бирүче укытучыларга ярдәм грантының күләмен ике тапкырга киметтеләр.
2023 елны татар теле укытучылары хокукын яклау белән шөгыльләнергә тиеш булган Татар теле укытучылары һәм милли мәктәп җитәкчеләренең берләшмәсе төзелгән иде. Әлеге оешма Русия юстиция министрлыгында теркәлү узды. Оешманы Дөнья татар конгрессы һәм Мәгарифне үстерү институты гамәлгә куйды. Ләкин әлегә берләшмәнең эшчәнлеге турында мәгълүмат күренми.
Утырышта Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина төбәкләрдәге татар кафедралары өчен грантлар системасын торгызырга тәкъдим иткән.
"Моннан 8-10 ел элек Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләр өчен грантлар бирүне оештырды. Ул грантлар исәбеннән татар кафедралары нәтиҗәле эшләр башкарды. Бу уңай тәҗрибәне яңадан торгызып, ул яңа проектларга этәргеч булыр иде", - дигән ул.
Татар-Информ язуынча, моннан тыш, ул төбәкләрдә фундаменталь тикшеренүләргә игътибар бирергә һәм галимнәр өчен стажировкалар оештырырга кирәклеген билгеләп үткән.
"Фәнни эзләнүләр нәтиҗәсен бастырып, киң җәмәгатьчелеккә тарату ихтыяҗы бар. Төбәкләрдә галимнәр өчен һөнәри стажировкалар үткәрү – аларның квалификациясен арттыру өчен нәтиҗәле чара булып тора. Бу алым яшьләрне шулай ук фәнгә җәлеп итү максатыннан да бик уңышлы булыр иде. Туган телебез безнең үзебезгә кирәк", дигән Хәлиуллина.
Ул мәктәпләрдә туган тел дәресләренә бирелгән аз гына сәгатьләр әдәби телдә фикер йөртерлек, классикларыбызның әсәрләрен аңлап укырлык укучылар бирә алырмы, алар арасыннан язучылар, галимнәр, җырчылар чыгармы, дигән.
Данис Шакиров әйтүенчә, 2-3 сәгать татар теле укыту уку йортын татар мәктәбе итә алмый.
– Ике дәрес инглиз телен укыту мәктәпләрне инглиз теленә әйләндерми бит. Ике сәгать татар теле белән дә нәкъ шундый ук хәл. Мәктәпләрдәге татар теле мөгаллимнәре сан ягыннан укытучыларны 3-4 процентын гына тәшкил итә. Әлеге саннар сыйфатка күчә алмый, әлбәттә. Әмма татар теле һәм әдәбияты югары дәрәҗәдә укытылырга тиеш, – диде Данис Шакиров
Аның әйтүенчә, Русия кануннары нигезендә укытуны ана телендә укыту хокукыбыз бар.
"Тарихка күз салсак, милли мәктәп булдыру тәҗрибәбез дә зур. Бүген мәгариф өлкәсенә, бигрәк тә милли гимназияләргә җитәкче, төрле фән укытучысы итеп куелган һәрберебез төп максат итеп ана телендә белем бирә торган чын милли мәктәп булдыру бурычы куярга тиеш. Бурычбыз – милләт баласын тәрбияләү. Татарлыкны саклап калу, телле, динле булып калу. Моңа ирешүдә татар теле укытучыларның әһәмияте гаять зур", дигән Шакиров.
2024 елны Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов Дәүләт шурасының мәгариф, фән, милли мәсьәләләр комитеты белән Фәннәр академиясенең уртак утырышында Татарстанда милли кадрлар әзерләү кыенлашуы сизелүен әйткән иде. Аның сүзләренчә, татар тел белгечләре һәм тарихчылар әзерләүдә проблем кискенләшкән.
"Сер түгел, соңгы 20 елда Русия төбәкләрендә татар филологиясе һәм тарих юнәлешендә кадрлар әзерләнде. Хәзер бу бүлекләр ябыла. Уку йортларында һәм аспирантурада яшь студентлар белән тәэмин итү бетеп бара. Бүген яшьләрне филология, тарих юнәлешендә аспирантурага җәлеп итү проблемга әйләнә. Шуны исәпкә алганда, инде 5-8 елдан бүген пенсия яшендә эшләүчеләрне алмаштырырга урта буын калмаячак", дигән иде ул.
- Татарстанда 90нчы еллар башыннан бирле татар телен милләтләре нинди булуга карамастан бөтен балаларга да укыттылар. Татарстан Конституциясенә ярашлы республикада татар телен дә урыс теле дә - дәүләт теле. Республиканың дәүләт телләре турындагы канунында каралганча, дәүләт телләрендә белем тигез күләмдә бирелергә тиеш. Әмма 2017 елдан башлап бу үзгәрде.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум