28 апрель көнне Екатеринбурның Үзәк хәрби мәхкәмәсе татар милли хәрәкәтенең 71 яшьлек ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны алты елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды.
Моннан тыш, аңа өч ярым ел дәвамында сайтлар һәм социаль челтәрләр белән идарә итү тыелды. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә.
Пенсионерны Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип таптылар. "Idel.Реалии" язуынча, Вәлиәхмәтов гаебен танымаган.
Бүген узган мәхкәмә утырышында дәүләт гаепләү ягы аны җиде елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Шулай ук прокуратура пенсионерга өч ел дәвамында сайтлар һәм социаль челтәрләр белән идарә итүне тыюны тәкъдим иткән.
Гаепләү ягы авырлатучы хәлләр итеп җинаятьнең "мобилизация яки хәрби хәл чорында, сугыш вакытында яисә кораллы низаг шартларында башкарылуын" атады.
"Idel.Реалии" хәбәр иткәнчә, Вәлиәхмәтовны яклау ягы аны гаепсез дип тануны, эшне туктатуны һәм пенсионерны азат итүне сораган иде.
- Вәлиәхмәтов 2024 елның 5 декабрендә тоткарланды. Шуннан бирле ул Тикшерү изоляторында тотылды. "ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, пенсионерның өченче дәрәҗә кан басымы авыруы бар, ә бу исә сак астында тотуны тыючы чир булып санала.
- 2025 елның июнь аенда "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты аны сәяси тоткын дип таныды.
- Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып торды.
- 1991 елда Татарстанның суверенитетын яклап һәм республикада Русия президенты сайлаулары үткәрмәү таләбе белән Ирек мәйданында ачлык тоткан кешеләрнең берсе.
- Ул беркайчан да татар теле, милләте өчен көрәшүен тукатмады. Шул хакта ул үзе "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрде", дип әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум