Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры йорт сагына җибәрелде

Ратмир Мәүлиев
Ратмир Мәүлиев

Ратмир Мәүлиевны Башкортстан Югары мәхкәмәсе 28 июньгә кадәр йорт сагына җибәрде.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Уфа мэры Ратмир Мәүливеның чикләү чарасын үзгәрткән. Ул 28 июньгә кадәр йорт сагына җибәрелде.

Мәүлиев 28 апрельдә тоткарланды. Соңрак Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аны шәһәр башлыгын вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнеп, ике айга сак астына алу карарын чыгарды.

Тикшерүчеләр мәгълүматынча, гаепләнүчеләр шәһәрдәге бер шифаханә җирендә мәйданы 1,3 мең дүрткел метрдан артык булган җир кишәрлеген "канунсыз рәвештә бүлеп алган". Тикшерүчеләр фикеренчә, 2025 елда Уфа башлыгы, үз вәкаләтләреннән файдаланып, төзелеш ширкәте вәкиленнән "ярдәм күрсәтү" өчен милек рәвешендә ришвәт таләп иткән.

Шулай ук аңа Уфада конструкцияләр урнаштыру буенча тендерларда җиңгән реклам агентлыкларыннан социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш фонды аша 30 миллион сумнан артык акча җыюны оештыру да гаеп итеп куела.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, соңрак бу акчага муниципалитет өчен бәясе 21 миллион сумнан артык булган машина сатып алынган.

Ратмир Мәүлиевнең адвокаты Булат Зиакаев белдергәнчә, аның яклаучысы гаебен танымый. Ул кайбер төзүчеләр үч алу нияте белән мэрга яла яга дип әйткән. Сәбәбе — декабрьдән бирле мэриянең җир алмашу килешүләр дөрес булмаган дип мәхкәмәдә исбатларга тырышуы дип белдергән.

Уфа һәм Башкортстан хакимиятләре тоткарлауны тыныч кына кабул итте. Мэриядә "хокукый бәяне тикшерү һәм мәхкәмә генә бирә ала" дип белдерде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның матбугат хезмәте дә әлеге хәл турында хәбәрдар булуын белдерде һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча объектив бәя биреләчәген ассызыклады.

Азатлык Радиосы сөйләшкән экспертлар Мәскәү Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның такымын көчсезләндерергә телиләр дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG