Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Марат Гыйлмановны Русия армиясе турында "ялган мәгълүмат тарату", "экстремизмга чакыру" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип тапкан һәм алты елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә. (https://t.me/ovdinfolive/40359))
Шулай ук Гыйлмановка өч ел дәвамында интернетта сайтлар һәм каналлар алып бару тыелган.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, Маратка гаепләү "террорчылыкны аклау" маддәсе Русия хәрбиләре, ракет һөҗүмнәре, "Крокус Сити Холл"дагы теракт һәм шулай ук "СВО" (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый – ред.) турында язылган комментарийлар аркасында белдерелгән.
Башка басмалар исә бу гаепләүнең сәбәбе итеп Таулы Карабахтагы тынычлык сакчылары турында пост астында Русия хәрбиләре турында комментарий булуын күрсәтә. Шулай ук аңа тагын ике маддә социаль челтәрләрдә калдырылган комментарийлар белән бәйле рәвештә гаеп итеп куелган, әмма ул комментарийларның эчтәлеге җәмәгатьчелеккә ачыкланмаган.
Марат 2024 елның декабрендә кулга алынганнан соң, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары аның әтисе республиканың хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисе Радик Гыйлманов булуын хәбәр итте. Ул бу вазифага 2017 елда куелган булган.
Хәзер коллегия рәисе итеп Роман Давыдов күрсәтелә. 2024 елның 18 декабреннән башлап коллегия утырышларын да ул җитәкли, ә моңа кадәр аларны Гыйлманов үткәрә иде, һәм аның бу вазифадан китүе турында рәсми хәбәр булмаган.
Радик Гыйлманов Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары булып кала. Хәзер ул гражданлык эшләрен карый.
- Русия Украинага каршы баскын сугыш башлаганнан соң озак та үтмичә, Русия хакимияте кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы акцияләрдә катнашучыларга каршы Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "ялган мәгълүмат" (фейклар) тарату маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре кузгатыла, шул исәптән социаль челтәрләрдәге язмалар өчен дә. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум