Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тарихи агарту концепциясе расланды

Сергей Кравцов
Сергей Кравцов

Анда Русиянең Украинадагы баскын сугышында катнашучылар истәлегенә чаралар уздыру да күздә тотыла.

Русиядә балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр тарихи агарту концепциясе расланды. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәгариф министрлыгы биш елга исәпләнгән концепцияне төбәкләргә җибәрде. Програм кысаларында белем бирү курслары яңартылудан тыш, 2027 елда махсус мәгълүмати платформа булдыру планлаштырыла.

Концепциянең гамәли өлеше Икенче дөнья сугышына, шулай ук Русиянең Украинадагы баскын сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган зур чаралар үткәрүне үз эченә ала.

Белем бирү процессына тематик олимпиадалар, квестлар, тикшеренү проектлары һәм профильле тарихи клублар да кертеләчәк.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, бу систем "мәктәпләрдәге дәресләрне, дәрестән тыш эшчәнлекне, өстәмә белем бирүне, музейлар, китапханәләр, тарихи парклар, җәмәгать оешмалары, волонтер хәрәкәтләре һәм дигитал белем бирү ресурслары эшчәнлеген" берләштерергә тиеш.

Министр әйтүенчә, концепциядә мәктәп укучыларын мәгълүматны тәнкыйди бәяләү, чыганаклар белән эшләү һәм тарихны фальсификацияләүгә каршы тору күнекмәләренә өйрәтүгә аерым игътибар бирелә.

Концепцияне гамәлгә кертү быелның 1 сентябреннән башланачак.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәгариф програмына зур үзгәрешләр кертте. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.
  • Русия мәктәпләрендә 2022 елның 5 сентябреннән "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дип аталган дәрестән тыш шөгыльләр циклы да үткәрелә, 2023 елның сентябреннән — "Русия — минем офыкларым" һөнәри юнәлеш бирү курсы кертелде, ә "Тормыш иминлеге нигезләре" фәне "Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре" форматына үзгәртелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG