Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган композитор, җырчы, педагог Мәсгут Имашев вафат

Мәсгут Имашев (1930 - 2026)
Мәсгут Имашев (1930 - 2026)

Композитор белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 14 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә узачак.

13 майда танылган композитор, җырчы, педагог Мәсгут Имашев вафат. Аңа 95 яшь иде. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Композитор белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 14 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә узачак.

Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елның 20 августында Пермь өлкәсенең Барда районы Сараш авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1959-1964 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли. Легендар "Зәңгәр шәл" спектаклендә Булат ролен башкара. Татарстанның җыр-бию ансамбле, төрле музыкаль коллективларда җырлый, җырлар иҗат итә.

Әлмәт музыка көллиятенә нигез салучы һәм беренче директоры. Казан театр училищесында, музыка көллиятләрендә укыта.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры мөдире булып эшли.

Мәсгут Имашев татар җырларының көйләре мелизмнарга бай булуын алга сөрде. "Көйләрне сакларга кирәк, мелизмнарсыз, бормаларсыз татар җыры булмый. Аны һичшиксез сакларга кирәк. Җырлар пентатоникага нигезләнгән булырга тиеш. Әгәр пентатоника онытылып диатоникага күчәләр икән, бетте, бу инде татар җыры түгел, дигән иде ул "Яңа татар җыры" бәйгесенә кабул ителәчәк җырлар турында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG