Быел Венециядәге биеннале вакытында беренче тапкыр оештырылган decoloniz.art проектында татар-башкортлар да катнашты. Алар халыкара җәмәгатьчелеккә Русиядә халыкларның бай мәдәнияте барлыгы һәм аларны урысныкыннан аерып карарга кирәклекне җиткерергә теләде. Азатлык Радиосы чарада катнашкан татар-башкортлар белән сөйләште.
Дөньядагы иң абруйлы һәм иң борынгы халыкара сәнгать форумнарының берсе саналган Венеция биенналесе быел аеруча зур игътибар үзәгендә булды, чөнки берничә ел катнашмаганнан соң оештыручылар чарага Русия вәкилләрен дә кертергә булды. Анда катнашу күп рәссамнар өчен халыкара танылу билгесе булып санала. Күп илләрнең Венециядә даими павильоннары бар, һәм алар аша дәүләтләр үзләренең мәдәни образын күрсәтергә омтыла.
Шуңа күрә Русиянең Украинадагы баскын сугышын башлаган дәүләт буларак, аны бу халыкара чарада катнаштыруны күпләр тәнкыйть итте. Италия хөкүмәте Русиянең катнашуына ризасызлык белдерде, әмма институциональ мөстәкыйльлеккә ия булган биеннале җитәкчелеге аны катнаштыру турында карар кабул итте. Шуннан соң Европа Берлеге финанслауның бер өлешен кире алды. Чара тирәсендә зур мәгълүмати шау-шу күтәрелде, һәм тамашачылар экспозицияләрне күргәнче үк җәнҗал башланып китте.
Русидән читтә яшәүче һәм республикаларның мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән татар-башкортлар да Русияне катнаштыруга каршы булды.
Күптән түгел Франциядә сәяси сыену алган башкорт активисты Рамил Ваһапов сүзләренчә, Венециядәге биеннале традицион рәвештә сәнгать дөньясында сәнгать, идеология һәм сәяси мәгънә салынган иң мәртәбәле мәйданнарның берсе санала.
"Шушы фонда сәнгать, архитектура һәм сәясәтнең үзара ничек бәйле булуы турында сорау туа. Формаль яктан — берничек тә түгел. Әмма чынбарлыкта бу чик күптән юкка чыккан. Русия павильоны мисалында бу аеруча ачык күренә: аның җитәкчеләре арасында хәрби-сәнәгать структуралары белән турыдан-туры бәйле кешеләр, шулай ук Русиянең югары вазифалы түрәләре гаиләсе вәкилләре дә бар.
Шулай итеп, сүз гади сәнгать турында гына бармый, ә мәдәни мәйданны сәяси йогынты коралы буларак куллану омтылышы турында иде. Төгәл шушы контекстта рәссамнар, активистлар һәм бәйсез берләшмәләр ягыннан параллель инициативалар барлыкка килә башлады", ди Ваһапов.
Шуларның берсе буларак Азат милләтләр лигасы, Arts Against Aggression һәм Memorial Italia оешмасы белән берлектә decoloniz.art проектын тормышка ашырган. 6 майда, үзәк керү янында вакытлы павильон — чатыр урнаштырган. Анда гадәттә рәсми мәдәни чарада урын алмаган кешеләрнең эшләре тәкъдим ителгән һәм тавышлары яңгыраган.
Arts Against Aggression — сәнгать аша сугышка, агрессиягә һәм дәүләт золымына каршы позиция белдерүне максат иткән халыкара инициатива. Бу төркем төрле рәссамнар, активистлар һәм мәдәни проектларны берләштерә. Аның төп идеясе — сәнгатьне нейтраль мәйдан итеп түгел, ә җәмгыятьтәге низаглар, кеше хокуклары һәм сәяси көч куллану турында фикер белдерү коралы итеп карау.
Memorial Italia — Италиядә эшләүче тарихи-хокук яклау оешмасы. Ул "Мемориал" челтәре белән бәйле. Оешма совет репрессияләре, ГУЛАГ тарихы, кеше хокуклары һәм постсовет киңлегендәге тарихи хәтер темалары белән шөгыльләнә.
Чарада катнашкан Ваһапов сүзләренчә, бу башлангычның күпчелек очракта формалашуында төп фигура булып рәссам һәм публицист Катя Марголис торган.
"Озак еллар дәвамында ул деколонизация темасы белән эзлекле рәвештә эшли, деколонизацияне мәдәният, тел һәм сәяси яктан гамәли каршы тору буларак аңлый. Аның өчен империячел нарративларны тәнкыйтьләү генә түгел, ә дәүләт арадашлыгыннан башка турыдан-туры фикер белдерү мөмкин булган альтернатив киңлекләр булдыру да мөһим. Ниндидер мәгънәдә, нәкъ менә аның энергиясе һәм үҗәтлеге бу проектның тормышка ашуына мөмкинлек бирде.
Бу классик аңлаудагы "күргәзмә" түгел иде, ә күбрәк биенналеның үз мантыйгына тыкшыну. Альтернатив павильон исә башка модель тәкъдим итте: үзәкләштерелмәгән, төрле фикерле һәм бердәм үзәктән күрсәтмәләр алмаган модель", ди Ваһапов.
Аның әйтүенчә, көн дәвамында төрле җәмгыять вәкилләре катнашкан: башкорт милли комитетыннан Илшат Киньябаев, Азат милләтләр лигасыннан Хамзат Джангаров, Аида Габдрахманова һәм башкалар.
"Без "руссияләр" буларак түгел, ә үз халыкларыбызның вәкилләре буларак чыгыш ясадык. Шулар арасында мин дә бар идем.
Чыгышымның мөһим өлеше тарихи үткәнне хәзерге заман белән бәйләргә омтылу булды. Шул исәптән мәгънәсен үзе дә аңлап бетермәгән сугышка (Русиянең Украинага каршы сугышы — ред.) эләккән хәзерге башкорт солдаты образы аша да.
Һәм моннан килеп чыккан төп сорау: ни өчен укырга, язарга һәм төзергә сәләтле кеше сугышырга мәҗбүр булган хәлгә килеп эләгә? Һәм кем мәнфәгатьләре өчен сугыша?" — ди Ваһапов.
Аның әйтүенчә, аларның чарасы Италия матбугатында сизелерлек кызыксыну уяткан. Күпләр өчен бу "Русия" сүзе артында дистәләгән халыклар, телләр һәм мәдәниятләр, шулай ук аларның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләренең катлаулы тарихы яшеренгән чынбарлык белән беренче очрашу булган.
"Рус телле медианың реакциясе исә башкача булды. Либераль һәм оппозицион басмаларның шактый өлеше йә бу вакыйгага бөтенләй битараф булды, йә бик кискен реакция белдерде — хәтта оештыручыларны мыскыллауга кадәр барып җитте.
Бу күрсәткеч. Аларда колониаль фикерләү сәяси оппозиция яки миграция белән бергә үзеннән-үзе юкка чыкмый. Ул яңа шартларда да — тел, иерархияләр һәм башка халыкларны "икенчел" итеп күрү аша яңадан туарга мөмкин. Кайчакта — хәтта тагын да кырысрак формада. Ләкин акция нәкъ менә шуңа каршы юнәлдерелгән иде", — ди Рамил Ваһапов.
Күптән түгел оешкан Татарстан мөстәкыйльлек комитеты җитәкчесе, Швециядә яшәүче Аида Габдрахманова Азатлык Радиосына сөйләвенчә, сәяси-сәнгать чарасы Русиянең басып алынган халыкларның рәссамнары һәм вәкилләренә багышланган.
"Проект Русия җирлегендә яшәүче якынча 190 халыкка игътибар җәлеп итү максатын куйды. Алар халыкара җәмгыятьтә, сәяси һәм мәдәни чараларда да күпчелек очракта күренмичә кала", — ди Габдрахманова.
Аның әйтүенчә, чара халыкара дәрәҗәдә зур кызыксыну уяткан. Биеннале кунаклары һәм узып баручылар туктап, катнашучыларның чыгышларын тыңлаган, сәнгать әсәрләрен фотога төшергән һәм халыкларның тарихлары белән кызыксынган.
Проект кысаларында Габдрахманова ике татар рәссамының — Җәмилә Гергенредер һәм Нияз Хаҗиәхмәтовның (X-Azia Design) эшләрен тәкъдим иткән.
Җәмилә Гергенредер — "кулак" улы, чыгышы белән татар булган үзбәк рәссамы Әнвәр Насыйровның кызы. Бүген ул Германиядә яши һәм иҗат итә. Милли тематикага багышланган эшләрендә татар халкына карата тирән мәхәббәт һәм әтисе тапшырган мәдәни хәтер чагыла.
Икенче тәкъдим ителгән автор — X-Azia Design исеме астында иҗат итүче дигитал графика рәссамы Нияз Хаҗиәхмәтов эшләрендә татар милли мотивлары, тарихы һәм традицияләре заманча сәнгать белән үрелеп бара. Кайбер әсәрләре татар халкының киләчәккә өметсезлеген һәм эчке кичерешләрен чагылдыра.
Чара вакытында Аида Габдрахманова шулай ук татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырен укыган һәм татар теле, тарихи хәтер һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмияте турында җиткергән.
Габдрахманова сүзләренчә, аның өчен татар халкының күпсанлы талантлы һәм лаеклы вәкилләре барлыгын күрсәтү мөһим булган. Аларның иҗаты аерым павильонда тулы хокуклы урын ала алыр иде.
"Русия империясе һәм Советлар берлеге тарихында төрле халыкларның мәдәни казанышлары еш кына уртак "урыс" яки "совет" мәдәни билгесенә кертелде. Күп кенә элементларның килеп чыгышы һәм аерым бер халыкларның керткән өлеше гомуми нарратив эчендә югалып калды", — дип билгеләде ул.
Габдрахманова әйтүенчә, күчмә һәм төрки халыкларның, шул исәптән татарлар һәм башкортларның һөнәрчелек традицияләре, бизәкләре һәм кием элементлары вакыт узу белән халыкара күзаллауда аларның чын чыгышын күрсәтмичә генә "урыс мәдәнияте"нең бер өлеше итеп кабул ителә башлады.
"Нәтиҗәдә күпмилләтле мәдәният гомуми бер төрле итеп күрсәтелә, әмма аның нигезендә үз тарихы, теле һәм гореф-гадәтләре булган күп төрле халыкларның өлеше ята. Мәдәни тарих төгәлрәк һәм тулырак булсын өчен бүген бу мираска аның чын исемнәрен һәм килеп чыгышын кире кайтару мөһим", — ди ул.
Мисал итеп Габдрахманова бөтен дөньяга танылган балет биюче Рудольф Нуриевны китерде.
"Аны бөтен дөньяда гадәттә Советлар Берлеге, урыс балеты белән бәйлиләр, ә аның татар тамырлары һәм гаиләсенең Башкортстаннан булуы сирәк искә алына", — ди ул.
Чара кысаларында шулай ук "Империя күләгәсеннән — яктылыкка" дигән манифест тәкъдим ителгән. Ул еллар дәвамында империя һәм совет нарративында күренми калган халыкларга багышланган. Манифестта Мәскәү контролендәге халыкларның "азчылыклар" түгел, ә үз мәдәниятләре, телләре һәм тарихлары булган аерым халыклар икәнлеге ассызыклана.
Шулай ук акциядә катнашучылар Русиядә изелгән халыклар өчен бәйсез павильон булдыру таләбе белән петиция башлануы турында игълан иткәннәр.
"Бу халык вәкилләре халыкара мәдәни киңлектә Русиядән бәйсез тәкъдим ителсен өчен кирәк", — ди Габдрахманова.
Аның сүзләренчә, Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң ил эчендәге урыс булмаган халыкларның мәдәни хәле тагын да авырайган, чөнки дәүләт сәнгатьне һәм мәдәни өлкәне хәрби пропагандага буйсындырган.
"Җырлар, шигырьләр, мәдәни чаралар — барысы да ешрак сугышка, аны аклауга, данлауга, үгетләүгә багышлана", — ди ул.
Мисал итеп ул Татарстанны китерә. Быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген Русиянең Украинага каршы сугышы турында фильм төшерүчеләргә тапшырырга җыенулары турында искә алды.
"Урыс булмаган халыклар мәдәнияте Русия дәүләтенең көн тәртибенә бәйле булып кала. Без империя сугышларының һәм амбицияләренең бер өлеше булырга теләмибез. Без үз сәнгатебезне һәм иҗатыбызны дөнья белән бүлешергә теләгән тыныч халыклар", — ди Габдрахманова.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум