Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда кырымтатар байрагы өчен Кырымның балалар ансамбле җитәкчеләре тоткарланган

Кырымтатар байрагы
Кырымтатар байрагы

Алар кырымтатар байрагы белән фотога төшмәкче булган

Петербурда полиция Акмәчеттән "Нефес" балалар бию ансамбле җитәкчесе Севеле Хәлилова һәм кырымтатар җәмгыяте җитәкчесе Радион Эсмедляевны тоткарлаган. Алар экскурсия вакытында кырымтатар байрагы белән фотога төшмәкче булган. Бу хакта "Фонтанка" һәм "78 канал" хәбәр итә.

Әлеге хәл 17 май көнне була. Концертта катнашырга Петербурга килгән ансамбль вәкилләре Петропавлов крепостенә экскурсиягә бара. Милли киемнәрдәге балалар Русия, аннексияләнгән Кырым һәм кырымтатар байрагын күтәреп йөри. Полиция хезмәткәрләрендә кырымтатар байрагы кызыксыну уята.

"Алар басып тора иделәр, фотога төшергә теләделәр, яннарына полиция хезмәткәрләре килде. Башта кырымтатар байрагын алачакларын әйттеләр, чөнки ул зәңгәр күк төстә сары тамга белән, тризубка охшаган, диделәр. Экстремистик һәм тыелган дип белдерделәр", дигән ансамбль җитәкчесенең дусты Егор Абрамов.

Аның әйтүенчә, полиция катнашучыларны әлеге байрак белән митинг уздыруда гаепләгән.

Полиция Хәлилова һәм Эсмедляевны һәм тагын бер кешене тоткарлаган. Өченче кешенең кем булуы әйтелми. Хәзерге вакытта алар полиция бүлегендә кала. Мәхкәмә утырышы бүген Петроград район мәхкәмәсе бинасында узачак.

Ансамбль бүген "Русия – минем тарих" паркында чыгыш ясарга тиеш.

  • Кырымтатар байрагы экстремистик дип танылмаган. Гәрчә элек Русия куәт оешмалары аны биналардан, машиналардан салыдырырга тырышкан очраклар булгалады. 2023 елны Кырымда машиналарына кырымтатар байраклары элгән өч кеше тоткарланган иде.
  • Зәнгәр күк төсендә алтын тамгалы байрак кырымтатарларының бердәмлеге, буыннар дәвамлылыгы, азатлык, үзбилгеләнү, дәүләтчелекне торгызу өчен көрәш символына әйләнде. 2014 елдан соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булган, төрле илләргә сибелгән кырымтатарлар диаспорада, Украинаның төрле шәһәрләрендә яшәсә дә, алар Ватаннарына, Кырымга тугрыклы булып кала. Зәнгәр күк төсендә тарак тамгалы байрак моны чагылдырган һәм халыкны берләштергән бер символ булып тора.
  • Узган гасыр башында дәүләтчелек символы итеп кабул ителгән кырымтатар милли байрагы сөргенлектән Кырымга кайткан кырымтатар халкы икенче корылтаенда 1991 елда Акмәчеттә яңадан торгызыла.
  • Бүген, 18 май — кырымтатар халкының зур фаҗигасе — сөрген көне. 1944 елның 18 маенда Советлар Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән халык ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя. Депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә. Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG