Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар шурасы татар милләтенә һәм Татарстанга бәйлелекне күрсәтүче таныклык чыгарган

Таныклык
Таныклык

Активистлар ул таныклык Татарстанга бәйле, әмма рәсми документны алыштырмый дип белдерә.

Татар шурасы татар таныклыгын чыгарган. Бу - кешенең татар булуын, Татарстанга бәйле булуын аңлаткан таныклык. Таныклык пластик ID картаны хәтерләтә. Таныклыкның алгы ягында Татарстан байрагы һәм тугърасы ясалган, кешенең исем фамилиясе, туган елы һәм урыны күрсәтелгән, таныклык кайчанга бирелгәне хакында мәгълүмат бар. Таныклыкның икенче ягында Татарстан харитасы рәсеме һәм байрагы рәсемнәрендә "Татарстан җөмһүрияте - демократик хокукый дәүләт" дип язылган. Бу 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең 1нче мәддәсе дип күрсәтелгән. Шулай ук анда таныклыкны Татар шурасы чыгарылганы, бу документның рәсми булмавы һәм шәхесне раслау өчен кулланылмавы язылган. Барлык мәгълүмат татарча һәм латин имлясында бирелә һәм инглизчә дә мәгълүмат бар. Таныклыкның серияләре бар. Әлегә мондый татар таныклыгы 20 данәдә чыгарылган.

Татар шурасының координаторы, активист, сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка аңлатуынча, бу рәсми документны, паспортны алмаштырмый, әмма кешенең Татарстанга, татар милләтенә бәйлелеген күрсәтә ала. Ул моны зур эшнең башлангычы, ди.

— Бу паспортны алмаштыра торган документ түгел. Бу рәсми документ түгел, төрле илләрдә төрлечә кабул итәләр мондый документны. Без аны татар таныклыгы дип атыйбыз. Татар шурасы исеменнән бирелә торган таныклык. Татарстан республикасына бәйле таныклык, әмма аның рәсми документын алмаштырмый, чөнки паспортны, ID картны дәүләт органнары чыгарырга тиеш. Татар шурасы иҗтимагый оешма.

Беренче партиядә 20 данә чыгарылды. Алар барысы да Татар шурасы әгъзаларына тапшырылды. Әлегә башка кешеләрдән, шул исәптән Русия, Татарстаннан, чит илләрдән алырга телибез дип язалар. Әмма Русиядә һәм Татарстанда яшәүчеләргә мондый таныклык тапшыру имин түгел, чөнки Татар Шурасы "ят агент" дип танылды. Шуңа мондый таныклыкны алу кешеләргә проблем тудырырга мөмкин. Әмма татар мөһаҗирләренә үзләренең Татарстанга бәйлелеген күрсәтәсе килә икән, аларга мондый таныклык мөһим икән, куллана алалар. Бәясе күпме булыр - белмим. Әмма аны бастыру өчен дә чыгымнар бар.

Айсин әйтүенчә, бу таныклыкны башка милләт вәкилләре дә ала ала, әмма алар Татар Шурасы принципларын, идеяләрен кабул итәргә тиеш.

Айсин шулай ук Русиянең Украинага каршы баскын сугышы аркасында чит илләргә киткән мөһаҗирләр, урыс либераллары уйлап тапкан "паспорт хорошего русского" проекты белән бернинди дә уртаклык юк дип әйтте.

1990нчы еллар уртасында Русия паспортларында Татарстан өчен махсус кушымта булдырылды. Ул кушымта дүрт биттән тора иде. Анда кешенең исеме, фамилиясе, туган вакыты, урыны татарча язылды. Әмма бу битләр паспорт эчендә саннарга ия булмады. Шундый ук кушымталар Башкортстан өчен дә ясалды. Алар автомат рәвештә барысына да бирелә иде. Әмма бу кушымталар 2000нче еллар уртасында юкка чыга башлады. Соңгы елларда кеше сорап гариза язган очракта гына паспорт Татарстан яки Башкортстан кушымталары белән бирелде. Хәзер исә бу кушымта бөтенләй юкка чыкты.

  • Үзләрен "сөргендәге бәйсез Татарстан Хөкүмәте" дип атаучы төркем дә 2025 елда татар паспортын чыгару кирәклеге турында игълан итте. Әмма ул проект башкарылмады.
  • 2022 елда чит илдәге Русия оппозициясе вәкилләре "Паспорт хорошего русского" проектын игълан итте. Әлеге документ, ният буенча, Украинадагы сугышка һәм Путин режимына каршы булган русияләргә Европада яшәүне җиңеләйтергә тиеш иде. Әмма бу проект каты тәнкыйтьләнде. Аны русияләрне бүлүче һәм сегрегацияне хәтерләтүче проект дип тәнкыйтьләделәр.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG