Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан Рөстәм Нәбиев кулларында Эверест тавына менде.


Башкортстаннан Рөстәм Нәбиев кулларында Эверест тавына менде.
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00

Башкортстаннан Рөстәм Нәбиев бары тик кулларында гына Эверест тавына менде. Бу дөньяда шундый беренче очрак. Эверестның биеклеге — 8848 метр.

Моңарчы ул Эльбрус, Манаслу, Арарат, Казбек, Килиманджаро, Аконкагуа тау түбәләренә менгән иде.

2024 елда Башкортстанның Ирәмәл тавына менде һәм шуннан соң берничә елга тәнәфескә китте.

Нәбиев 2015 елда Омскида армиядә хезмәт иткәндә җимерелгән казарма астында аяксыз калды. Тернәкләнүдән соң спортка кереп китте.

Армиягә киткәнче йөргән кызына өйләнде, инде Ира белән өч бала үстерәләр.

Ул шулай ук — Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG