Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы Киевка яңа һөҗүмнәр белән янады

24 майда Киевка ясалган һөҗүм
24 майда Киевка ясалган һөҗүм

Русия 24 майда дроннар һәм ракетлар белән Киев һәм Киев өлкәсенә һөҗүм итте.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Украина башкаласына яңа һөҗүмнәр белән янады. Министрлык белдерүенчә, 22 майга каршы төндә Старобельскига ясалган һөҗүм "сабырлык чигеннән узган".

"Русия Федерациясе кораллы көчләре Киевтагы Украина хәрби-сәнәгать комплексы ширкәтләренә системлы һөҗүмнәр ясый башлый. Һөҗүмнәр карар кабул итү үзәкләренә һәм хәрби идарә пунктларына да юнәлтеләчәк", диелә белдерүдә.

Шулай ук Мәскәү чит ил ватандашларын, шул исәптән дипломатик миссияләр һәм халыкара оешмалар вәкиллекләре хезмәткәрләрен" мөмкин кадәр тизрәк Киевтан китәргә чакыра, ә шәһәр халкына "хәрби һәм административ инфраструктура корылмасына якын килмәскә" киңәш итә. Украина хакимияте белдерүдә "хунта" һәм "Зеленский режимы" дип атала.

Русия контролендәге Украинаның Луһански өлкәсендәге Старобельски шәһәренә һөҗүм нәтиҗәсендә, Русия хакимияте мәгълүматларына караганда, 21 кеше һәлак булган. Һөҗүм вакытында педагогика көллияте биналары җимерелгән. Русия хакимияте бастырган исемлеккә караганда, һәлак булучыларның күпчелеге — 18 яшьтән 22 яшькә кадәрге көллияттәге студент кызлар, алар арасында балигъ булмаганнар юк.

Шул ук вакытта Русия рәсми вәкилләре һәм дәүләт медиасы һөҗүм "балаларга каршы ясалды" дип белдерде.

Әлеге һөҗүмнән соң, 24 майга каршы төндә, Русия Киевка ракет һәм дроннар белән көчле һөҗүм ясады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG