Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә онлайн-очрашуларны ясалма акыл ярдәмендә татар теленә тәрҗемә итү мөмкинлеге эшләнде

Урыс һәм инглиз телләреннән татарчага шул ук мизгелдә автоматик тәрҗемә итү мөмкинлеге инде эшли башлады.

МТС Линк онлайн очрашулар платформасында татар телендә шул ук мизгелдә автоматик тәрҗемә итү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзергә урыс һәм инглиз телләреннән тәрҗемә итү мөмкин.

Ясалма акыл чыгыш ясаучыларның сөйләмен таный, аны автоматик рәвештә татарчага тәрҗемә итә һәм шул ук вакытта субтитрлар рәвешендә күрсәтә. Бу – шул ук мизгелдә онлайн очрашуларны татарчага тәрҗемә итүнең беренче очрагы.

МТС Русиядә эшләнгән програм нигезендә эшли. Татарстандагы МТС мөдире Марат Кабанов сүзләренчә, онлайн очрашулар һәм вебинарлар үткәрү активлыгы буенча Татарстан Русия төбәкләре арасында беренче урыннарда тора.

— Русиядә татарча берничә миллион кеше сөйләшә, шуңа күрә без онлайн-чараларда катнашучылар үзара аралашканда бу телдән дә файдалана алсын өчен тәрҗемә мөмкинлеген өстәдек, — ди Кабанов.

Аның сүзләренчә, бу функция эш киңәшмәләрендә, Татарстан оештырган форумнар, конференцияләрдә файдалы булырга мөмкин.

  • МТС Линк – бизнес-очрашулар, онлайн күрешүләр өчен платформа ясаучы Русия IT-ширкәте.
  • Роскомнадзор кулланучылар иминлеген саклаучы халыкара платформаларны томалау фонында Русиядә ил эчендә ясалган кораллар күбәя. Русия интернет-сервислары мәгълүмат таратуны оештыручылар турындагы канунга буйсына. Канун кулланучылар коммуникацияләре турында мәгълүматны саклауны һәм аны билгеле очракларда дәүләт органнарына бирүне таләп итә.
  • Берничә ел элек Татарстанда YouTubeтагы видеоларны татарчага тәрҗемә итә торган сервис булдырылган иде. Ул видеоларны шул ук мизгелдә татарчага тавыш рәвешендә тәрҗемә итә ала.
  • Милли җәмәгатьчелек татар теле тиешле дәрәҗәдә дигитиллаштырылмавын белдереп килә. Татар телен цифрлаштыру төп дәрәҗәдә тәэмин ителсә дә, югары дәрәҗәгә әлегә ирешелмәгән. Димәк, ресурслар ягыннан татар теле әлегә чикләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG