2026 елның май аенда Татарстанның милли сәясәт концепциясе кабул ителде. Аны 2025 елның ноябрендә кабул ителгән федераль стратегиягә туры китерделәр.
Документта беренче урынга гражданлык бердәмлеге куела. Гомумрусия гражданлык үзбилгеләнүе (идентичность) кысаларында гына Татарстан үзбилгеләнүен формалаштыру күздә тотыла. Димәк, республика үзенчәлеге саклана, ләкин ул федераль модельгә бәйләп карала.
Урыс һәм татар телләре "туган телләр" дип билгеләнә. Бу билгеләмә дә кызык, чөнки элек алар күбрәк "дәүләт телләре" буларак ассызыклана иде. Ягъни дәүләт статусы туган тел буларак тәкъдим ителә.
Элек дини экстремизм төп куркыныч дип саналган булса, хәзерге стратегиядә неонацизм төп куркынычларның берсе итеп күрсәтелә. Бу хәзерге шартларда, Русиянең Украинага каршы сугышы барганда, федераль көн тәртибе белән туры килә. Ягъни әлеге стратегия тулысынча диярлек федераль сәясәткә яраклаштырылган. Милли үзенчәлекләр (тел, мәдәният) саклана, ләкин алар гомуми "Русия киңлеге" эчендә карала.
Бу көннәрдә расланган 2036 елга кадәр республиканың дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмының яңа редакциясендә дә стратегиядәге кебек гражданлык үзбилгеләнүенә игътибар юнәлтелгән. Элекке 2023–2030 елларга каралган програм белән чагыштырганда, төп үзгәреш — идеологиядә.
Элек тел мәдәният һәм мәгариф юнәлеше белән бәйле булса, хәзерге документта тел дәүләт сәясәте коралы, милләтләрне берләштерү һәм тотрыклылык факторы буларак карала.
Яңа програмда телләрне саклау дәвам итә, ләкин моңа өстәп гражданлык үзбилгеләнүе, патриотизм, дәүләт сәясәте максатлары да кертелгән. Традицион кыйммәтләр, Русия бердәмлеге һәм ватандашлык үзбилгеләнүе дә төп бурычлар итеп куела.
Элекке програмда татар, урыс һәм башка телләрне саклау һәм үстерүгә басым ясалса, хәзергесендә моңа патриотик тәрбия һәм җәмгыять тотрыклылыгы да кертелгән. Ягъни тел сәяси инструментка әверелә.
Элекке документта татар телендә интернет-проектларны үстерү турында әйтелсә, хәзер IT өлкәсенә киңрәк караш тәкъдим ителә: ул дәүләт иминлеге факторы итеп карала, телләр — ватандашлыкны ныгыту коралы, социаль әһәмиятле контент булдыру бурычы куела.
Русия 2026-2030 елларга караган дәүләт тел сәясәтен тормышка ашыру планында да 120 чараның зур өлеше урыс теленә һәм аны Русиядә һәм чит илләрдә ныгытуга багышланган. Урыс булмаган телләргә кагылган бүлек тә бар, әмма ул күләме белән кечерәк Анда, мәсәлән Русия халыклары телләренең торышын мониторинглау, ике телле сүзлекләр чыгару, милли телләрне укыту өчен методик материаллар әзерләү, республикалар телләрен саклау һәм өйрәнүгә ярдәм итү кебек гомуми чаралар кергән. Формаль рәвештә “милли телләр дә кертелгән” дип әйтелсә дә, төп басым урыс теленә ясалган дип нәтиҗә чыгарырга мөмкин.
Бөтен бу документлар да, планнар да Русиядә тел сәясәте шурасы утырышы алдыннан расланды. Әлеге шура утырышы ел саен 6 июньдә билгеләнә торган Урыс теле көне алдыннан Русия президенты Владимир Путин рәислегендә уза. Быел әлеге утырышта да нигездә урыс теле турында гына сөйләштеләр. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында урыс теле сәгатьләрен арттыру тәкъдим ителде, укытучылар әзерләгәндә урыс теле һәм әдәбиятына күбрәк игътибар бирергә кушылды. Аерым "урыс филологиясе" юнәлеше булдыру турында да сүз барды.
Татар һәм башка телләр турында да искә алынды, ләкин бу тема утырыш ахырында гына күтәрелде, конкрет чаралар яки инициативалар диярлек яңгырамады. Утырышта Татарстаннан катнашкан Казан федераль университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов та бернинди инициатива белдермәде.
Путин Русия халыклары телләренә игътибар җитми дип таныса да, сөйләшү барышында төп басым барыбер урыс теленә ясалды. Ягъни урыс булмаган телләр турында сүз формаль рәвештә генә булды, ә чынлыкта игътибар күбрәк урыс теленең позициясен ныгытуга юнәлтелде.
Сәясәт белгече Руслан Айсин республиканың дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмы элек мөһим документ иде, ләкин соңгы вакытта аның статусы да, финанслары да кими баруын әйтә.
"Програмга күрә татар телен белүчеләр артырга тиеш булса да, ул киресенчә гел кими барды. Шуңа яңа эчтәлек, яңа бурычлар кирәк.
Програмга акча артмаячак, чөнки бюджет кыскартыла. Әмма бу документ турында гел сөйләшергә, бәхәсләшергә кирәк. Сорамасак, ул бөтенләй юкка да чыгарга мөмкин. Эффектив булмаса да, ул булырга тиеш", ди ул.
Айсин әйтүенчә, Русиядә һәм дөньяда геосәяси вәзгыять шактый гына үзгәрде, шуңа күрә эчке документлар да сугыш (Русиянең Украинага каршы баскын сугышы - ред.), милитаризм, урыс дөньясының асылын һәм нигезен ныгыту күзлегеннән үзгәртелде. Яңа идеологик төсмер өстәлде.
"Шуңа күрә Русиянең үзбилгеләнүне (идентичность) ныгыту буенча шактый гына чаралар каралган, бу юнәлешкә игътибар бирелә, бюджет шуннан чыгып коырыла. Һәм башка, мисал өчен милли үзбилгеләнүләр яисә җирле үзбилгеләнүләр алар юкка чыгарыла дип әйтсәк тә була.
Бу Русия тел сәясәте шурасы утырышында Путинның чыгышында да ачык чагылды. Ул урыс теленә, урыс әдәбиятына шактый гына игътибар бирелергә тиеш дип әйтте. Хәтта югары уку йортларында урыс теле һәм урыс әдәбияты факультетларын аеру кирәклеген белдерде. Бу югары уку йортларында урыс телендә укыту артачак дигән сүз һәм моның өчен өстәмә урыннар булачак. Ә асаба халыклар, шул исәптән татарлар өчен ачылган бүлекләрне йә ябалар, йә кыскарталар.
Шуңа аларның эшләгән эшләре мантыйклы. Русия империясе вакытында булган Уваровның өч тезисына охшаш: православ дине, патшага табыну һәм халыкчанлык, бусы инде урыс халкына бәйле булган йолаларга, традицияләргә карый. Монда башка милләтләрнең, диннәрнең бернинди элементлары кермәскә тиеш. Күрәсең, ул хәзерге вакытта да торгызыла, йә аның яңа проекциясе буларак эшли башлый. Әмма шул ук вакытта бу рәсми дәүләт стратегиясе", ди Айсин.
Аның әйтүенчә, республика дәрәҗәсендә яңа програмны, яки булганнарын ныгыту зарур.
"Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезгә ярдәмне көчәйтү өстендә дә эшләргә кирәк, чөнки 75 процентка якын татар республикадан читтә яши. Алар бит нигездә татар телен өйрәнми, дәреслекләре дә, әсбаплары да юк. Шуңа ихтыяҗ кирәк. Ул бармы-юкмы, анысы зур мәсьәлә.
Хәзер Русия басымын көчәйтте, әмма шул ук вакытта сугыш белән мавыга. Мәскәүнең бәлки бар мәсьәләләргә икътибары җитмидер. Бәлки астыртын эшлиседер. Ниндидер халык дипломатиясе, башка юллар аша. Бай оешмаларыбыз да, бай милләттәшләребез дә бар. Бу эшне алар инициативасы итеп күрсәтеп була. Имеш республика хакимияте эшләми, ә хәйриячеләр эшли дип, грантлар булдыру зарур. Вариантлар бар-барын, башкарып чыгарга гына кирәк", ди Руслан Айсин.
Татарстан дәүләт милли сәясәте концепциясен төзүчеләр төркеме җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Татьяна Титова "яңа документның нәкъ менә "Русия гражданлык үзбилгеләнүенә яңа мәгънә салу ихтыяҗы" белән төзелүен яшерми.
"Еллар узу белән илнең икътисады, сәяси вазгыяте үзгәрә, аларга карап кешеләр үзгәрә. Бу исә канун нормаларына, дәүләт програмнарына, идарә итү алымнарына яңа караш кирәклеген күрсәтә. Җәмгыятьне тагын да берләштерү, "Русия халкы" дигән гражданлык үзаңына яңа мәгънә салу ихтыяҗы барлыкка килде", дигән ул ТНВ телеканалындагы "Адымнар" тапшыруына.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум