Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәрим Яушев: "Нәрсәдер эшли алмыйбыз икән, милләт юкка чыга"


Кәрим Яушев
Кәрим Яушев

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Яушев татар милләтен саклау һәм үстерү доктринасын тәкъдим итә. Автордан үз доктринасын бераз аңлатуны сорадык.

— Сезнең бу доктринаны Татарстан президенты кушуы белән Милли шура әзерли башлаган, узган җәй ахырына вәгъдә ителгән, әмма 2020 елга кичектерелгән “Татар милләтенең үсеш стратегиясе”нә альтернатива буларак кабул итәргәме? Сез ул стратегияне әзерләү барышын күзәтеп барасызмы?

Кәрим Яушев: Татар милләтен саклау һәм үстерү доктринасы

— Конгресс җитәкчелегендә бер көтү кеше әзерли торган ул стратегияне карап чыктым, әлбәттә. Зур күләмле. Гаиләдә нишләргә икәнлеге җентекләп язылган, тегеләй итәргә, болай итәргә диелә… Әмма милләтне саклау турында сүз барганда мәктәп һәм гаилә тирәсендә генә чокыну җитми. Зур сәясәт турында да уйланырга кирәк. Без ни сәбәпле бу хәлгә килеп җиттек? Нәрсә безне бу хәлгә китерде? Нинди яман көчләр, сәясәтчеләр безне шушы хәлгә китерде? Әгәр шушы сорауларга җавап бирмибез икән, ул чагында бернинди стратегия дә, фәлән дә була алмый. Аның файдасы, тормышта кулланылышы, тәэсире булмаячак. Татар милләтен коткаруда да аның роле булмаячак. Шуңа күрә мин үз текстымны доктрина дип атадым. Доктрина ул — төп элементлар. Анда кайбер мәсьәләләрне әле ачыклабрак язарга кирәк, шул ук гаилә мәсьәләрен һәм башкаларны. Әмма мин анда төп мәсьәләне куям. Нинди хәлдә без бүген? Менә шул сорауга җавап бирәм. Русиянең милләтләр төрмәсеннән милләтләр зиратына әверелә баруы турында элегрәк тә язган идем.

Бүре дә тук, сарык та исән булсын дип эшләсәң, нәтиҗәсе бер генә — бүре генә тук булачак

Хәзер Русиядә урыслардан кала барлык диярлек милләтләр юкка чыга бара. Һәм бу — Русия дәүләтенең рәсми сәясәте. Ул инде күптәннән килә. Патша чорында да “инородецларны” чукындыру булган. Совет чорында “совет кешесе” ясадылар. Хәзер дә “россиян” ясау тезисы күтәрелде.

Бүген урыслаштыру сәясәте коточкыч темп белән китте. Чөнки өстәмә факторлар килеп чыкты. Бөтенләй исәпкә алынмаган бер фактор — гаджетларны гына алыйк. Бала-чага хәзер өч яшеннән шулар белән уйный, ә анда бөтенесе урысча. Мультфильмы да, тегесе-монсы да урысча. Хәзер шушы урыслаштыру сәясәтеннән сакланып калу юллары турында уйларга кирәк. Бүре дә тук, сарык та исән булсын дип эшләсәң, нәтиҗәсе бер генә — бүре генә тук булачак. Әгәр милләт сан ягыннан аз һәм ул таралып яши икән, ул юкка чыга, йотыла. Ә татарлар фәкать Татарстанда һәм Башкортстанның көнбатышында гына сан ягыннан күп һәм укмашып яши. Татар милләтен иҗат өлкәсендә дә шушы татарлар баета бит.

Ык белән икегә аерылган бер милләтне берләштерү һәм бер саклану, үсү рельсларына бастыру турында уйларга кирәк

Минем тезис шундый: ерак киләчәктә фәкать шушы бер-беренә терәлеп торучы ике төбәктә генә татар милләте сакланып кала ала. Менә шуны исәпкә алып эш итәргә кирәк. Шуңа күрә Ык елгасы белән икегә аерылып торган бер милләтне ничек берләштерү һәм бер саклану, үсү рельсларына бастыру турында уйларга кирәк. Татар конгрессы әзерли торган стратегиядә ул турыда бер сүз дә юк. Мин аны стратегия дип тә атамас идем. Ул миллионнарча акчаны бүлешеп кесәгә салу өчен генә эшләнә. Үзләрен кемнәр, нәрсә язабыз дип исәплидер инде алар, анысын белмим. 2020 елда язсалар да, 2032 елда язсалар да, аның милләтне саклауга бернинди өлеше булмаячак. Чөнки алар төптән үк хата җибәрәләр. Математикада шундый нәрсә бар. Озын хисаплаулар булганда, әгәр башта яки берәр урында кечкенә генә бер хата китсә, шуннан соң ун чакрым буе төрле формулалар белән дөрес исәпләсәң дә, нәтиҗәсе хата булачак. Монда да шулай. Әгәр баштан ук төп элементлар дөрес алынмаган икән, безнең ни сәбәпле шушы хәлдә булуыбыз һәм аны ничек төзәтү мәсьәләсе каралмый икән, ул чагында милләтне саклау турында нинди сүз булуы мөмкин? Әйткәнемчә, конгресс бүре дә тук булсын, сарыклар да исән калсын дигән принцип белән эшләмәкче була.

Татарстан белән Башкортстаннан кала башка төбәкләргә чәчелгән татарлар да күп бит әле. Мин доктринада аларны коткаруның ике юлын күрсәтәм. Беренчесе — ниндидер чаралар, ысуллар табып аларны Татарстанга һәм Башкортстанның көнбатышына күпләп кайтаруны оештыру.

— Аларны күпләп кайтару реаль нәрсә дип уйлыйсызмы?

Мәчетләр татар йорты, татар үзәкләре буларак эшләргә тиеш

— Әгәр без нәрсәнедер эшли алмыйбыз икән, димәк милләт юкка чыга. Бу эшкә ничек тә булса тотынырга тиешбез. Ә үрнәкләр бар бит. Шул ук яһүдләрдән дә үрнәк ала белергә кирәк. Моны Татарстанның административ ресурсыннан башка эшләп булмаячак. Доктринада мин милләтне саклау фонды төзү турында яздым. Һәм аңа миллиардларча сум җыярга кирәк булачак. Шул фондны һәм Татарстанның админитратив ресурсын кулланып кайтара алган кадәр татарны кайтарырга кирәк. Барысы да кайта алмаячак. Алар өчен татарлыкны саклауның кристаллашу үзәкләрен булдырырга кирәк. Мин аның бары ике генә нигезен күрәм: дин һәм эшмәкәрлек. Мәчетләр татар йорты, татар үзәкләре буларак эшләргә тиеш. Укытулар, милли чаралар да шунда булырга тиеш. Татарлар шул кристаллашу үзәге тирәсендә бераз туплана ала. Икенчесе — урыннардагы бизнес структуралар. Уфада да берәр әрмән эшмәкәренең бизнесы булса, аның кул астындагыларның бөтенесе дә әрмәннәр була. Бизнесның шундый көче бар. Монда кайта алмаганнарны саклап калырга кирәк.

Русиянең җимерелеп куюы да бар, заманында Совет берлеге җимерелер дип беркем дә уйламаган иде. Башта әләмне күтәрергә, татарларны кайтару идеясе белән халыкка чыгарга кирәк. Читтәге татарларның үзләрендә дә күченеп кайту өчен акча бар бит. Шушы идеяне аларның башларына сеңдерергә кирәк, кайтыгыз, менә сезнең урын диеп. 20 проценты кайтса да, бик яхшы булыр иде әле. Һич югы шулар сакланып калыр һәм безнең мондагы потенциалыбыз артыр иде.

— Күптән түгел Дамир Исхаков башкорт стратегиясен әзеләү эше татарныкыннан уңышлырак оештырылган дип белдергән иде. Сез башкорт стратегиясен әзерләү барышы белән танышмы? Аны ничек бәялисез?

Хөкүмәт потенциалына гына нигезләнеп эшләнгән эш ныклы була алмый

— Мин башкорт стратегиясенең ничек әзерләнүе белән бик якыннан таныш түгел. Әмма, минем белүемчә, башкортлар бөтенесен дәүләт структураларына нигезләнеп эшли — республика бюджетын һәм Башкортстанның административ потенциалын куллана. Әмма хөкүмәт потенциалына гына нигезләнеп эшләнгән эш ныклы була алмый. Бүген бер вазгыять, иртәгә Мәскәүдән тагын бер фәрман килеп төшәргә мөмкин. Халык үзе тотынган эш кенә ныклы була ала.

— Доктринаның кереш сүзендә сез хәзерге вазгыятьне татар тарихындагы узган иң дәһшәтле чорлардан да хәвефлерәк дип атыйсыз. Бу хәзерге вазгыять нинди шартлар белән аңлатыла?

— Доктринада алар санап кителә. Элек дәүләтләрне җимерү, халыкларны физик юк итү булса, бүген — урыслаштыруның коточкыч көч белән баруы, мәктәпләрдә татарча укытуның бетерелүе. Интернет һәм телевидение иң ерак авылларга да үтеп керә һәм анда бөтен нәрсә урыс телендә. Болар урыслаштыру сәясәтенә нык ярдәм итә торган факторлар. Элек татар авылы бер татар утравы иде. Татар авылында урысны, урысча сөйләшүчене күрү гаҗәп бер хәл иде элек. Бүгенге көннең хәвефе менә шул.

— Бу сез санап киткән нәрсәләр Мәскәү тарафыннан дәүләт дәрәҗәсендә алып барылган Русия патриотизмының төп таянычлары булып тора. Илдәге яңа кануннар, дәүләт програмнары, Русиянең милли сәясәт стратегиясе дә, хәтта тарихны өйрәнүдә дәүләт куйган кысалардан читкә тайпылуны җәзалау да сез хәвефле дип атаган шартларны ныгытуга юнәлтелгән. Бүгенге Русия патриотизмы татарга каршы эшли дип әйтеп буламы?

Татар тарихын бозып, урысныкын ялган матур әкияткә әйләндереп, милләтнең хәтенен сындыралар

— Әлбәттә була. Тарих — татар баласының, мишәрләр әйтмешли, “мозгасына” китереп суга торган икенче нәрсә. Үзләре язган ялган тарихны дәреслекләргә китереп тыкканнар, урыс яклы итеп, татарны пычратып. Мондый шартларда татар баласы үз тарихы белән горурлана алмый. Ә милләтне саклауның умыртка баганасы — халыкның үз тарихы белән горурлануы. Ә бездә татар тарихын бозып, урысныкын ялган матур әкияткә әйләндереп, милләтнең хәтенен сындыралар. Тарихын бетердеңме, акрынлап кешенең бернәрсәсе дә калмый. Бу бик мәкерле һәм әшәке эш. Алдашу юлы белән булмаган “татарское иго”ларны мәктәп дәреслекләренә тыкканнар. Урыс балаларында, шулай итеп, татарга карата нәфрәт тәрбияләнә. Ә татар баласына үзен гаепле бер мескен зат итеп тоярга гына кала.

— Үз доктринагызда сез Дөнья татар конгрессы концепсиясе “Мәскәүнең ассимиляциятор милли сәясәтен” исәпкә алмый дисез. Шул ук конгрессны финанслаучы Татарстанның үзендәге мәктәпләрдә татар телен укытуны нык кына чикләве дә Мәскәүнең әлеге сәясәтен тормышка ашыру буларак карала ала. Шушы шартларда Татарстан җитәкчелегеннән сезнең доктринада язылган Башкортстан татаралары мәнфәгатьләрен кайгыртучы Татарстан-Башкортстан дуслыгы оешмасы төзүне һәм аны финанслауны дәүләт дәрәҗәсендә оештыруны көтү беркатлылык түгелме?

— Һич тә беркатлылык түгел. Сүз Татарстан бюджетыннан акча бүлү турында бармый. Татарстанда да, Башкортстанда бу эшкә алынырдай бик күп эшмәкәрләр бар, алар белән сөйләшү дә җитә.

— Доктринада сез партия принципларына нигезләнгән татар җәмгыяте төзү кирәклеге турында да язасыз. Сез ул җәмгыятьне ничек күз алдына китерәсез, тулырак итеп сурәтли алмассызмы?

— Ул күпмедер дәрәҗәдә татар хөкүмәтеме, парламентымы кебек булырга тиеш, татар проблемнарын халыкара аренага чыгара торган, бу проблемнарны бертуктаусыз Русия хөкүмәтенә җиткереп тора торган оешма булырга тиеш. Ул чаң кагучы, тавыш күтәрүче, кирәк икән, мәхкәмәләшүче оешма булырга тиеш.

— Кырымтатарларның да Милли мәҗлесе бар. Ул кырымтатар хөкүмәте дә, парламенты да. Нәкъ сез әйткән функцияләрне башкара. Әмма хәзер ул Русиядә тыелган оешма. Татарларның андый оешмасы булдырылган очракта аны Кырымтатар Милли мәҗлесе язмышы көтмәсме?

— Акыллы эш иткәндә, төрле провокаторларны якын җибәрмәгәндә, көтмәс. Әлбәттә, ул җәмгыятьне башта Русиядә, Русия кануннарына яраклаштырып төзергә, теркәргә кирәк. Әмма, әгәр инде канун кысаларында эшләвенә карамастан, җәмгыятькә аяк чалалар икән, аны халыкара аренада эшләүче татар җәмгыяте итеп төзергә кирәк булачак. Баш фатиры итеп Праганамы, Истанбулнымы сайлап.

XS
SM
MD
LG