Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия милләтләр зираты булырга тора


Заманында халыклар төрмәсе дип аталган Русия, хәзерге тәрәккыят дәвам итсә, тиздән халыклар зиратына әйләнергә мөмкин.

Француз аристократы Астольф де Кюстин 1839 елны Русия империясе буйлап кылган сәяхәтеннән соң, Парижда бастырып чыгарган "La Russie en 1839" ("Русия 1939 елда") дигән китабында беренче булып Русия дәүләтен "төрмә" дип атый. Астольф де Кюстин бу очракта аерым милләтләрнең түгел, гомумән, Русия халкының хокуксызлыгына ишарә ясый. Соңрак, үзенең "Милли сәясәт турындагы сорауга карата" дигән язмасында, социалистик Русиянең булачак җитәкчесе Владимир Ленин, урыс булмаган халыкларның икеләтә изелүләрен күз алдында тотып, Русия империясен "халыклар төрмәсе" дип атый. Ленинның бу тезисы "Бөтенсоюз коммунистлар партиясе тарихының" кыскача курсында (1938 ел) да урын ала. Анда шулай диелә:

"Патша Русиясе халыклар төрмәсе булды. Патша Русиясенең күпсанлы халыклары тулысынча хокуксыз булды, бертуктаусыз төрлечә түбәнсетүләргә һәм мыскыл итүләргә дучар ителде. Патша хөкүмәте урыс халкын төрле өлкәләрнең төп халкына түбән раса итеп карарга өйрәтте, аларны рәсми рәвештә "инородец" (хариҗи) дип атап, аларга карата җирәнү һәм нәфрәт тәрбияләде... Милли телләрдә гәзит һәм китаплар басу тыела, ана телләрдә белем алу тыела. Патша хөкүмәте милли мәдәниятләрне тумышыннан буып ташларга омтылды, урыс булмаган милләтләрне көчләп "урыслаштыру" сәясәте үткәрде. Патша хакимияте үзен урыс булмаган халыкларның залиме һәм җәллады сыйфатында тотты".

Урыслаштыру телне, мәгарифне, мәдәниятне буу аша гына түгел, көчләп чукындыру аша да үткәрелгән

Бу цитатта төп тезис булып "урыслаштыру сәясәте үткәрде" дигән тезис тора. Урыслаштырырга ниятләү телне, мәгарифне, мәдәниятне буу аша гына түгел, христиан булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселман татарларны, көчләп чукындырырга маташу аша да үткәрелгән. Мондый сәясәтнең асылы һәм куллану нәтиҗәләре "Патша Русиясе – халыклар төрмәсе" дигән хезмәттә шактый тулы ачып салынган.

Совет Русиясендә урыс булмаган халыкларга милли үсеш өчен башта бераз ирек бирелсә дә, соңрак, үзәк хакимият ныгып алгач, Мәскәүне дә урыслаштыру өянәге тота. Бу юлы инде, "нацменнар" дигән ярлык тагылган ("инородецлар" ярлыгына алмашка) төрле милләт халыкларын телен-мәдәниятен югалткан "совет кешесенә" әйләндерү юлы белән. Алай гына да түгел – Икенче бөтендөнья сугышы чорында нәкъ урыс булмаган халыкларны (калмыклар, чеченнар, ингушлар, кырымтатарлар, карачайлар, балкарлар), гасырларча яшәгән урыннарыннан мал вагоннарына төяп сөреп, аларга карата чын мәгънәсендә геноцид оештырылды. Бу вәхшилек өчен кызыл Мәскәү дә, ак-зәңгәр-кызыл Мәскәү дә бер кем алдында да гафү үтенмәде. Дөрес, 1991 елның 26 апрелендә РСФСР Югары советы рәисе Борис Ельцин имзалаган "Репрссиягә дучар ителгән халыкларны реабилитацияләү турында" дигән канун дөнья күрде. Әмма, ул документтан грамм да гафү үтенү исе килми.

Бүгенге Русия дә милли сәясәте үзәгенә урыс булмаган халыкларны урыслаштыруны куя

Совет берлеге таркалгач, "демократик, федератив Русия" дигән исем астында дөнья аренасына баскан бүгенге Русия дә, патша Русиясе һәм совет Русиясе кебек, милли сәясәте үзәгенә янә урыс булмаган халыкларны урыслаштыруны куя, хәзер инде "россиян" милләтенә әверелдереп. Патша һәм совет Русиясе чорында ике дистәгә якын халык (нигездә Төньяк Себер һәм Кавказ халыклары) йә инде юкка чыккан, йә бер-ике дистәдән берничә меңгә хәтле генә калган. Аңлашыла ки, алар инде берничек тә яңадан күтәрелә алмаячак.

Русиядәге эре милләтләрнең киләчәге дә көннән-көн ныграк хәвефлегә әйләнә бара. Әлбәттә, глобализация шартларында башка күпмилләтле илләрдә дә ассимиляция табигый күренеш булып тора. Әмма Русиядә моңа күпмедер дәрәҗәдә дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә ирешелә. Мәскәүдәге көчләр милләтләрнең иң мөһим тамырына – теленә балта чабалар. Урыс теленнән башка телләрне фәкать ирекле рәвештә генә, атнасына ике сәгатьтән дә арттырмыйча укытуга күчерү, һичшиксез ана телләрнең юкка чыга баруына китерәчәк. Ә тел – теләсә кайсы милләтнең умыртка баганасы. Телне юкка чыгару – урыслашуга илтә торган иң кыска юл булып тора. Мәгариф өлкәсендә эшләүче Марат Лотфуллин фикеренчә, хәлләр яхшы якка үзгәрмәсә, 15 елдан татар мәктәпләре юкка чыгачак. Мондый шартларда инде тиздән Русияне халыклар төрмәсе дип түгел, халыклар зираты дип атый башлаулары да бик ихтимал.

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG